16+

Соңгы могикан: “Ул бәхетле тормыш яшәде”

Татар журналистлары профессор Илдар Низамовны соңгы юлга озатты.

Соңгы могикан: “Ул бәхетле тормыш яшәде”

Татар журналистлары профессор Илдар Низамовны соңгы юлга озатты.

"Язма — ул синең балаң кебек”, “Көнгә бер генә җөмлә булса да языгыз”. Әлеге җөмләләр татар журналистикасын тәмамлаган һәр студент өчен девиз кебек.

Беренче курсның 1 нче сентябрен бүгенгедәй хәтерлим. Ул вакытта Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультеты иде. Башка факультетларның студентлары тантаналы линейкадан соң кайтып китте. Ә безне, кызлардан кына торган төркемне төп бинадагы аудиториягә кертеп, 2-3 сәгатьлек лекция укыдылар. “Мин кая эләктем соң?”, дигән сораулар күпләрнең башында булгандыр, мөгаен.

Икенче көнне безне, булачак журналистларны Илдар абый Низамов төрле редакцияләргә алып китте.

Аның төгәл генә укыту методикасы юк иде. Беркайчан да кәгазьдән карап лекция укымады. Паралар һәрвакыт интерактив бара. Язмадагы һәр җөмләне генә түгел, һәр хәрефне, авазны да үзе аша үткәрә.

Бик таләпчән, үз эшенең фанаты булган Илдар абыйны хәтерләмәгән студенты юктыр. Инде укып бетереп, журналистикада эшли башлаганнан соң да еш кына аны искә алдым. Бу сүзне Илдар абый болай язарга ярамый дия иде, Илдар абый нәрсә әйтер иде икән, Илдар абый моны укыса, сүгәр инде дигән уйлар еш күңелгә килә иде.

Инде 85 яшен тутырса да, ул картлар сыман телевизор алдында сериаллар карап, яисә сәламәтлегеннән зарланып утыра торганнардан булмады. Җилдән җитез йөрер иде. Журналистлар әзерләүдән тыш үзе дә язды, балыкка йөрде, гөмбәсен ташламады. Туган ягы Әтнә районындагы авылларында бакча тотты.

Илдар Мәлик улының китүен ишеткәч, төркемдәш кызлар белән аның белән бәйле хатирәләрне барладык. “Сеңлем, модель булсын дия иде миңа”, ди бер төркемдәшем. Татарча авыр сөйләшкәнгә шулай дигән, күрәсең. Шундый шаян телле иде шул ул...

“Кулыбыздан тотып язарга өйрәтте”

Илдар Низамовны соңгы юлга озатырга студентлары, туганнары, хезмәттәшләре килгән иде.

- Бу, бер яктан, көтелгән дә иде. Ләкин кеше үзеңнең остазың булган яшәтәсе килә. Илдар абый ул безнең гаилә әгъзасы шикелле иде. Үзебез журналист булып эшләгәч, ниндидә булса сүз язганда төртелеп калсак, аны уйлый торган идек, - ди “Татарстан” телекомпаниясе корреспонденты Мөршидә Җиһан.

- Илдар абый безнең тормышта укырга кергәч үк барлыкка килде. Ул безнең “Редакциядә эш көне” курсына җавап бирә иде. Безне редакцияләргә бүлеп, редакцияләргә озатты һәм кулыбыздан тотып язарга өйрәтте. Аның “язмаган көн булмасын”, дигән сүзе бар иде һәм көн саен бер генә җөмлә булса да языгыз, ди торган иде. Илдар абый телебез сагында торган бик сирәк галимнәрнең берсе булды. Тәрҗемәләр турында да, телнең чисталыгы хакында да бик күп мәкаләләр язды. Аның китаплары безнең өчен дәреслек булып тора. Берәр сорау туса, Илдар абыйны шалтыратып аптырата торган идек. Ул Казандамы, туган ягы Әтнәдәме, шунда ук җавап бирә, җавап бирә алмаса, уйлаганнан соң шалтырата иде, - ди Илдар абыйда укыган, аннан соң бергә эшләгән, хәзер “Татарстан” китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясе бүлек мөдире булып эшләүче Айсылу Галиева.

“Безнең мирас” журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон Илдар Низамовны язучы буларак белә идем, ди.

- Илдар абыйны мин язучы дип кабул иттем. Ул вакытта телгә нисбәтле дәрес белән безгә керүен вакытлыча дип кенә аңладым. Безгә биргән шул дәресләре аның гомерлек мөгаллимлек эше булып китәр дип кем уйлаган? Төрле буын шәкерте аны ихтирам белән искә ала икән инде, бу аның эшләвенең бер нәтиҗәседер. Илдар абый чын мәгънәсендә тел сагында булды. Безнең күңелләрдә син чын мәгънәсендә безнең татар кешесе, - ди Ләбиб Лерон.

“Матбугат.ру” сайты җитәкчесе Данил Сәфәров Илдар абый белән һәрвакыт элемтәдә торган. Бу сайтта Илдар Низамов татар теленә бәйле язмаларын бастыра иде. Соңгы язмасы 10 февральдә чыккан.

Минемчә Илдар абый бәхетле тормыш яшәгәндер. Гаиләсе матур булды, эшләгән эшләре матур булды. Бөтен Татарстан буенча ул укыткан укучылар. Илдар абый шулай өйрәтте дигән сүз дә бар, хәтта. Сиксән ничә яшенә кадәр иҗат итте, фәнни эш белән шөгыльләнде. “Матбугат.ру” сайтына даими язып торды. Соңгы материалы 10 февраль көнне чыкты. Дәвамы бар дип куелган. Тик дәвамы гына булмады... Телебез өчен, милләт өчен бик зур эш эшләде, - диде Данил Сәфәров та.

Балыкчы да, бакчачы да

Илдар абый галим, профессор гына түгел. Ул чын мәгънәсендә табигать баласы булды. Хезмәттәшләре, аны якыннан белгән кешеләр дә Илдар Мәлик улының балык тотарга, гөмбәгә йөрергә яратуын искәртә.

Хезмәттәше, филология фәннәре кандидаты Илһам Фәттахов та Илдар Низамов белән булган хатирәләрен яңартты.

- Ул һәрвакыт коллегаларга ярдәм итә иде. Фәнни мәктәбен булдырган, фәнни принципларына тугры калган кеше. Аның эшен дәвам итүчеләр хәзер дә бар.

Илдар абый тормышта да кызык кеше иде. Ел саен туган авылына балык тотарга чакырды. Моннан бер 8 ел элек кара җиләк җыярга чакырган иде. Биш сәгатьләп Мари урманнарында йөреп кайттык. Ачык әңгәмәдәш булды. Аның белән фәнни темаларга да, дөнья хәлләре турында да сөйләшеп була иде, - ди Илһам әфәнде.

- Бик әйбәт язучы да, публицист та, зур галим дә. Бар яктан да алып барды, бар яктан да безгә үрнәк булды. Кафедрада озак еллар эшләү дәвамында шәкертләре чын, әйбәт журналистлар булып чыкты. Телне белә торган, телебезнең асылына төшенгән журналистлар тәрбияләде ул. Шөгыльләре күп булган кызыклы шәхес булды. Туган ягына бирелгән, туган ягын ярата торган кеше. Әтнәнең Чишмәле Сап авылыннан бер дә аерылмады. Һәр җәйне балык тотып, гөмбә җыеп, файдалы үләннәр киптереп, шунда үткәрә иде. Бакчасында бер агачта әллә ничә төрле сортлы җимешләр үстерә иде. Аны Әтнәнең Мичурины дип тә атап йөрттеләр. Туган ягының табигатенә багышлап, китап та чыгарды, - ди Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васыйл Гарифуллин.

Аның сүзләренчә, Илдар Низамов коронавирус йоктырган булган. Шуның нигезендә үзенең хроник авырулары да көчәйгән. Шул авырулар галимнең гомерен өзгән дә.

- Бер дә көтелмәгән хәл. Әле ярты ай чамасы элек кенә  сөйләшкән идек. Кирәгем чыкса шалтыратыгыз дип, үзенә эш кушканны көтеп торды. Ул бик рәхәтләнеп ул эшләрен башкара иде, - ди Васыйл Гарифуллин. 

“Туган җанлы кеше иде”

Илдар абыйның энесе Айдар абый белән яшь аермасы 3 яшь икән. Гаиләдә алар бишәү үскәннәр. Ике кыз һәм өч малай. Апалары һәм сеңелләре инде мәрхүмнәр.

- Әтидән кала, безгә йогынты ясаган ул икенче кеше булды, - ди үзе дә укытучы юлын сайлаган Айдар абый.

Сеңлесенең кызы Клара ханым Кадыймова Илдар абыйны бик туган җанлы, ярдәмчел булуын искәртте. 

- Бер бәйрәм белән котламыйча калмый иде. Аның шикелле изге, аның шикелле үзе кырыс, үзе әйбәт кеше юктыр. Туган җанлы, абый сеңел дип тә түгел, туганым дип сөйләшә идек. Гомер буе бергә яшәдек. Әни үлгәннән соң төп нигезгә кайтып тордылар. Табигатьне яратты. Аңа тормыш байлыгы кирәк түгел, аңы рухи байлык кадерлерәк булды, - ди Клара ханым. 

P.S. Илдар Низамов университетта 1981 елдан алып эшләгән. Ел саен төркемдә 15-20 татар журналисты укыган. 40 ел эчендә бу 400 ләп кеше дигән сүз. Әмма галимне соңгы юлга озатырга бик аз кеше җыелган иде. Кеше кадеренең шундый булуы күңелне тырный... 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading