16+

“Шәһри Казан”га килгәч, шәһәрдә яшәүче татарлар тормышы белән таныштым”

11 март көнне Татарстанның Фотографлар союзы рәисе, "Шәһри Казан" газетасының беренче фотографы Рамил Галигә 65 яшь тулды. Рамил Галине Россиянең күп шәһәрләрендә һәм хәтта чит илдә дә беләләр.

“Шәһри Казан”га килгәч, шәһәрдә яшәүче татарлар тормышы белән таныштым”

11 март көнне Татарстанның Фотографлар союзы рәисе, "Шәһри Казан" газетасының беренче фотографы Рамил Галигә 65 яшь тулды. Рамил Галине Россиянең күп шәһәрләрендә һәм хәтта чит илдә дә беләләр.

- Башта мин "Татарстан яшьләре"ндә эшләдем. Бик күп авылларда йөрдек, авыл тормышын төшердем. Ә аннары "Шәһри Казан" газетасы ачылды. Аның баш мөхәррире итеп "Татарстан яшьләре"нең баш мөхәррире Хәлим Гайнуллинны билгеләделәр. Ул да мине үзе белән яңа газетага эшләргә чакырды. "Шәһри Казан"га ничек исем биргәннәрен, исемгә шрифт сайлауларын әле дә хәтерлим. Шунысы кызык, "Татарстан яшьләре"ндә авыл тормышын төшерсәм, "Шәһри Казан"да шәһәр интеллигенциясе, шәһәрдә яшәүче татарлар тормышы белән күзгә-күз очраштым. Авылда ачык төсләр, гармун булса, шәһәрдә тонык төсләр белән скрипка иде. Шәһәрлеләрнең сөйләме дә башка төрле, алар әкрен һәм салмак сөйләшә. Мин "Шәһри Казан"да ике еллап эшләдем. Биредә без беренчеләрдән булып реклама чыгардык. Рекламаның бөтен нечкәлекләрен белеп тә бетерми идек әле. Бу үзгәртеп кору еллары иде. Безгә чәчтарашханә мөрәҗәгать итте. Бер кызга матур прическа ясадылар да, кулына "Шәһри Казан"ны тоттырып фотога төшердек. Татар концертларын, артистлар белән әңгәмәләрне төшердем. Шактый архив җыелды, ул заманнан уникаль фотолар сакланды.

- Яшерен-батырын түгел, хәзер җитәкчеләр янына якын килү кыен. Ә ул вакытта аларны фотога төшерү җиңел булгандыр?

- Республика җитәкчелеген шактый төшерергә туры килде. Ул вакытта җитәкчеләрнең сакчылары да алай күп түгел иде, булса - берәү булгандыр. Хәзерге кебек эшлекле очрашулар аерым бүлмәләрдә узмый иде. Аннары җитәкчеләрнең дәрәҗәсе әкренләп күтәрелә башлады. Әмма мине барысы да белә иде, фотога төшерү мәсьәләсендә кыенлыклар булмады. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевны ул беренче сәркатип булганда ук төшерә идем. Рөстәм Миңнеханов белән дә таныш идем. Ул вакытта ул Биектау районы башлыгы булып эшли иде. Минем фотолар зур популярлык казанды, чөнки ул заманда фотога төшерә белүчеләр аз иде.

- Тагын кайларда хезмәт куйдыгыз, Рамил абый?

- "Шәһри Казан"нан соң "Площадь Свободы" газетасына киттем. Әмма ул озак эшләмәде, ябылды. Эшсез калгач, Мәскәүгә барырга булдым. Анда 1-2 ел "Гудок" газетасында эшләдем, аннары мине "Комсомолькая правда"га чакырдылар. Әмма дөнья күрү теләге белән Америкага, Нью-Йоркка китәргә карар кылдым. Анда "Туризм" журналында һәм Казахстан вәкиллегендә фотограф булып эшләдем. Ләкин виза гамәлдән чыгу сәбәпле, кире Мәскәүгә кайтырга туры килде. Биредә "Коммерсант" газетасына урнаштым. Бу "Булгария" теплоходы баткан вакыт иде. Мине шуны төшерергә җибәрергә теләгәннәр иде, әмма шәхси сәбәпләр аркасында мин анда бара алмадым. Редакция миңа үпкәләгәч, "Труд" газетасына киттем. Өч ел эшләгәч, Татарстанга кайтырга теләвемне аңладым. "Комсомольская правда" газетасының Казандагы филиалында эшләдем. Бераздан "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына күчтем һәм бүгенге көнгә кадәр биредә эшлим.

- Рамил абый, әле анда, әле монда күченеп йөргән арада гаиләгез кайда булды?

- Армиядән кайткач, курсташым Гәүһәрия белән очрашып йөри башладык. Бер елдан соң гаилә кордык. Аңа - 18, миңа 21 яшь иде. Кызыбыз туды. Хәзер инде оныгыбыз бар, Аллаһка шөкер. Ә теге заманда мин акча эшләргә дип чыгып китә идем бит. Әлбәттә, хатыным барысын да аңлый иде, алар Казанда булды.

Узган ел ахырында Рамил Галинең “Казань из кофра” исемле тәүге китабы дөнья күрде. Китапка ул туристлар өчен дә, җирле халык өчен дә кызыклы теманы сайлаган. Ул Казанга, аның геройларына, матур урыннарына багышлана. “Китапка кергән фотолар биш ел дәвамында төшерелде. Китапта – матур тарих”, - ди фотограф.

Рамил абыйны чын күңелдән юбилее белән котлыйбыз, сәламәтлек, озын гомер, иминлек, якты киләчәк телибез!
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading