16+

“Сөйгән ярлар белән эштә танышабыз”

Дониёр Кенджаев – Татарстандагы иң оста телеоператорларның берсе. Милләте буенча ул - үзбәк егете, Таҗыкстан шәһәрендә туган. Рус телендә иркен аралаша, татар телен дә аңлый.

“Сөйгән ярлар белән эштә танышабыз”

Дониёр Кенджаев – Татарстандагы иң оста телеоператорларның берсе. Милләте буенча ул - үзбәк егете, Таҗыкстан шәһәрендә туган. Рус телендә иркен аралаша, татар телен дә аңлый.

-    Дониёр, әти-әниең кемнәр? Гаиләгез Татарстанга ничек килеп эләкте?

-    Әнием – Мәхәббәт, әтием – Бәхтиёр, абыем - Эльёр исемле. Мин Таҗыкстанның Ким бистәсендә туганмын. 1997 елда миңа 3 яшь булганда, әни Татарстанга эш эзләргә киткән, ә әти ике бала белән өйдә калган. Безнең әни бик үткен, куйган максатына ирешә торган кеше ул. Әни Әлмәт шәһәренә барып, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып һөнәри училищега урнашкан. Аннары аңа тулай торактан бүлмә биргәннәр. Шуннан соң гына әти безне алып әни янына күченеп киткән. Мине Әлмәттәге балалар бакчасына биргәннәр. Өйдә үзбәк телендә сөйләшсәк, бакчада рус телен өйрәндем. Һәм шулай әкренләп рус теленә күчеп беттем. Әти-әнинең акчасы бик булмаса да, бу хакта безгә сиздермәделәр. Баксаң, тамак тук булсын өчен әти безгә күгәрчен итенә кадәр ашаткан икән. Безгә ул аны көртлек дия иде. Мин шуны дусларыма мактанып сөйли идем (көлә). Чын дөресен үсеп җиткәч кенә белдем. Ләкин ул акчасыз чаклар озак дәвам итмәде, әти бер дәрәҗәле оешмага урнашкач, эш хакын әйбәт түли башладылар.

-    Рус телен өйрәнеп, үзбәк телен онытмадыңмы соң?

-    6 яшемдә әби белән бабай янына Таҗыкстанга барганда, үзбәк телен белми идем инде. Аларның сүзләрен әнием тәрҗемә итеп бирә иде. Хәзер үзбәк телендә бик авырлык белән сөйләшәм. 

-    Ә татар телен ни дәрәҗәдә беләсең?

-    Әгәр татар телендә бик тиз сөйләшсәләр, әлбәттә, мин аны аңламаячакмын. Ашыкмыйча, әкрен генә сөйләшкәндә аңлап була. Үзем дә әз-мәз сөйләшәм. Мин бит мәктәптә татар сыйныфында укыдым. Диктант язганда, миннән дә хаталы язучы бала юк иде. 25 сүзле текстта 50 хата ясый идем (көлә). Мин әле дә “ә” белән “е” хәрефләрен бутыйм.

-    Ни өчен кинооператор һөнәренә укырга булдың?

-    Абый Казанга укырга киткәч, мине дә шунда җибәрделәр. Бервакыт француз киносын карагач, кино төшерү теләге барлыкка килде. Нәкъ менә шул хыял белән мин Казан дәүләт мәдәният институтына укырга кердем. Ике ел түләп укыганнан соң, үз тырышлыгым белән түләүсез бүлеккә күчтем. Белгечлегем буенча мин – кинооператор-мөгаллим. Укыганда ук эшләдем. 2013 елда Универсиадада телерадиотапшырулар менеджеры булдым. Күз алдыңа китерәсеңме, ике атнага 100 мең сум акча алган идем! Ә инде рәсми рәвештә ТНВ каналында эшли башладым. Анда мине остазым Мөнир Залюшев урнаштырды. Берничә елдан соң “Мәйдан” каналына китеп алдым. Бирегә якын дустым, режиссер Олег Кондрашев чакырды. Без аның белән иҗат өлкәсендә гаҗәеп тандем. Тик күпмедер вакыттан соң Олег та, аннары мин дә “Мәйдан”нан киттек.

-    Ни сәбәпле? 

-    “Мәйдан” каналында бик матур эшләдек. Тик китәргә туры килде, чөнки ТНВ карамагындагы “Ватан 21 гасыр” кинокомпаниясенә сериал төшерергә чакырдылар. Кино төшерү хыялы бар дидем бит әле? Менә шул хыялны тормышка ашырыр чак җитте. Бер дә үкенмим, миңа бу эш ошады. Башта “Бер-бер хәл” сериалын, аннары “Алмаш” сериалын төшердек. Ул декабрь аенда зәңгәр экраннарга чыгар дип көтелә. Без аны ике ай дигәндә төшердек. 

-    Сериал төшерү белән тапшыру төшерү арасында аерма бармы?

-    Әлбәттә, бар. Съемка урынына алдан барып карарга кирәк. Утның куелышы да бик мөһим. Безнең алда нинди максат тора, бездән нәрсә таләп ителә – шул хакта сөйләшәбез. Әзерлек эшенә бик күп вакыт сарыф ителә. Аннан соң актерларның ни дәрәҗәдә уйный белүе дә зур роль уйный. Кайвакыт бер күренешне әллә ничә тапкыр төшерергә туры килә. Сериал төшерүдән тыш, “Туган авылым” дип исемләнгән яңа тапшыруны да төшерәм бит әле. Алып баручы Альберт Шакиров белән төрле төбәкләргә йөрибез. Бер чыгып китүдә берничә материал җыеп кайтабыз.

-    Оператор нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

-    Минемчә, ул универсал булырга тиеш, ә моның өчен сәләт кирәк. Кайбер операторлар, мәсәлән, репортаж, ә икенчеләре кино гына төшерә белә. Безнең эштә барысын да белү мөһим. Съемка билгеләнгән икән, һава торышы нинди булуга карамастан, син барып төшерергә тиеш. Шуңа күрә оператор булып эшләүче кеше чыдам булырга тиеш дип уйлыйм. 

-    Дониёр, үзеңнең дә алып баручы буласың килмиме?

-    Андый тәҗрибәм бар. Бу шулай ук Олег Кондрашев белән бәйле тарих. Ул вакытта Олег “Доброе утро” тапшыруының режиссеры иде. Үзгәреш кертергә уйлады да, “Һава торышы” сәхифәсен блогерлык форматында эшләргә булды. Һәр иртә саен Казан урамнары буйлап үз-үземне камерага төшереп, шәһәрнең тарихи һәм кызыклы урыннары турында сөйли, ә ахырдан һава торышын әйтә идем. Әмма көн дә иртүк тору, аннары көне буе студиядә эшләү ардырды. Шул ук вакытт халык мондый форматны яратып кабул иткәч, юкка да чыгарасы килмәде. Шулай итеп, атналык сәхифәне бер көндә төшерә башладык. Ләкин ТНВдан киткәч, бу эш тукталды. Алып бару эше миңа бик ошый иде. Хәзер дә берәр тапшыру алып барасым килә. Татар телен камил белсәм, татар телендә дә алып барыр идем. Татар теле – үзе бер сәнгать ул. 

-    Шәхси тормышың турында да беләсе килә. Съемка вакытында гашыйк булган чаклар бармы?

-    Шулай гына була да инде (көлә). Безнең эшебез шундый: баш-аягыбыз белән эшкә биреләбез, күп вакытыбыз эшләп уза. Билгеле, сөйгән ярларны да шунда очратабыз. Мәктәптән соң булган парларым барысы да эш белән бәйле. 

-    Хәзерге вакытта йөргән кызың бармы?

-    Юк. Бүгенге көнгә кадәр булганнары белән холыклар туры килмәде. Яки мәхәббәт узганын, хисләр сүрелгәнен аңлап, араларны үзем өздем. Шунысы кызык: барысы белән дә ике ел тирәсе яшәдем.

-    Ничек инде яшәдең? 

-    Минем фатирда яшәдек. Кешене яратам икән, ул кешегә зур өметләр баглыйм. Аның белән икенче көнне үк ЗАГСка барырга, гаилә корырга әзермен. Берсе белән дә аерылышам дип кушылмыйм.

-    Булачак хатыныңның нинди милләттән булуы мөһимме?

-    Юк, әлбәттә. Сүз дә юк, әти белән әни киленнәренең мөселман булуын тели. Әмма тормышымда рус кызларының да очраганы булды. Шуны әйтергә телим: татарлар арасында да, руслар арасында да төрле кызлар бар. Милләткә аерып карарга кирәкми. Ә менә үзбәк кызы белән очрашканым юк (көлә).

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading