Суд приставлары рейдка гадәттә йә иртәнге якта, йә кичке сәгать җидедән соң чыга. Күпләрне шул вакытта гына өйдә тотып була икән. Әмма 40 процент очракта ишекне ачмыйлар. Суд приставлары килгәнне күреп, хәтта тәрәзәдән сикерүчеләр дә булган. «ШК» журналисты, суд приставлары белән бергә, алимент түләмәүчеләрне барлады.
Пычак белән дә каршы алалар
Кызыл Позиция урамындагы «хрущевка»ларның берсендә яшәүче өч баласына бер елга якын алимент түләмәгән Әсинә (исеме үзгәртеп бирелә), безне күргәч, каушап ук калды. Аның каравы ире батыраерга маташты. Янәсе, «телим икән – кычкырам, телим икән, сезне куып чыгарам, үз фатирыма үзем хуҗа». Тик шактый тәҗрибә туплаган суд приставларын куркытам димә. Алар сабыр гына үз эшләрен башкара. Төрле очраклар була анысы. Бурычларын түләмәүчеләрнең күбесе – тәртипсез тормыш алып баручылар. Күптән түгел Яшел Үзәндә бер ир-ат аш бүлмәсеннән пычак алып, суд приставларына ташланган. Шуңа да рейдка һәрвакыт тәҗрибәсе, саклану чаралары булган, суд эшчәнлегенең тәртибен саклау буенча хезмәткәрләр белән чыгалар.
– Безне пычак, корал белән каршы алучылар да очрый. Кайчак полиция хезмәткәрләрен чакыртабыз. Исерек, агрессив кешеләргә богау салган очраклар да бар, – ди Татарстан баш суд приставларының Совет районында бүлек җитәкчесе урынбасары – өлкән суд приставы урынбасары Юлия Сердюк.
Әсинә дә, ире дә спиртлы эчемлекләрне чамасыз кулланганы аркасында, гаиләдә балаларга тиешле игътибар бирелмәгәнгә, фатирда уңай шартлар булмаганга, әти-әни хокукыннан мәхрүм ителгәннәр. Аларның дүрт баласын Әсинәнең апасы карый. Олы улларына инде 18 яшь. Закон нигезендә, балигъ булган бала өчен алимент алынмый. Тик 18 яшькә кадәр түләнмәгән акчаларны барыбер кайтарырга туры киләчәк. Бу бурычны хәтта пенсиядән дә тотып калырга рөхсәт ителә. Суд карары нигезендә, Әсинә һәр баласы өчен 9600 сум күләмендә алимент түләргә тиеш. Шул рәвешле бер ел эчендә аның бурычы якынча 400 мең сумга җыелган. Өстәвенә ире балаларына аерым алимент түли. Хатын беркайда да эшләми, чөнки инде берничә ай «больничный»да. Кулын сындырган.
Суд приставлары гаиләнең милкен барлады. Мультиварка, җылыткыч,музыкаль колонка, хәтта тәгәрмәчле өстәлгә дә арест салынды. Бу товарларның гомуми суммасы 1800 сум. Ун көн эчендә хатын судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Милекне барлаганда бер фатирда теркәлү урыны буенча берничә кеше яшәсә дә, кайсы әйбер кемнеке икәнен карап тормыйлар. Арест салынган товарның аныкы булмавын раслаган документны китерергә кешегә вакыт бирелә.
– Мин алимент түләргә тиеш икәнлегемне белмәдем. Шуңа да бурычларым җыелды. Сабыйларыма ярдәм итәсем килә, әлбәттә. Ул акчаларның нәкъ менә балаларыма тотылганына да ышанасым килә. Алимент түләргә акчам юк. Олы улыма 18 яшь тулды. Ул үзенә тиешле алимент акчаларыннан баш тартырга тели. Өч туганын да үзенә опекунлыкка алырга хыяллана, – ди Әсинә.
Башта күршеләр
Алимент түләмәүчеләр белән эшләгәндә, аларның күршеләре дә ярдәм итә. Сүз уңаеннан, суд приставлары домофонда иң беренче нәкъ менә күршеләрнең фатир төймәләренә баса. Бурычлы кешеләр еш кына качып котылырга, йә ишекне ачмаска мөмкин.
Яңа Азин урамында яшәүче алимент түләмәүче белән күрешә алмадык. Суд приставлары бирегә берничә тапкыр килсәләр дә, хатынны өендә очрата алмыйлар. Шулай да бу юлы күршеләре сүзеннән хатынның бер кибеттә эшләвен, еш кына исереп йөрүен белделәр. Аның алимент буенча бурычы 300 мең сумга кадәр җыелган. Үзе ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Кызын опекунлыкка алганнар.
Алимент түләмәүче хатын-кызлар Татарстанда 2 меңгә якын. Күбесе спиртлы эчемлекләр куллана, тәртипсез тормыш алып бара, мохтаҗлыкта гомер итә, рәсми төстә беркайда да эшләми. Административ җәзалар күрелә башлагач, акылга килеп, эшкә урнашучылар да булган. Андыйларның алиментларын хезмәт хакларыннан автомат рәвештә тотып калалар.
Суд приставларының эш сәгатьләре иртәнге тугыздан кичке алтыга кадәр булса да, төнге сәгать 12ләргә кадәр эшләгән чаклары да була икән. «Эшебез кызык та, катлаулы да», – диләр үзләре.
– Ташламалы шартларда торак алу, шифаханәләрдә ял итү мөмкинлеге бар. Юрист белгечлеген үзләштергән яшьләр өчен суд приставы булып эшләп карау зур тәҗрибә бирә. Монда стресска чыдам, түзем булырга, кешеләр белән уртак тел табарга да өйрәнәсең, җаваплылыкны да тоясың. Бездә кызгану дигән төшенчә булырга тиеш түгел. Төрле очраклар була. Ләкин безнең максат: кеше белән итагатьле генә сөйләшеп, тиешле бурычны кайтару. Иҗтимагый эштә катнаша алуыма, суд карарын үтәүдә үз өлешемне кертүемә горурланам, – ди Юлия Сердюк.
Караңгы төшкәч тә, өйгә кайтырга кузгалдым. Ә суд приставларының эшләре дәвам итә. Аларның әле тагын берничә адрес буенча бурычлыларны тентиселәре, бүлеккә барып, тоткарланган кешеләргә карата эш ачасылары, документлар тутырасылары бар.
Алимент түләмәүчеләрнең фотоларын эләргә кирәк
Надежда Красинниковага – 35 яшь. 11 ел бергә яшәгәннән соң, ул ире белән аерылышкан. Биш яшьлек кызын үзе генә үстерә. Аз булса да матди ярдәм булыр дип, ирен алиментка биргән. Суд карары нигезендә, элеккеге ире балага ай саен 5200 сум тирәсе алимент тиеш. Әмма түләми. Суд приставлары аның милкен дә барлаганнар. Тик бердәнбер яшәү урыны булган әти-әнисе йортындагы өлешенә кагыла алмыйлар, ир-атның рәсми төстә эшләү урыны да юк. Надежда әйтүенчә, алар бергә яшәгән чакта ире уртача 100 мең сум акча алып эшләгән, хәзер исә, алимент түләргә акчам юк, дип аклана. Надежданы акчадан бигрәк, ата кешенең баланы тәрбияләүдә катнашмавы борчый.
Алиментны кайтара алмаучылар арасында аның кебек ачылып сөйләүчеләр бик сирәк. Югыйсә бу өлкәдә законнарның тиешле дәрәҗәдә эшләнеп бетмәве күпләрне борчый. Республикада алиментлар буенча бурыч суммасы да уйландырырлык – якынча 3 миллиард сум. Удмуртиядән килгән берәүнең бурычы хәтта 2 миллион сумга якынлашкан, ди.
Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.35нче маддәсе нигезендә, алимент түләргә тиешле кеше аңа карата эш ачылганнан соң ике ай дәвамында таләпләрне үтәми икән, ул административ штрафка тартыла. Шулай ук Россия Җинаять кодексының 157нче маддәсе нигезендә, аны төзәтү эшләренә мәҗбүр итәргә, ун тәүлеккә тимер рәшәткә артына ябарга, хәтта бер елга ирегеннән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр. Алиментлар буенча бурыч 10 мең сумнан артып киткән очракта, Россия чиген чыгарга рөхсәт ителми. Бурычлы кешенең шәхси милкен тартып алулары, акчаны хезмәт хакыннан тотып калулары, күчемле һәм күчемсез милекне теркәүдә чикләүләр кертүләре, хәтта машина йөртүне тыюлары да бар. Шуңа да карамастан, республикада алимент түләмәүче 20 мең кеше исәптә тора. Алар арасында 66 яшеннән узган 13 ир-ат та теркәлгән.
Надежданың элеккеге ире алиментны ай саен тулы күләмдә түләмәсә дә, бала өчен 100, 200 сум тирәсе акча күчереп бара икән. Балалар бакчасына кызын күрергә дип килгәч, пакет белән күчтәнәчләр дә калдыра. Шуңа да өлешләп түләгәнгә, закон нигезендә, аңа карата катгый чаралар куллана алмыйлар. «Кредит түләми торсаң, коллекторлар тынгы бирми, банк күршеләреңне, җиде буын нәселеңне барлап чыга. Баксаң, алимент түләмәүче элеккеге иремнең әти-әнисеннән ярдәм сорарга хакым юк икән. Югыйсә, минем балам аларның оныклары бит», – дип аптырый Надежда.
Совет заманында тәртипсез тормыш рәвеше алып барган, хатынына хыянәт иткән, эчкән, алимент түләмәгән кешеләрне җыелышларда шелтәләгәннәр, халык үзе суд оештырган. Бу кешеләрнең фотоларын махсус тактага элеп куя торган булганнар. Өлкәннәр: «Нәтиҗәле алым иде», – дип искә ала. Бәлки бу ысулны хәзер дә файдаланырга кирәктер?Алимент түләмәс өчен баланы ташламаска кирәк. Шуңа да тату гаилә кору, дустанә аерылышу, кешегә үз хокукларын аңлатуга корылган дәресләрне мәктәп партасыннан ук укытырга кирәк дигән тәкъдим дә яңгырады.
Күптән түгел республикада премьер-министрның беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендә алимент кайтару белән шөгыльләнгән махсус эшче төркем оешты. Президент әлеге җитди мәсьәләне үз контроленә ала. Киләчәктә бу өлкәдә үзгәрешләр булмый калмас, мөгаен.
Комментарийлар