16+

Су: җылысын эчәргәме, салкынынмы?

Су – теләсә кайсы тере организм өчен яшәү чыганагы. Ул көндәлек кулланышта булса да, әледән-әле суны ничек дөрес эчәргә дигән сорау туа.

Су: җылысын эчәргәме, салкынынмы?

Су – теләсә кайсы тере организм өчен яшәү чыганагы. Ул көндәлек кулланышта булса да, әледән-әле суны ничек дөрес эчәргә дигән сорау туа.

Берәүләр иртән торуга ук бүлмә температурасындагы бер стакан суны аягүрә басып, зур йотымнар белән эчеп куярга кирәк, ди. Икенчеләр җылы суны кечкенә йотымнар белән утырган килеш эчәргә куша. Көненә суны күпме эчәргә кирәк, эчелергә тиешле су күләменә башка сыекчалар да керәме-юкмы, суны берничә тапкыр кайнатырга ярыймы, газлы су чыннан да ашкайнатуны яхшыртамы дигән сорауларга да икеле җаваплар ишетергә мөмкин. Казан федераль университеты белгечләре H2O белән бәйле ялгыш фикерләрне инкарь итеп, фәнни дәлилләр китерә. 

Әйтик, интернеттагы күп кенә чыганакларда көненә 8 стакан чиста су эчәргә кирәк диелгән. Бу исәпкә шулпалар, чәй, сок һәм башка сыекчалар керми, имеш. Әмма КФУ Университет клиникасының диализ бүлеге мөдире, табиб-нефролог Рената Вахитова сүзләренчә, бу дөрес түгел. Кешегә, чыннан да, көненә уртача 1,5 литр су эчәргә киңәш ителә һәм бу 7-8 стакан дигән сүз. Әмма моңа чиста су күләме генә керми, ди табиб. Барлык сыекчалар исәпкә алынырга тиеш икән. Шул ук вакытта бөер яки йөрәк җитешсезлеге булган кешеләргә суны кимрәк эчү киңәш ителүе дә бар. Яки кайбер очракларда, киресенчә, суның күбрәк күләмдә дә кирәк булуы бар. Моны дәвалаучы табиб хәл итә.

Суны икенче тапкыр кайнатырга ярамый дигән стереотипның килеп чыгышы танылган кулинар Вильям Похлебкинның 1968 елда басылган «Чәй. Аның төрләре, үзлекләре һәм кулланылышы» китабындагы сүзләр белән бәйле булуы ихтимал икән. Ул болай язган: «...Озак кайнату процессында судан водородның зур массалары юкка чыга, һәм шул рәвешле авыр суның өлеше – D2O арта. D ул – дейтерий, яки авыр водород. Авыр су, әлбәттә, теләсә нинди савыт – чәйнек, титан төбенә утыра. Шуңа күрә кайнаган суның калдыкларын түкмичә су өстәсәң, кабат кайнатканда әлеге савыттагы авыр суның проценты тагын да артачак. Кайнаган су калдыкларына күп тапкырлар кайнамаган су өстәгән очракта авыр суның шактый югары концентрациясе тупланырга мөмкин. Ә бу кеше сәламәтлеге өчен куркыныч».  

А.М.Бутлеров исемендәге Химия институтының аналитик химия кафедрасы доценты Анна Порфирьева сүзләренчә, чынлыкта, суның теләсә кайсы үрнәгендә дейтерий атомнары – водород изотобы була. Авыр су үзеннән-үзе аз зыянлы, әмма организмдагы кайбер биологик һәм биохимик процессларны акрынайта, ди химик.

Эксперт шулай ук бу миф «Химия һәм тормыш» журналында 1969 елда ук фаш ителүен әйтә. Чәйнектә дейтерий микъдарын 10 тапкырга арттыру өчен, җир массасыннан 300 мең тапкырга артыграк су кайнатырга кирәк дип исәпләп чыгарылган.

Көмеш суны чистарта дигән фикер дә бик үк дөреслеккә туры килми икән. Химик аңлатуынча, бактерияләрне көмеш металл түгел, ә аның ионнары үтерә. Нәкъ алар бактерицид, гөмбәчекләргә каршы һәм антисептик тәэсиргә ия. 

-    Көмеш ул – инерт металл, шуңа күрә көмеш әйберләрне суга салу аның бактерицид үзлекләрендә чагылыш тапмый. Көмеш ионнарын ясалма рәвештә суга кертергә мөмкин, ләкин ул чагында контроль проблемасы һәм рөхсәт ителгән концентрацияләрне арттыру куркынычы туа. СанПин нормалары буенча, судагы көмеш микъдары литрына 0,05 миллиграммнан артмаска тиеш, - ди Порфирьева.

Газлы суның ашкайнатуны яхшыртуы да шикле факт. КФУ клиникасы табибы бу фикер белән килешми. Аның сүзләренчә, газлы куыкчыклар ашказаныннан газ чыгуга китерергә мөмкин. Моның белән бергә ашказаныннан үңәчкә кислота килүе көчәя, бу сару кайнауга китерә ала. Минераль суны алсак, файдалы нәтиҗәгә ирешү өчен, гастроэнтерологлар куллану алдыннан газларын чыгарырга һәм суны җылытырга киңәш итә.

Иртән су эчәргә кирәк диюгә килгәндә, табиб-диетолог, нутрициолог Элина Борханова моны исбатлаган фәнни мәгълүмат юк, ди. Әмма физиология ягыннан караганда болай эшләү файдалы. Төнлә организмга сыекча керми, ә алмашу процесслары дәвам итә. Шуңа күрә иртәдән бәвел караңгырак төстә була. Бер стакан су эчеп җибәреп, үзебезнең детоксикация органнарына ярдәм итәбез. Шулай ук төн эчендә үт куыгында үт җыела, аны бушатырга кирәк. Су, үтне сыеклатып җибәреп, әлеге процесста ярдәм итә. Моннан тыш, су эчәклек өчен мөһим, сыеклык җитмәсә, эч катуы ихтимал. 

Элина Борханова сүзләренчә, иртән салкын су эчү файдалыракмы, җылысынмы, дигәндә дә фәнни мәгълүматлар юк. Шуңа күрә үзегезгә нинди температурадагы су эчү ошый, шундыйны эчегез, ди ул. Гадәттә, бүлмә температурасындагы яки җылы су кулланыла, аңа лимон, бөтнек, кыяр, җиләк өстәсәң мөмкин. Шулай булгач, иртәдән су эчү фәнни яктан мәҗбүри түгел, әмма физиология ягыннан караганда кирәкле, ә җылысын эчәргәме, салкынынмы – артык мөһим түгел, дип нәтиҗә ясый алабыз.

Фото: https://ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading