Марта безгә хәрби операциядә эшләүнең кыен яклары, хәрбиләрнең үзара дуслыгы һәм башкалар хакында сөйләде.
“Алекса” позывноен алган Марта исемле кыз – 2022 елда хәрби контракт төзегән разведчик. Ул бүген махсус хәрби операциядә катнаша.
Мартага 20 яшь. Казанда яши. Озын, зифа буйлы, сары чәчле, зәңгәр күзле, коеп куйган модель инде. Әле яңа гына олы тормышка аяк баскан кызның ирләргә хас булган хәтәр һөнәр – разведчик вазифасын сайлавына шаккаттым.
– Гаиләм юк, ялгыз яшим. Балалар йортында тәрбияләнгән бала мин, – дип таныштырды ул үзе белән. – Казандагы югары уку йортының берсендә, чит телләр факультетының тәрҗемәче бүлегендә белем алам. Балачактан ук хәрби тематика белән кызыксындым, үз тормышымны хәрби хезмәт белән бәйләргә хыяллана идем. Мәктәптә уку чорында стендка ату буенча нинди генә бәйгедә катнашмадым, һәрчак беренче урында булдым. Аралашу даирәсе дә киңәйгәннән-киңәя барды. Яшь чак бит, үземне яңа өлкәдә сынап карыйсым килде. Җитмәсә, гел бер урында эшләү, бертөрлелек ялыктыра. Кадет мәктәбендә укыган дәвердә үк безгә разведчиклар турында бик мавыктыргыч итеп сөйләгәннәр иде. Шул уй һич кенә дә күңелемнән китмәде. Өлешчә мобилизация башланганнан соң Тамбовтагы разведка батальонының командиры минем белән элемтәгә чыкты. Аның белән күптәннән танышмын. Төрле ярышларда күрешкәнебез булды. Хәрби булырга ашкынуым турында да хәбәрдар иде ул. “Кил безгә, сугышчы буларак үз көчеңне сынап кара”, – диде. Бер-ике атна чамасы хәрби әзерлек үттем. Ягьни физик яктан сыналасың, төрле биремнәр үтисең. Күрәсең, күрсәткечләрем яхшы булгандыр, Луганскига Купянск юнәлешенә разведчик буларак хезмәт итәргә алып киттеләр. Дислокация урынына килеп җитү белән Сватово юнәлешенә, Новоселовка дигән бистәгә беренче линиягә җибәрделәр. Бирегә безне башта “КамАЗ”ларда, ә аннары бронемашиналарда алып килделәр. Иң авыр юнәлешләрнең берсе ул. Курку хисе юк иде. Биредә үзең турында уйлау юкка чыга. Бер командада эшлибез, бер-беребезне хәтта сулышыбыздан ук тоярга тиешбез.
– Нинди шартларда эшләргә туры килде?
– Шәһәрдә эшләгәндә, гадәттә, подвалларда, кырларда “зачистка” вакытында, блиндажлар казырга туры килә.
– Хатын-кызга боларга күнегү бик авырдыр?
– Башта интернетсыз, су-ризыксыз, хатын-кызлар тирәлеге булмаган тормышка ияләшү кыен булды. Гел алгы сызыкта, каршы як сине сизмәскә, күрмәскә тиеш. Ә син тапкан мәгьлүмат алтын бәһасына тиң. Азык-төлек белән тәэмин ителеш буенча да тоткарлыклар булды. Андый вакытта коры паек белән тукланасың. Блиндажда, җир өстендә, йокы капчыкларында 10шар кеше йоклаганга да күнектем. Кайчак йокы тәтеми дә... Әйтик, каршы якның позицияләренә бик нык килгән вакытта, яшәү белән үлемнең янәшә йөрүенә инанасың. Каршы яктагыларның һәр хәрәкәтен сәгатьләр һәм хәтта тәүлекләр буе күзәтеп утырасың. Разведка өчен “кошлар” (дроннар) җибәрәбез. Соңрак, алар ярдәмендә алган мәгълүмат штурм батальонына тапшырыла. Берничә дошман “кошчыгын” махсус корал белән үзем дә бәреп төшердем, ә аларның иге-чиге юк.
– Махсус хәрби операциягә киткәннән бирле, вазгыять турында фикерең үзгәрмәдеме? Ташлап кайтып китәсе килгән вакытлар да булгандыр.
– Терроризм, нацизм чәчәк аткан территорияләрне азат итү өчен көрәшәбез. Һәлак булган балалар, әниләр, бернинди гаепсез кешеләр истәлеге өчен. Арабызда да төрле кеше бар. Кемдер акча эшләү, икенчеләре хәрби ветеран таныклыгын алырга килгән. Шәхсән үзем хәрби булу хыялымны тормышка ашырырга килдем. Ялга кайткач, контузиядән соң калган “посттравматик синдром” булуын ачыкладым, өйдә ялгызым гына калырга курка идем. Янәшә тавыш килгән кебек, сизгерлек бермәбер артты. Вакыт узу белән бездә аерым снайпер взводы булдырылды. Анда “өлкәннәр” белемнәре белән уртаклаша, барыбыз да бергә яшибез һәм тәҗрибә уртаклаша идек. Хәзерге снайперның бер ягында яңа төрле прицеллар, югары төгәллектәге ату өчен күпкә гадиләштерелгән приборлар бар. Әмма шуны онытмаска кирәк: югары технологияләр кайчак зыян да сала. Мәсәлән, тепловизорлы дрон снайперны бик ансат күреп ала, шуңа беренче атудан соң ук снайпер үз позициясен ашыгыч рәвештә алыштырырга мәҗбүр, шул вакытта синең өстеңә теләсә нәрсә очып килә ала. Каршы як безне кулга төшерү өчен меңләгән доллар акча түләргә әзер дип беләм.
– Биремгә чыкканда ничәшәр кеше йөрисез?
– Гадәттә, снайперлар икешәрләп эшли, берсе исәпләүләр башкара, икенчесе мишеньга ата. Монда җил дә, һава температурасы да, атмосфера басымы да исәпкә алына. Физик әзерлек иң зур таләп. Тиз арада качарга һәм үз өстеңдә зур йөк ташырга тиешсең. Кимендә өч көн окопта булмаячаксың, чөнки җитди биремгә китәсең. Иң авыр вакытларда, әлеге мизгелнең тарихка кереп калуы һәм син шунда катнашучы булуың ярдәм итә.
Сүз уңаеннан, әле шушы көннәрдә генә “Алекса” янә юлга кузгалды. “Махсус хәрби операция зонасында мине иптәшләрем көтә. Күрешкәнчегә кадәр. Хәбәрләшеп торырбыз”, – дип хушлашты ул. Шулай булсын. Илебезгә тынычлык телик, догада булыйк. Хәрби егет-кызларыбызның исән-имин кайтуларын телик.
Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.
Безнең телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар