16+

“Сыйфатлы сабын арзан була алмый”

Мордовиядән Айдар Шафиев дусты Радик Аксянов белән хәләл сабыннар җитештерәләр.

“Сыйфатлы сабын арзан була алмый”

Мордовиядән Айдар Шафиев дусты Радик Аксянов белән хәләл сабыннар җитештерәләр.

Сабын ясауның нигезендә әбиләреннән калган рецепт ята. Икебезнең дә әбиләребез кайчандыр сабын кайнаткан, нинди эш башлап җибәрик икән дип озак уйларга туры килмәде, нәселдән килгән шөгыльне дәвам итеп карарга булдык, ди Айдар. 

Ул Ләмбрә районының Аксюн авылыннан. Бала вакытында Айдар авыр сынауга дучар була. 13 яшендә гайморит белән авырып китеп, ике тапкыр операция кичерергә туры килә. Әмма алар уңышсыз булып чыга һәм гәүдәсенең уң ягы хәрәкәтләнми башлый. Озак вакыт урын өстендә ятканнан соң, таяк белән йөрүгә кала. 

Үтәр әле, вакытлыча гына дип, балалыгы белән үзенең хәле җитди булуын аңламый ул. Әмма аның да яшьтәшләре кебек велосипедта җилдерәсе килә. Башка беркем дә түгел, үзенә үзе генә ярдәм итә алуына төшенеп, күнекмәләр ясый, тренажерларда шөгыльләнә башлый. Иң зур теләге – машина йөртү хыялы да тынгылык бирми. Шуның хакына тагын да үҗәтләнеп шөгыльләнә. Бу вакытка инде егет булып җитешеп, кызларга да күзе төшкәли. Әмма кызлар белән танышып карау омтылышлары уңышсыз булып чыга. Булачак хатыны Эльвира белән исә очраклы гына күрешә. Айдар аның дусты белән очрашырга тиеш була. Дус кызы үзе белән Эльвираны да чакырган булып чыга. Шунда Айдарның күзе Эльвирага төшә дә инде. Шул көннән бирле алар бергә. Берничә ай күрешкәннән соң, никах укыталар. Бүген ике бала тәрбиялиләр - кызлары Азалиягә 15, уллары Имранга 5 яшь. Эльвира мәктәптә башлангыч сыйныфларны укыта. Айдар үзе дә мәктәптә хуҗалык мөдире булып эшләп алган. Элемтә хезмәтләрен күрсәтүче бер компаниядә оператор да була. 2010 елда үзен эшмәкәр булып сынап карый – балалар уенчыклары сата. Хәзер банк эше һөнәрен үзләштерә. Югары уку йортында уку теләге дә зур.

-    Янәшәмдә гел әти-әнием, дусларым һәм гаиләм булганга, тормышымда зур авырлыклар күрдем дип әйтә алмыйм. Алар һәрчак терәк булдылар, - ди Айдар. 
Дусты Радик Аксянов белән сабын кайнату эшен 2022 елда башлап җибәрәләр. Эш башлау уе  - бер нәрсә, аны эшләп тә чыгарга кирәк бит әле. 

-    Дөресен генә әйткәндә, ничек эшләнгәнен дә белмичә башладык бу эшне. Интернетта төгәл технологиясе юк. Яңа җиһазны эшләтә башлаганда, сабынны бер унбиш-егерме тапкыр кайнатып караганбыздыр, үч иткәндәй, килеп чыкмый да чыкмый. Шактый чималны әрәм итәргә туры килде. Эзләнә торгач, Мәскәүдән Шамил дигән кеше белән элемтәгә кереп, аннан киңәшләр сорадык. Казахстандагы, Саратовтагы егетләр белән таныштык. Алар да ярдәм итте, - дип сөйли әңгәмәдәшем. 

Бүген алар өч төрле сабын ясый: кер сабыны, битнеке һәм мунчаныкы. Киләчәктә балалар өчен дә эшләргә уйлыйлар. Кырынганда кулланыла торган күбек ясау идеясе дә юк түгел.  

Сабыннарының хәләл сертификаты бар. Ислам канунары буенча чалынган терлек маен гына кулланалар. Аны күрше Белозерье авылыннан алалар. Терлек маеннан тыш, төрле үсемлек майлары файдаланыла. Буягычлар салынмый, бит сабынына фәкать хуш ис бирә торган махсус компонент кына кушыла. 
Айдар белән Радик башта ук сан артыннан кумыйча, сыйфатка эшләргә дип сөйләшеп куйганнар. 

-    Аз булса булсын, иң мөһиме - сыйфат. Клиентлар  безнең сабынны шуның өчен сайлый. Әмма сыйфатлы товар арзанга чыкмый. 200 граммлы мунча сабыны - 100 сум, кер сабыны - 90 сум, 150 грамм бит сабыны 170 сум тора. Бәясенә күрә дә, экологик чиста продукт куллану модага керүне искә алганда да, сабыннарны күбесенчә яшьләр алыр дип уйлаган идек. Әмма өлкән яшьтәгеләр дә яратып куллана. Элеккеге сабыннар кебек яхшы күбекләнә, чистарта дип мактап әйткәч, күңелләр үсеп китә, - ди Айдар.      

Маркетинг, дизайн буенча Максим Емелин дигән яңа партнер килеп кушылгач, көннән-көн камилләшә баралар. Кул көче күп кергәнгә, хатыннары, балалары да булышалар. Сабыннарны кисәкләргә бүлү, төрү кулдан башкарыла. 

Сату белән проблемалар булуын да яшерми. Кибетләр белән сөйләшү авыр бара ди. Аларның арзанга аласылары килә, егетләр исә бәяне төшерә алмый, чөнки ул чыгымнарын капларга җитмәчәк. Әмма күңелсезләнеп утырмыйлар, ярминкә, күргәзмәләрдә катнашалар. Казан кибетләре белән эшлиләр. Дагестан, Чечня һәм Башкортстанда сатып карау ниятләре дә бар. Авырлыклар бар анысы, әмма аларны җиңеп була, мөмкин булмаган әйбер юк, ди Айдар. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading