16+

“Сиңа Казанга укырга барырга кирәк”

Сабый чагыннан ук гашыйк итә аны гармун моңнары. (Бу очраклы гына түгел, әнисенең абыйсы, энеләре авылның оста гармунчылары була).

“Сиңа Казанга укырга барырга кирәк”

Сабый чагыннан ук гашыйк итә аны гармун моңнары. (Бу очраклы гына түгел, әнисенең абыйсы, энеләре авылның оста гармунчылары була).

Римманың әтисе Шаһи абый  ул чакта Мамадыш районының Катмыш авылында мәктәп директоры булып эшли. Кызын әлеге уен коралы әсир иткәнен ата кеше сизгән, күрәсең. Шуңадырмы,  кайвакыт  ул  өйләренә мәктәптән гармун алып кайткалый торган була. 6 яшьлек  Римма аны кулыннан да төшерми. 

Мәктәптә укый башлаганда, кыз тальянда уйный башлый. Тәнәфес вакытларында  өлкән сыйныф  укучыларын  биетергә ярата. Аның бу сәләте әти-әнисен дә сөендерә. Шуңа күрә дә, әнисе Сәрвәр апа урманнан  бер капчык чикләвек  җыеп, аны саткан акчага  кызларына хромка алып кайтып бирә. Тора-бара Римма Сафина тирә-юнь авылларда да оста гармунчы буларак танылып китә.  

Алардан ерак түгел, Кече Сөн авылында яшәгән композитор Заһидулла Яруллин, бервакыт Римманың әтисен чакыртып ала. Бер шахтер егет баян алып кайткан икән. Шаһи дустын шуны кызына алырга үгетли. Аны алып кайтканнан соң, Римма сөенеченнән нишләргә белми, төннәрен уянып та баянын кочаклап утыра. Көндезләрен уйнап туймый. Үсәли мәктәбендә 9-10 нчы сыйныфларда укыган чакта, алар Заһидулла абыйның улы Мирсәет Яруллин белән бергә сәхнәдә чыгыш ясый башлыйлар. Әлеге талантларга һәркем сокланып карый ул чакта.

Бервакыт хромкасы ватылгач, Римма аны төзәттерергә дип, Заһидулла Яруллин янына бара. Заһидулла абый кызга баянда уйнап күрсәтергә куша. Аннан соң үзенең киңәшен дә бирә. Аның: “Сиңа Казанга укырга барырга кирәк”, ─ дигән сүзләре Римманы тагын да канатландырып җибәрә. 

Күренекле композиторның киңәшен тотып, Римма музыка училищесына китә. Әмма анда нота белмәгән авыл баласын колач җәеп каршы алмыйлар. Шуннан соң,  ул заводка эшкә урнаша. Ике елдан педагогика институтының музыка факультетына укырга керә. Имтиханда утыручы жюри әгъзаларын үзенең оста уйнавы һәм җырлавы белән таң калдыра Римма. Институтта укый башлагач, Мидхәт исемле егеткә гашыйк була. Укуларын тәмамлаган яшьләр башта юллама белән районнарга  (берсен ─ Минзәләгә, икенчесен ─ Сарманга) җибәрәләр. Яшь белгеч Сарманда музыка мәктәбе оештыруда да янып-көеп йөри. Танылган җырчы Зөһрә Шәрифуллинаны да музыка серләренә өйрәтә ул. Мәшһүр җырчы Илһам Шакировның абыйсы Кыяметдин дә Римма Сафинага кушылып җырларга ярата. 

Казанга кайткач, Римманың яраткан егете Мидхәт белән кавышалар. Алар икесе дә балаларда музыкага мәхәббәт тәрбиялиләр. Ире оста итеп пианинода уйный. 

1990 елда Римма Сафина Ф.Туишев исемендәге гармунчылар бәйгесендә катнашып, лауреат исемен яулый. 42нче мәктәптә укыту белән бергә, ул гармунчылар һәм баянчылар ансамбльләре оештыра. Үзләренең уллары Айдар да консерватория тәмамлаган, талантлы баянчы. Оныклары да үзләре кебек музыкага гашыйк. 

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Римма Сафина 80 яшьтән узуына карамастан, гармуннарыннан аерылмый. (Аларның саны  унга җиткән). Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә уза торган чаралар алдыннан, фойеда  әле дә тамашачыны үзәкләрне өзә торган гармун моңнары белән каршы ала Римма апа. 
─ Чакырып торганда, филармониягә бик шатланып киләм. Хезмәтемне дә хөрмәтлиләр. Узган ел “Их,гармуннар уйный белсәм”, дигән кичәдә филармония җитәкчелеге  бүләкләде үземне, ─ ди ул куанып.  

Өздереп баянда, төрле гармуннарда уйнаучы Римма Сафина үзенең туган авылында да көтеп алынган кунак, бәйрәмнәрнең  күрке. Бүгенге көндә тормышыннанканәгать булып яши Римма апа. Шатлык-сөенечләрен уртаклашучы улы Айдар белән килене Алсу ─ аның иң зур терәге.

Люция Хәбибуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading