16+

Сыер асраргамы, әллә әзерне чыгып алыргамы?

Сөт ризыкларына көн дә күтәрелгән бәяләргә карап аптыраудан ардык инде. Хәзер сөт ризыкларын артык күп кулланмыйбыз гына. Көн дә кыйммәтле май, сыр, эремчек ашый башласаң, кесәгә бик яхшы гына суга ул.

Сыер асраргамы, әллә әзерне чыгып алыргамы?

Сөт ризыкларына көн дә күтәрелгән бәяләргә карап аптыраудан ардык инде. Хәзер сөт ризыкларын артык күп кулланмыйбыз гына. Көн дә кыйммәтле май, сыр, эремчек ашый башласаң, кесәгә бик яхшы гына суга ул.

Югыйсә, кибет киштәләренә кадәр килеп җиткәнче күпме хезмәт куелганын авылда тормасаң да яхшы аңлыйсың. Авыл хуҗалыгында исә киресенчә сөткә бәяләр уйнап кына тора. Хезмәткә бәя юк та юк инде, шуңа да терлек саны кими генә бара.

– Көн дә сыйфатлы сөт тапшырабыз. Сөтне сорап кына торалар. Бәяләр аска тәгәрәгән иде, инде күтәрелә башлады бугай. 2017 елда сөтне җыя башладык. Ул вакытта Саба комбинаты белән эшли идек. Бүген үзебезнең сөт җыя торган авыллар саны да артты. Саба районы буенча гына эшлибез. 5 авылдан – Шекше, Алан Елга, Сәрдә, Иләбәр, Урта Сабадан сөт җыеп алабыз. Ике көнгә 4 тоннадан артык сөт тапшырам. Суытып, тикшереп, бөтен параметрларын тутырып Арчага илтәбез. Сөтне бик нык тикшереп алалар, – дип сөйли Саба районы Шекше авылының сөт җыйнау буенча эшмәкәре Ришат абый Зиннәтов. Әйтүенчә, аларның сөт җыюлары бүген генә башланган хезмәт түгел. Тик җаваплылыкны әле дә беренче урынга куеп эш итә беләләр. 

– Халыктан төрле сөт килә, диләр. Ялганы да, порошоктан ясалганы да. Аппарат барысын да күрсәтә. Аны бит компьютер белән тикшереп алалар. Беренче ел гына эшләмибез. Сөтнең нинди икәнен әллә каян беләм. Җыйган сөтеңне тапшырып кайтасың килсә, тикшереп аласың инде. Тикшермәсәң, үзеңнең өстендә кала. Авыл халкы, сөт җыючеләр белән яхшы аралашабыз. Бер-беребез белән аңлап эшлибез. Аңлап эшләмәсәң, аңлатып күрсәтмәсәң, тапшырып булмый ул сөтне. Күп егетләр сөт җыю эшен ташлады. Сөтнең бәясе дә бетте шул. Эшнең дә җаваплылыгы арта бара. Болай эшебездә әлегә бар да әйбәт, Аллага шөкер, – дип сөйли ул. 

Сөтне җыеп алу бер хәл. Түләү мәсьәләсе сөттән тора. Сыер малына керткән хезмәтне бәһаләп бетереп кенә дә булмый. Ә менә сөткә бәя җәен гел кимеп ала. Бүген алар сөтне 20 сум 50 тиеннән җыялар.

– Бу бездән генә тора торган әйбер түгел. Аны өстәгеләр карарга тиеш. Авыл халкына игътибарны азрак арттырсаң да зыянга булмас иде. Соңгы вакытта мал саны кими бит. Сыер асрауның файдасы юк, диләр. Бернәрсәгә дә бәя кимеми. Ә сөткә төшә. Бу дөрес әйбер түгел. Сөткә бәя үзгәрүне төгәл генә әйтеп тә бирә алмыйбыз. Халыкка да аңлатуы читен, – ди ул.

Авылда халыкның үзара очрашып сөйләшеп сүзләре дә иң элек сөткә бәя хакында. Сөт тапшыру өстәмә табыш ул. Шул түләү булмаганлык китереп суга да инде. Аннан сөткә су кушыла.

– Хезмәтнең нинди зур икәнен беләбез. Мал арасында үстек. Бәһасе булса, әйбәт булыр иде, – ди көн саен 60-70 кеше белән аралашып сөт җыючы Ришат абый. – Көн тудымы, халык белән без беренче очрашабыз. Авылны да без беренче әйләнеп чыга торганбыздыр әле. Терлек саны кими, хәзер бер генә дә сыер асрамаучылар күп бит. Бер малны бетергән кеше яңадан алмый. Ничә тапкыр сынадым. Терлек санын 1-2 сыер тотучы бетерә. Ул кеше мал асрамый инде башка. Быел да сөт күләме сизелерлек кимеде. Көзләргә яхшырса, әйбәт булыр иде инде. Кешеләр өчен сөт – керем чыганагы. Малны көн дә ашатасың. Терлек тоту бер дә җиңел түгел. Азык-төлекнең дә бәясе гел артып тора. Күп мал тоткан кеше терлек санын бәягә карап кына киметми.

Ришат абыйга сөт җыйнау эшендә өйдәгеләр дә булыша. Улы Айзат та әтисенә ярдәмче. “Үзем генә өлгереп булмый. Сөтне тиз арада җыеп алып, кайтып суыткычка салмасаң, әчи дә башлый. Һәрбер авылны җыйган саен бушатып китәм. Сөт әчегән чаклар да булгалый, аны күзеңне йомасың да түгәсең. Ул минем өстә кала. Шуның өчен иртәрәк торып, тизрәк җыеп чыгабыз. Иртәнге 5тән дә калмыйбыз. Аннан да алданрак чыгып булмый. Әле савып та өлгерәселәре бар. Халыкның уянганын көтәргә кирәк”, – ди ул.

Авылда да, шәһәрдә сөт мәсьәләсе авырткан урын булып кала бирә. Кибет киштәсендәгесенең бәясе артканнан-арта баруын да күреп торабыз. Бүген 1 литр сөт бәясе 69 сумнан да ким тормый. Гомумән, сөт һәм сөт ризыкларына бәяне күреп шаккатып каласың. Инде авылда да сөт ризыкларын кибеттән генә сатып алалар. Авыл арифметикасы санаганны ярата. Шуңа да сыер асраргамы, әзер сөтне кибеттән генә чыгып алыргамы? Һәркем үзе хәл итә.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading