16+

“Шәхси мөнәсәбәтләр беркайчан да интерактив җиһазны алыштыра алганы юк”

Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһамова билгеләп үткәнчә, субъектта барлыгы 1909 мәдәният учреждениесе гамәлдә. Шуларның 18 е төзекләндерүгә мохтаҗ. Ил буенча карасак, мәдәният учаклары саны буенча Татарстан икенче урында тора икән.

“Шәхси мөнәсәбәтләр беркайчан да интерактив җиһазны алыштыра алганы юк”

Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһамова билгеләп үткәнчә, субъектта барлыгы 1909 мәдәният учреждениесе гамәлдә. Шуларның 18 е төзекләндерүгә мохтаҗ. Ил буенча карасак, мәдәният учаклары саны буенча Татарстан икенче урында тора икән.

Ә мәдәният йортларында эшли торган түгәрәкләр, театр, ансамбльләр һ.б. буенча республикага тиңнәр юк, ди урынбасар. Бу һәм мәдәният йортларына кагылышлы башка мәсьәләләрне Дәүләт Советы депутатлары Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында карады.

Ковид мәдәнияткә дә “балта” чаба башлаган

“2020 ел белән чагыштырганда, клублар каршындагы эшли торган мәдәни формаларның саны 37 гә кимүе күзәтелә. Моның төп сәбәбе — короновирус инфекциясе таралу куркынычы сәбәпле үзизоляция кертү һәм 65 яшьтән өлкәннәрнең үзизоляцияләнүе. Бу ел нәтиҗәләре буенча нәтиҗәләр яхшырыр дип өметләнәбез”, - ди Юлия Әдһамова һәм авыл җирлекләрендәге мәдәният йортларында күбрәк өлкәннәр йөрүен яшерми. Ул шулай ук халык белән эшләү өчен кадрлар җитмәү проблемасын да ассызыклады.

Әлбәттә бу күбрәк авыл җирлекләренә кагыла, чөнки Казанда андый проблема юк диярлек. Алай гына да түгел, башкаладагы мәдәният йортларында хезмәт куючыларның яше, хезмәт хакы зур булмауга да карамастан, “яшәрә”, ди Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов.

“Хәзергә Казан мәдәният йортларында 695 мәдәни берләшмә бар. Аларда 14 меңгә якын кеше даими рәвештә шөгыльләнә һәм агымдагы елның өч кварталында 4 меңләп чара үткәрелгән. Хәзер мәдәни учреждениеләр төп өч юнәлеш буенча эшли. Болар: мәдәни-ял чаралары оештыру; торак массивлар һәм якын-тирә бистәләрдә яшәүчеләр өчен мәдәни чаралар оештыру; үз концерт мәйданнарында концертлар үткәрү. Бездәге матди-техник база Россиядә иң яхшылардан санала”, - ди Азат әфәнде.

“Авыл клубы” программасы кысаларында, бистәләрдә төзелгән мәдәният йортлары җирле халык өчен саф һавага тиң. Шулай да, кешеләр күпләп яши торган “Азино” җирлегендә, Салмач, Борисоглебский, Көлсәет кебек бистәләрдә мәдәният йортлары җитми әле, ди башкаланың мәдәният тармагы җитәкчесе.

Үҗәт һәм тырыш бул

28 еллап мәдәният өлкәсендә эшләүче, шуның дистә елга якынын җитәкчелек вазыйфасын башкарган Аксубай районының “Үзәкләштерелгән клуб системасы” оешмасы директоры Ольга Копанева мәдәният учреждениеләре өчен бирелә торган грантлар һәм аларны файдалану темасын күтәрде. Ольга Владимировна фикеренчә, грантларга гаризалар язу, проектларны “рәсми телгә” күчерү белән махсус кешеләр шөгыльләнергә тиеш. Шул очракта моның нәтиҗәсе дә булачак.

Бирелгән акчаларны рациональ куллана белү дә аерым сәләт сорый. Аксубай районы мәдәният йорты, мисал өчен, откан грант акчаларына тегү цехы ачып җибәргән.

“Бу сәхнә костюмнарының үз кыйммәтен бермә-бер киметә. Аларның бәясе биш тапкырга кимрәк чыга. Артист кеше өчен сәхнә костюмы — ул үз-үзенә ышаныч һәм матурлык. Тегү цехы бәрабәренә мәдәният йортлары коллективлары теләсә нинди дәрәҗәдә үткәрелә торган бәйгеләрдә катнаша ала”, - ди Ольга Копанева. Цех шул вакыт эчендә бер меңләп костюм һәм сәхнә өчен киемнәр тегелгән.

Моннан тыш, Аксубайда тавыш яздыру студиясе булдырылган. Бу да бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яуларга ярдәм итә, ди оешма җитәкчесе. Кыскасы, тырышкан һәм теләгән кешегә республикада мөмкинлекләр тудырыла. Үҗәтләнергә, тырышырга гына кирәк.

Үҗәтлек дигәннән, Ольга Владимировна фикеренчә, “Пушкин картасы” программасы мәдәният хезмәткәрләре өчен заман таләбенә әйләнгән һәм алар яшьләр белән эшләү алымнарын үзгәрткән. Алай гына да түгел, яшьләрне кызыксындыру чараларын да тапканнар. Районда “Пушкин картасы”н иң күп кулланган кешегә Кыш бабай бүләк — велосипед алып киләчәк.

Клубларга интернет кирәк!

Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе урынбасары Людмила Рыбакова сүзләренчә, депутатлар республикадагы 119 мәдәният йортында булып, аларның хәле белән танышкан.

“Мәдәният йортлары 1937-2020 елларда төзелгән. Президент программасы ярдәмендә хәзер яңа клублар сафка баса, искеләре төзекләндерелә. Шулай да 119 объектның 46 сы косметик яисә капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ. Хәтта программалар кысаларында төзелгән клубларда да эшлисе эшләр бар. Каядыр сәхнә костюмнары, кайдадыр җиһазлар җитми. Микрофоннар, күчмә чыгышлар ясар өчен җиһазлар кирәк. Болар барысы да муниципалитетлар вазыйфасы икәнен аңлыйбыз”, - ди депутат һәм “бюджеттан акча калса” принцибы буенча мәдәният өлкәсен финансланмаучы районнарда проблемаларның юк дәрәҗәсендә икәнен искәртте.
Парламент вәкиле мәдәният учреждениеләрендә техник базаны арттыру өчен бюджетта аерым бер программа булдырырга кирәк, дип саный.

“Интернетка тоташтыру мәсьәләсе дә тора. Миңа беркетелгән Чирмешән районында гына да 46 мәдәният учреждениесенең бары 2 се генә Интернет челтәренә тоташтырылган. Бу мәсьәләне китапханәләр дә күтәргән иде”, - ди Людмила Рыбакова.

Сан түгел, сыйфат булсын

“Әгәр дә саннарга күз салсак, 331,5 мең чара үткәрелгән. Мин шикләнеп тә калдым әле. Бу бит елның һәр ике көненнән соң ниндидер чара үткәрелгән кебек. Бәлки киләчәктә, бу саннар артыннан кумыйча, аны эш күрсәткеченең төп сыйфаты дип билгеләмичә, мәдәни чараларның  сыйфатына күбрәк игътибар бирергәдер, - дигән тәкъдимен җиткерде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов. – Җиһазлар бер җирдә дә без теләгәнчә камил булмаска мөмкин. Бу очракта кеше белән кеше арасындагы мөнәсәбәтләр матур нәтиҗә бирергә тиеш. Шәхси мөнәсәбәтләр әле беркайчан да интерактив җиһазны да, үзара мөнәсәбәтләрне дә алыштыра алганы юк”, - дип нәтиҗә ясады утырышка  Марат Әхмәтов.

Фото: https://tatarstan.ru сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading