“Һөнәре барның, ашы бар”, – диләр халыкта. Дөрестән тә, адәм баласына, җәмгыятьтә лаеклы тормыш алып бару өчен, кәсеп итү шарт.
Әмма берәүләр өчен һөнәр яшәү чыганагы булса, икенчеләргә ул күңел юанычына да әйләнә әле. Авыр чакта яңа шөгыль табып, шуның ярдәмендә язмыш сынауларын узучылар аз түгел. Оста куллы, тырыш, иренмәс Резеда Насырова да шундыйлардан.
Резеда апа – “Яңа гасыр” телеканалының танылган алып баручысы Роза Әдиятуллинаның әнисе. Ләкин язмабыз әни-кыз мөнәсәбәтләре хакында түгел. Ә Резеда ханымның ротангтан (ратан дип тә әйтәләр) үреп ясаган эшләнмәләренә багышлана. Аның белән Казан янындагы бакчасында күрештек. Алты сутый кишәрлектә бөтен төр яшелчәләрдән тыш, аллы-гөлле чәчәкләр үстерә, аларны матур китеп кәрзин-кашполарга утырта. Ә кәрзин-кашполарны исә үзе үрә.
– Берсендә Роза кайтты да: “Әни, кашпога утыртылган хризантема чәчәге саталар. Савыты бик ошады, күрүгә кызыктым. Барып алырмын ахрысы”, – ди. “Ашыкма әле, нинди кашпо соң ул? Аны мин генә үрә алмыйммы?” – дидем. Ротангтан әйбер үрү кәсебенә менә шуннан кереп киттем, – дип башлады сүзен танышым.
Сигез ел элек Резеда апаның ире, инсульт сугып, кулга кала. Ул аны сабый караган кебек тәрбияли. Хатынның газиз кешесе өчен никадәр хафаланганын күреп, табиб: “Төшенкелеккә бирелергә теләмәсәгез, күңелегезгә хуш килгән берәр шөгыль табыгыз. Юкса, бик читен булачак”, – дип киңәш итә. Белгеч авыруның мәкерле, озакка сузылачагын чамалаган, күрәсең. Резеда апа, табиб сүзенә колак салып, башлык-шарф ише әйберләр бәйли башлый. Шуңа күрә дә кызы Роза тасвирлаган кашпоны да үзенең үреп карыйсы килә аның.
– Бәйләргә дә, үрергә дә – һәммәсенә үзлегемнән өйрәндем, “өйрәнчек” мин. Роза кайтып, кашпо турында сөйләгәч тә, иң элек ротанг саткан җиргә барып чимал белән таныштым, чиләк, кирәкле әсбаплар, эш кораллары алдым. Күп нәрсәне интернеттан карап үзләштердем. Әйе, башлаган мәлне үрү җиңел бирелмәде. Барып кына чыкмый: үрәм, сүтәм, киредән үрәм. Берәр җирдә хата китсә яки җитешсезлек калса, үртәлә башлыйм, төзәтергә керешәм. Шулай, үҗәтләнә торгач, барыбер өйрәндем. Нинди генә кул эшенә алынсам да, яңалык уйлап чыгарырга яратам. Кашпоны да үргән саен төрләндерәм, һичьюгы берәр бизәк өстим. Хәзер инде, бер тотынгач, ниятләгән үрнәкне төгәлләми туктый да алмыйм. Кайчак хәтта плитәдәге чәйнек кайнап, пешерергә куйган бәрәңге көеп бетә, – дип көлә Резеда апа.
Оста куллы ханымның үргән кашпо-чүлмәкләрен таныш-белешләре, күрше-тирәдәгеләр беренче күрүдән үз итә, үзләренә дә ясап бирүне сорый башлыйлар. Шулай итеп, танышым төрле үлчәмдәге чүлмәк-кашполарны заказга үрергә тотына. Соңрак ротангның тагын бер төреннән (пруток) гөмбәгә йөрергә яки берәр кая барганда кирәк-ярак салырга кәрзиннәр үрү серенә төшенә. Яңа елда, өйгә чыршы куйгач, төбе дә матур, зәвыклы булып торсын өчен “итәк”, вазалар, үрелгән тәлинкә, мәчеләргә йокы урыны һәм башка кул эшләнмәләрен теләп ясый башлый.
– Әле менә иске креслоны ротанг белән тышлап маташам, – дип соңгы эшләренең берсен күрсәтә танышым. – Менә бу сандык та бик нык иске иде. Чыгарып ташларга кызгандым, чөнки гаилә ядкәре, әллә ничәнче буын дәү әниләрдән калган. Тик төсе һич ошамый иде, җитмәсә, исе дә бар. Нәрсә белән генә юмадым да, ничек кенә чистартмадым, һич матур кыяфәткә кермәде. Күпме вакыт урамда тотып, исе дә бетмәде. Ротанг белән тышлагач, бөтенләй башка төс алды. Бакчада күп вакыт беседкада уза, ә аның бер ягы ачык иде. Ышык ясыйм дип, шул урынга махсус челтәр элдем, ләкин күңелгә ятмады. Аннары аны да ротанг белән ясадым. Хәзер шундый рәхәт: җил керми, эсседә бөркү түгел, чөнки арасыннан һава йөри, яңгырда су үтми... Күршебезнең беседкасын да шулай матурайттык. Гомумән, ротанг искиткеч кулай чимал: кояшта янмый, төсе уңмый, су сеңдерми, бүртми, салкында ярылмый...
Җәен бакчада эш бетеп тормаса да, әңгәмәдәшемнең кулына ротанг алмый калган көне юк. Үрергә утыру – аның өчен ял итү. Интернеттан видеолар карый, мастер-класслар сатып ала. Үзе кебек ротангны үз итеп өлгергән осталар белән аралаша, хәтта Пермь, Төмән якларында яшәүчеләр белән языша, тәҗрибә уртаклаша. Ротангтан эшләнмәләр ясарга теләүчеләр өчен укулар да үткәрә әле.
– Бу шөгыль бик тынычландыра, бармаклар, куллар хәрәкәтләнгәч, баш мие дә гел эшли дигән сүз бит, – ди әңгәмәдәшем. – Олыгайган саен хәтер начараймасын өчен бармаклар белән эшләү һәркемгә кирәк. Аннары иремне югалткан чорда менә шушы шөгыль миңа сынмаска ярдәм итте. Авыруны тәрбияләгәндә өйдән чыгып китә алмыйсың, кеше белән аралашу җитми. Ә монда бәйләп, үреп борчу-мәшәкатьләрдән онытыласың... Узган ел шулай ирем белән бакчага килдек. Өйгә кереп аны ашатам-эчертәм дә, эшләргә ашыгам. Беркөнне шулай тамагым кибеп су эчәргә кердем. Шул керүдән урамга башка чыкмадым, аягым да тармады – кашпо үрергә утырдым. Ирем телевизор карый иде. Аңа: “Башка каналны куй әле”, – дим. Пультны алып төймәгә басарга өлгерде, кулыннан пульт төшеп китте, башы бер якка авышты, күзләрен йомды... Мин тиз генә ашыгыч ярдәм чакырттым, балаларга шалтыраттым. Сигез көн комада ятканнан соң йөрәге тибүдән туктады. Хәзер, мәйтәм, шул чагында кашпо бәйләргә утырмыйча, урамда үлән чабып йөргән булсам, иремнең үлеме гомерлек үкенечкә кала иде... Аны соңгы юлга озаткач та ротанг кулымнан төшмәде, ул мине үземә бикләнүдән алып калды, начар уйлардан арындырды.
... “Матурлык дөньяны коткара”, – дип юкка әйтмиләр. Матурлыктан тирә-юнь генә ямьләнеп калмый, ә аны тудырган кешенең дә күңеле, уй-фикерләре яктыра. Резеда апага карап кына да моңа инанырга мөмкин. Кәрзин-кашполары турында сөйләгәндә аның күзләре яна…




Э. Басыйрова.
Комментарийлар