16+

Шәһәргә, шәһәргә, авылдан таярга... (халык санын алуның беренче нәтиҗәләре)

Моңарчы без 3 миллион 700 меңнән артык кеше белән мактансак, хәзер инде республикада гомер кичерүчеләр саны 4 миллионнан артып китә. Шуның 3 миллионнан артыгы шәһәрләрдә яшәсә, 931 мең тирәсе генә авылда икән. 2010 елдагы халык исәбеннән соң китерелгән мәгълүмат буенча Татарстанда яшәүчеләр саны 5,8 %ка арткан. Азмы бу, күпме?

Шәһәргә, шәһәргә, авылдан таярга... (халык санын алуның беренче нәтиҗәләре)

Моңарчы без 3 миллион 700 меңнән артык кеше белән мактансак, хәзер инде республикада гомер кичерүчеләр саны 4 миллионнан артып китә. Шуның 3 миллионнан артыгы шәһәрләрдә яшәсә, 931 мең тирәсе генә авылда икән. 2010 елдагы халык исәбеннән соң китерелгән мәгълүмат буенча Татарстанда яшәүчеләр саны 5,8 %ка арткан. Азмы бу, күпме?

2020 елда узарга тиеш булып, мәгълүм сәбәпләр нәтиҗәсендә 2021 елда гына үткәрелгән Бөтенроссия халык санын алуның беренчел нәтиҗәләрен игълан иттеләр. Росстат китергән мәгълүматларга караганда, илдә миллионлы шәһәрләр тагын дүрткә арткан. Мондый саннар белән хәзер Воронеж, Красноярск, Краснодар һәм Пермь дә мактана ала. Шулай итеп, “миллионник”лар саны 16га җитте. Югарыда аталганнардан тыш, бу исемлеккә шулай ук Волгоград, Екатеринбург, Казан, Мәскәү, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Ростов-на-Дону, Самара, Санкт-Петербург, Уфа һәм Чиләбе керә.

Димәк, урбанизация процессы дәвам итә. Бүген Россиянең 75% халкы шәһәрләрдә яши. 25% гына авылларда. Билгеле булганча, массакүләм дәрәҗәдә шәһәрләргә күченү узган гасырның 60нчы елларыннан башланган иде. Яңа төзелешләр корырга, шәһәрләр төзүгә киткән халык авылына яңадан әйләнеп кайтмады. Кайтса да, пенсия яшенә җиткәч, авыллар инде таркалып беткәч кенә туган якларына юл тотты алар. Балаларын, оныкларын шәһәрләрдә калдырып.
Кызык факт: халкы миллионнан артып киткән беренче шәһәр булып Санкт-Петербург санала икән. Әйе, Ленинград түгел, Санкт-Петербург. Бу күрсәткечкә “төньяк башкаласы” 1890 елда ирешкән. Аңлашыла ки, Мәскәү – икенче урында (1897). “Миллионник” буларак теркәлгән өченче шәһәр – Новосибирск. Мактаулы исемгә ул әнә шул массакүләм урбанизация башлангач, төгәлрәге 1962 елда лаек булган. Шуннан башлана инде. Россия бүген бу күрсәткеч буенча Кытай, Һиндстан, Бразилиядән генә калыша. Ни гаҗәп, аграр секторы белән дә мактана алган дәүләтләрдән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Татарстанда яшәүче халык саны да арткан. Моңарчы без 3 миллион 700 меңнән артык кеше белән мактансак, хәзер инде республикада гомер кичерүчеләр саны 4 миллионнан артып китә. Шуның 3 миллионнан артыгы шәһәрләрдә яшәсә, 931 мең тирәсе генә авылда икән. 2010 елдагы халык исәбеннән соң китерелгән мәгълүмат буенча Татарстанда яшәүчеләр саны 5,8 %ка арткан. Азмы бу, күпме? Һәркем үзенчә исәпли инде. Демография буенча берзаман үсеш булып алды, гомер озынлыгы да артты, дип язабыз икән, димәк, начар түгел. 

Алдагы халык санын алу вакытына кимергә дә мөмкинбез. Кеше барыбер үлми тормый шул. Җитмәсә, коронавирус та шактый кешене алып китте. Аннан килеп, икътисадый вазгыять булса кирәк, демографиягә янә бәрә башлады. Ягъни туучылар саны үлүчеләр саныннан артып китте. Яшьләрнең соңга калып өйләнешүләрен, бала алып кайтырга ашыкмауларын истә тотсак, кимү ихтималын истә тотарга кирәк булачак. 

Ә менә авылда яшәүчеләрнең саны кимүе борчый, әлбәттә. Авыл картая. Авыл бетә. Яшьләрнең йә үтә патриотлары, йә шәһәр тормышына әзер булмаганнары гына кала салада. 931 меңгә бит әле пропискасы Казан тирәсендәге авылда, яшәве шәһәрдә булган (шәһәрдә эшләп, шәһәрдә яшәп торучылар) кешеләр дә кергәндер. Чынлыкта, бу сан тагын да азрак булганына шигем юк.

Миллионлы шәһәрләр шунда яшәүчеләр (калада туып, шунда үскән, гомер кичергән) хисабына артса, мактанырлык булыр иде бәлки. Ләкин алай түгел бит. Шул ук Казан әнә шәһәр яны бистәләрен кушу һәм, әлеге дә баягы, авылдан күченүчеләр хисабына үсә. Халкы үскән саен инфраструктурасын яңабаштан кору ихтыяҗы да арта. Балалар бакчалары, мәктәпләр, хастаханәләр, юллар... Авылда бу проблемаларның берсе дә юк, ләкин...

Ә бит тагын берничә халык санын алудан соң, калаларда яшәүчеләр саны 100%ка да җитәргә мөмкиндер. Монысы инде куркыныч.

Сабир Закиров

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading