Дуслар, без бүген барыбыз да, җир кояш тирәли әйләнгән кебек, интернет дөньясында әйләнәбез.
Шундагы язмаларны укып, кайвакыт таң аттырабыз, кайвакыт көн уздырабыз. Һәркайсына үзебезнең фикеребез туа, кайсына күңел белән генә җавап бирәбез, күңелне төбеннән үк әйләндереп салып, күңел төпләрен айкап-чайкап алганнарына комментарийлар да язып калдырабыз.
Бик күп язмышларда охшаш мизгелләр бар, менә шулар күңел кылларына кагылып үтә дә, резонанс тудыра.
Менә берничә көн элек бер язма укыдым да, шуннан бирле шуның тәэсиреннән арына алмыйм бит әле. Менә шул турыда сезнең белән дә уртаклашасы килгән фикерләрем бар.
...Бер яшь хатын яза, бик яшь әле, гаилә стажы да беткәнче алты гына ай. Һей... алты ай... бер-береңнең күзенә генә карап торган вакыт бит әле ул. Пешергән ашың да тәмле, кигән киемең дә килешле, кыскасы, син әле, бу дөньяның ук булмаса да, сөеклеңнең иң дә, иң дә уңганы, булганы, матуры, сылуы.
Еллар узгач, күлмәк тузгач, кайвакытта бер-береңнең юк кына гамәленнән дә гаеп табып куясың, анысы һәркемдә бар инде аның. Ә алты айда синең өчен иң матур яр әле ул, син сайлап алган кеше.
Аны дөньяның бар җил-давылыннан аралап, аның тарафына килеп ирешергә мөмкин булган тузан бөртеге кадәр генә гаеп-кыек сүзне дә йомшак каз канаты белән генә сыпырып ала торган чак бит ул. Беренче алты ай, уртак түшәккә баш куеп, уртак казаннан сөеклең пешергән ашны ашаган чак.
Ә менә бу яшь хатынны беренче алты айда ук бик алай җил-давылдан саклап торыр шикелле түгел кебек әле сөекле ире. Шулай шикелле, шулай булмаса, бөтен гавәмнән киңәш сорамас иде. Иренә әбәттә ашарга дип термоска шулпалы пилмән салып җибәргән яшь хатынга ире, эштән кайткач, "Син нигә миңа пилмән салып җибәрдең, исе бөтен больницага таралды" дигән.
Кыскасы, коллегалары шушы пилмән исен гаепкә алганнар булса кирәк инде. Аннан алда кибеттән генә алып әбәткә җибәргән өчпочмаклардан да гаеп табып, өйгә кайткач хатынына җикергән дә икән әле. Алты ай бергә яшәүгә әбәткә куйган өчпочмак өчен өйгә кайтып җикеренеп тә торгач инде, Хөршит җиңги әйтмешли, "Әлгәзыям билләһ". Бөтен больницага таралган пилмән исе кебек кибет өчпочмагының бик әллә ни исе дә чыкмагандыр инде. Хәер, гаепләсәң бөтен әйбердән дә гаеп табып була ул.
Менә шул яшь хатын киңәш сораган инде интернет челтәрендә.
Киңәшне биргәннәр аңар, төрлесеннән биргәннәр. Без бит киңәшне бирергә әмма да махир инде һәркайсыбыз. Киңәш биргәнгә акча сорамыйлар бит. Тик мәсьәләнең төбенә төшеп карасаң, монда эшләр шактый тирәндә кебек тоела миңа. Бөтен больницага таралган пилмән исе өчен дә, кибет өчпочмагы өчен дә кайтып хатынына ябырыла торган ирдән алга таба ни көтәсе икән соң ул?
Бу ир инде йә бик вакчыл, йә кеше сүзе белән хатынының гомер буе җанын ашый торган кеше була инде. Моңа диагноз бары тик шушы гына инде, больницада эшли дигән бит, авыруларга диагноз куядыр инде шулай булгач.
Бәлки әле тора-бара үзенә дә диагноз куеп карар, кемнедер күзәтеп, кемнеңдер киңәшен тыңлап үзгәреп куяр, үзгәрмәсә, бу яшь хатынга кыска гына гомерләр дә бик озын тоелыр, аерылсын дип тә әйтеп булмый, эштә чыккан пилмән исе өчен генә ир алыштырып йөреп булмый инде ул. Ә кеше сүзенә колак салсаң,синең тормышыңны пыран-заран китерүчеләр, якты көнеңне кара төнгә әйләндерүчеләр, тырнак астыннан кер эзләүчеләр җитәрлек ул дөнья йөзендә, адәм баласындагы хөсетлек-көнчелекне әле дә ничек җир күтәреп тора диярсең.Бер тапкыр сер бирсәң, сине барын да, югын да сөйләп "атаковать" итүчеләр бар инде ул, эштә дә, өйдә дә, күршедә дә.
Әле яшь чакта, күрше хатынының көтүе калган йә кичтән соңрак яткандыр, йә төнлә баласы елагандыр, кыскасы, көтүче чыбыркы шартлаткан тавышка гына йокысыннан сикереп торган да битен-күзен чылатып, чиләген алып тизрәк сыер саварга чыгып чапкан. Ул абзардан сыер савып чыкканда инде көтү күптән урам башын чыгып болын тарафына юл алган. "Калды инде бүген көтү, көне буе абзарда акырып ятар инде" дип уйлап абзардан чыкканда, ишек төбендә бау тотып торучы ире белән бәрелешә язганнар. Хатыны абзардан чыгуга, ире сыерның мөгезенә бау салган да, "Әйдә, Манька, киттек" дип сөйләнә- сөйләнә сыерын җитәкләп урам буенча төшеп тә киткән, көтү артыннан. Һәм менә бит әле, гөнаһ шомлыгына каршы, туры килүен әйт син аның, нәкъ менә шунда урам башында ук очраган моңа берсе, "бик әз генә сөйләшә торганы".
Сыер җитәкләп төшүче ирне күрүгә бот чабып көлеп "Ха-хахай, малай, йоклап калгансызмыни?" Менә шунда бары бер сүз белән "Әйе" дип җавап бирелгән булса, бу хатынга йокыдан уянып вакытында сыер савып көтү дә чыгара алмый дигән ярлык ябышып кала иде инде. Ә ир кеше бер сүз белән түгел, бер җөмлә белән җавап биргән: "Булмаганны, нинди йоклап калу, көтүне иртәрәк чыгарганбыз да, тыкрыкка кереп чирәм ашап калган, әле ярый күрдек, көне буе кеше бакчаларында йөрер иде".
Бу тормыштан, бик еракта калган үткәннәрдән бер эпизод кына, күптән онытылган, үткән-беткән дип уйланган бер эпизод.
Үткән-беткән дип уйласаң да, менә япь-яшь хатынның күңел ярасын укыганнан соң искә төшеп китте бит әле. Димәк, бөтен нәрсәне дә онытып бетерми икән әле хәтер дигәнең.
Теге яшь ир дә, коллегаларына " Үз хатыннарыгыз коры-сары белән генә тамагыгызны алдагач, минем шулпалы пилмән ашавымнан көнләшүегездер инде" дип кенә әйтәсе дә бит. Бер сүз белән бөтен ачылган авызлар ябылыр иде дә бит, тик нигәдер әйтми бит әле ул аны. Бәлки тора-бара ул да әйтер ирләрчә итеп үз сүзен, ә әйтә алмаса...
Һиии, чурту-матыр, Әлмәндәр бабай әйтмешли, андый ирнең чалбар кигән булып йөрүеннән, татарча итеп урысча әйткәндә "что толку инде ".
Кемнеңдер күк читләренә асып куярлык итеп үстергән баласын тормыш юлына алып кереп киткән ир-атларга минем "Син берәүнең газизләрдән-газиз баласын туган оясыннан, туган нигезеннән, туган йортыннан, газиз әти-әнисеннән аерып алдың, ул сиңа ышанып яңа тормышка аяк басты, син аны якла-сакла, син ул балага бөтен нәсел-нәсәбеңне, күрше-күләннәреңне, хәтта хезмәттәшләреңне баш итмә, үз хатыныңа үзең баш бул" дип әйтәсем килә.
Ярар, озынгарак китте бу, сыер бәйли торган бауның озын булуы, ә сүзнең кыскарак булуы хәерлерәк бугай.
Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир.
Комментарийлар
2
0
Бик дорес сузлер.
0
0