Үзем өчен спортның яңа төрен ачып йөрим әле – ул спорт ориентлашуы дип атала. Хәер, ул минем өчен дә бик яңа түгел икән, күп еллар элек Кырымда Аю Даг тавы итәгендә «Төлкегә ау» («Охота на лис») ярышында катнашканда, аның да бу спортның бер юнәлеше икәнен беленмәгән генә. Спорт ориентлашуының тамырлары бик тирәнгә – XIX гасырларга ук китә.
Таныш түгел җирлектә компас һәм карта ярдәмендә ориентлашу 1886 елда скандинав хәрбиләреннән башланып киткән. Соңрак хәрбиләр арасында ярышлар уздырыла башлый, Норвегия, Швеция, Финляндия илләрендә ныклап үсеш ала, сугышка чаклы башка бик күп илләрдә, шул исәптән СССРда да тарала. Бүген бик популяр булган бу төрдә беренче чиратта акыл хезмәтен эшкә җигә белү кирәк. Европа чемпионы Нәҗип Мохитов сүзләренчә, спорт ориентлашуы белән шөгыльләнүчедә үз-үзенә ышаныч, карарлар кабул иткәндә мөстәкыйльлек һәм гамәлләре өчен җаваплылык тәрбияләнә. Башкача булганда, бу өлкәдә ниндидер уңышка ирешеп тә булмый, чөнки ул – табигать белән бәйле сирәк спорт төрләренең берсе, биредә заманча җиһазланган спорт заллары, җайланмалар, шулай ук ярыш вакытында янәшәңдә киңәшләрен биреп торучы тренер да, авыр хәлдә калганда ярдәм кулы сузарга команда да юк. Бар булганы – кулдагы компас һәм карта. Әлеге картада катнашучылар табарга тиешле контроль пунктлар бар, аларның берсеннән икенчесенә хәтле маршрутны һәркем үзенчә билгели. Юнәлешне компас ярдәмендә табасыңмы, йөгереп барган уңайга тиз генә агачлардагы мүкләргә, кырмыска ояларына карап ориентлашасыңмы – моны бары тик спортчы үзе генә хәл итә, әмма болар бар да вакытка эшләнә, ә җиңүчеләр пьдесталында урыннар саны чикле. Яхшы физик формада булу өстенә, әйткәнемчә, биредә башны яхшы эшләтү мөһим. Спортчылар арасында шундый әйтем дә бар: «Башың уйлаганнан да алдарак йөгермә». Бу беренче карашка гына бик гади һәм җиңел кебек тоеладыр, чынлыкта исә бик катлаулы спорт төре. Гөмбә җыйганда да өч нарат арасында адашучыларның бөтен КПларны узып, финишка барып җитә алулары бик шикле.
Лениногорскидан башланган юл
Спорт ориентлашуы белән радиопеленгация бик охшаш, соңгысында, исеменнән аңлашылганча, радиоҗайланмалар кулланыла һәм яшерелгән контроль пунктлар сигналлар аша эзләнә. Беренчесендә акыл хезмәте эшкә җигелсә, икенчесендә, моңа өстәп, әле техник белемнәрне куллана белү дә кирәк. Радио барлыкка килү белән, радиоспорт та пәйда була, СССРда 1927 елда беренче ярышлар уздырыла, бер елдан инде ул халыкара статусын ала. Нәҗип Мохитов спортның бу төре белән 70нче еллар ахырыннан, Лениногорскида яшәгәндә төп эше – телемеханика һәм элемтә мастеры булып эшләгән чордан бирле шөгыльләнә. 90нчы еллар башында Әлмәттә спорт ориентлашуы һәм радипеленгация секциясен ача. Бүгенге көндә ул – берничә спорт мастеры, дистәдән артык мастерлыкка кандидатлар, төрле разрядларга ия булган бихисап спортчылар тәрбияләгән тренер. Аның кул астында шөгыльләнгән спортчылар шәһәр һәм район ярышларында гына түгел, бер дистәдән күбрәге республика ярышларында чыгыш ясаган, берничәсе – Татарстан һәм Россия җыелма командаларында. Әлеге спорт юлын узучылар зур тормышта да үз урыннарын тапкан, эшмәкәр булып китүчеләр, карьера ясаучылар күп. Нәҗип Хәләф улы сүзләренчә, моңа спорт ориентлашуы, радиопеленгация белән шөгыльләнү өчен кирәк булган сыйфатлар да нык ярдәм итә, дисциплина, тоемлау, яхшы хәтер, игътибарлылык һәм аек фикер, гомумән, тормышның һәр очрагы өчен кирәк. Яшь буынны өйрәтү белән бергә, ул үзенең спорт карьерасын да туктатмый.
– Дөньяда мин бармаган ил калмады да инде, ахры, Австралиягә генә бара алмадым, – дип сөйли Нәҗип Хәләф улы.
Җиде тапкыр Европа һәм Дөнья чемпионатларында катнашкан спортчының үтелгән маршрутын аның медаль-кубокларыннан өйрәнеп буладыр. 2013 елда ул – Төньяк һәм Көньяк Америка континентлары чемпионатында катнашып, татарстанлылардан беренче буларак, Америка чемпионы исеменә лаек булган спортчы.
Ярышлар тәмам, ярышлар дәвам итә
Әлеге спорт төренең үзенчәлеге – ул ел фасылына бәйле түгел, йөгереп яки велосипедта, чаңгыда да шөгыльләнеп була аның белән, спортчыларның яше дә чикләнмәгән. Апрель азагында Казанда Татарстан беренчелегенә узган ярышларда моның шулай икәнен үзем күреп инандым, 350дән артык катнашучының иң яшенә – 7, иң олысы алтынчы дистәне ваклап баручы булгандыр. Ачык беренчелек булганга, чит төбәкләрдән килүчеләр дә бар, берничә медаль Дзержинск, Йошкар-Ола шәһәрләренә юл тотты.
– Утыз дүртенче нәтиҗә – ул бөтенләй үк начар түгел, – ди финиш янында үзенең дистанция узу вакыты язылган кәгазен тоткан 10-11 яшьлек малай. Оптимист була белү – үзе үк яхшы ул, спортның бу яктан да файдасы юк түгел. Башкаланың Нарат аланында узган бу ярышларның теге малай катнашкан категориясендә 80гә якын кеше булган икән, финишка үзеңнән соң 40лап көндәшне калдырып килү – әлбәттә, яхшы. Ә Нәҗип Мохитовның укучысы Чулпанны ул көнне пьедесталдан нибары секундлар гына аерып калды. Әмма җиңелү ачысы татымаган килеш, җиңүләрнең тәмен тоеп булмый, бу да холык тәрбияләү өчен мөһим.
Икенче көнне ярышлар Горки-Әмәт паркында узды. Турыга гына кистереп чыгыйм дип, сукмак буйлап кына кереп киткән идем, ярыш буласы җирне көчкә таба алдым. Бу шул безнең авылның Каҗунный урманы түгел, анда гына без «Аҗаган» уенында бөтен сукмакларны белеп бетергән идек, компассыз да йөри алабыз. Әле ярый вакытка түгел, финишка барып та җитә алмас идем. Ә яшь кенә спортчылар шул араны берничә минутта үтеп, бөтен контроль пунктларда билгеләнеп, пьедесталда урын бүлешә. Аларның бөтенесе дә Казанда туып-үсмәгән, әлеге паркта өйрәнүләр уздырмаган, җирле спортчыларның өстенлеге юк түгел, әлбәттә. Әмма ул шул ягы белән кызыклы да инде – оста спортчы теләсә кайсы җирлектә ориентлаша белергә тиеш. Адашып, финишка килеп җитә алмаучылар булмады. Мин адаша язган сукмаклардан йөгереп тә уздылар, медальләрне дә яуладылар. Нәҗип Мохитов ярышларның ике көнендә дә бронзага ия булды. Май бәйрәмнәрендә ул, җыелма командасы белән, Воронеж шәһәрендә узачак Россия беренчелегендә Татарстан данын якларга җыена.
Әлеге ярышларны күп еллар буена Олимпия уеннары программасына кертү-кертмәү турында сүз бара. Имеш, телетрансляция ясавы җайсыз, тамашалылыгы күп түгел. Минем турыга кистереп чыкканда таудан менә алмыйча азаплануым – үзе бер тамаша инде (агачлар арасында кар иде әле), шуны телевизордан күрсәтмичә буламы? Олимпия уеннарындагы кайбер спорт төрләре тирәсендә күптән бәхәсләр бара, бәлки спорт ориентлашуын да Олимпия флагы астында үткәнен күрә алырбыз. Кем әйтмешли, без көткән таңнар атмыйча калмас әле ул, көтә белү генә кирәк.
Комментарийлар