Әлеге сорауга җавап табарга теләп, республиканың төрле район-авылларында командировкада булганда, халык белән аралашып, аларның фикерләрен туплап барган идек. Бүгенге санда аларны сезгә дә тәкъдим итәбез.
«Шәһәрчә яшибез, авылча сулыйбыз»
Раушания Бухараева, Питрәч районының Татар Тау иле авылында яшәүче:
– Минем фикеремчә, авылның зур шәһәргә, бу очракта Казанга ук якын булуының авыл хуҗалыгына уңай да, тискәре дә йогынтысы бар. Авыл халкының бер өлеше (70ләп кеше) – «Ак Барс» агрофирмасына, бер өлеше (30лап кеше) «Ак барс» кошчылык комплексына барып эшли. Бу, бер яктан, яхшы. Халыкның эше бар, димәк, ашлы да дигән сүз. Икенче яктан, тәүлек буе эштә булган кешегә сыер тоту авырлашты, нәтиҗәдә сыерларның саны кимеде. 15 ел эчендә 150ләп баш сыер бетерелде. Элегрәк халык икешәр-өчәр сыер тотып, сөт ризыкларын сатар өчен башкала базарыннан кайтып керми иде. Хезмәт хаклары белән дә авыр вакытлар булды. Шул чакларда башкаланың якын булуы бик кулай иде. Колхоз бетеп, «Ак Барс» инвестор үз канаты астына алып, эш урыннары булдыргач, халык даими рәвештә хезмәт хакы ала башлады. Кеше җиңелгә тизрәк ияләнә бит. Авыл җире булса да, берничә кибет эшли. Сөтен, эремчеген, сырын, маен, каймагын шуннан гына барып ала башлады, абзарларда маллар да кимеде. Әмма сөтлебикәләр кимесә дә, мөгезле эре терлекләрне иткә дип асрыйлар әле. Ә авылларда хәзер сыерларны кәҗәләр алыштырып бара.
Шулай да авылыбызның шәһәргә якын булуының шәхсән үзебезгә бары тик уңай якларын гына күрәбез. Шәһәрчә яшибез, шул ук вакытта саф һава да сулыйбыз, бакчаларыбызда яшелчә, җиләк-җимешләр үстерәбез. Студентлар өчен дә башкалага кайтып-китеп йөрү авырлык тудырмый.
«Бөтен бәла – Казанның якын булуы»
Роза һәм Шамил Кушминнар, Лаеш районының Хәерби авылында яшәүчеләр:
– Авыл хуҗалыгы җирләре артты, тик анда эшләргә кеше генә бетте. Хәзерге вакытта авылда эшләүче 15 механизаторның нибары алтысы гына Хәербинеке. Ягулык, техника, ашлама бәясе арта тора. Ә ашлык бәясе бик аз. Авыл хуҗалыгы ничек яшәсен? Хәерби бик зур авыл. 300 хуҗалык бардыр. Әле биш ел элек кенә 300ләп сыер бар иде. Печән җиткереп булмый иде. Хәзер бер 20 баш калдымы икән? Совхоздан печән алучы юк. Ике кышлык печән запасыбыз бар. Якында гына «Юбилейный» кош фабрикасы, Казан аэропорты, Усадта май комбинаты, үзебездә үк медицина эшләнмәләрен стерильләштерү комплексы ачылды. Яшьләр шунда эшлиләр. Ә авыл хуҗалыгында эшләргә кеше юк. Безнең бөтен бәла – Казанның якын булуы. Безнең уйлавыбызча, 15 еллардан соң авылның эзе дә калмаячак. Шәһәр тибындагы бистәгә әйләнәчәк, чөнки акрынлап безне Казан йота.
Икенче яктан караганда, яшь чакта Казанның якын булуы бәхет иде. Укырга йөргән балаларга уңайлы булды. Ләкин без, өлкән буын өчен, авыл хуҗалыгының, иген басуларының бетүе бер дә күңелле түгел. Күп кеше пай җирләрен сата. Аларга Казан байлары зур-зур коттеджлар сала. Авылның нигезе бетте. Ә фундаменты булмаса, өй җимерелә. Училищеларда ике ел укып кайткан егетләр җир кадерен, икмәк үстерүнең нинди мәгънәле эш икәнен аңлыйлар иде. Бөтен эш җаен белеп, техникага утыралар иде. Хәзер алай түгел бит. Трактор йөртергә өйрәнгән, ләкин эшнең бер рәтен белми, игенче түгел. Җиде-сигез ел инде авылга укып кайткан яшь егетләребез юк. Шуларның барысын уйлыйбыз, күзәтәбез, нәтиҗәләр ясыйбыз да күңелебез әрнеп куя.
«Шәһәр якын булгач, программаларга өметләнәбез»
Ленар Хәбипов, Азнакай районының Балтач авыл Советы башлыгы:
– Балтач авылында 190 хуҗалыкта 525 кеше яши. Авыл Азнакайга якын булгач, халыкның күпчелеге нефть оешмаларына йөреп эшли. Инвесторларда эшләүчеләр дә бар. Актүбә территориясендә терлекләр өчен комплекс салдылар. Савымчылар шунда йөреп эшли. Берничә яшь гаиләгә программа белән йорт салдылар. Терлек саны буенча безнең авыл алдынгылар рәтендә тора, чөнки бездә халык ялкау түгел. Бу – элек-электән үк килгән, канга сеңгән гадәт. Печәнне дә урманнан чабып әзерли иде, чөнки ул – үзе табып өйрәнгән буын. Шуны күреп үскән баласы да, әлегә авырлык белән булса да, һаман да мал асрый. Узган ел көтүгә 72 савым сыеры чыккан иде, быел 80гә якын.
Мин үзем авылда туып, авыл хуҗалыгының бөтен баскычын узган кеше. 3нче сыйныфтан көтү көтүдән башлаган идем. Аннан соң егет чагымда тракторда эшләдем. Соңрак бригадир, агроном, колхоз рәисе, директор вазифаларын башкардым.
Хәзерге вакытта авылның шәһәргә якын булуының плюсларын гына күрәм. «Татнефть» оешмасы, программада катнашып, бер авылда йортлар салды. Әгәр без дә шушы программага керә алсак, авыл өчен бик яхшы булыр иде. Авыл зурайса, аның мәктәбе дә кабат эшли башлар, юллар төзекләнер, халык саны да артыр иде дигән хыял белән яшим.
Фото: pixabay.com
Комментарийлар