Ир кешегә 70 төрле һөнәр дә аз диләр! Ә хатын-кыз ничә төрле һөнәргә ия була ала икән?
Мөгаен 70 кенә аз булыр. Язмам герое Гүзәл Нәбиуллинаның осталыкларын санап бетерерлек түгел... Сыр ясый, гөбәдия пешерә, гаиләсенә көн дә ипи сала, кәрҗин үрә, җәй көне бакчадан керми... хәер санап бетерерлек түгел – аның кебекләр турында халыкта алтын куллы диләр.
Гүзәл үзе Казан кызы. Әти-әнисе гомер буе заводта эшләгәннәр.
- Без гаиләдә өч бала. Мин икенче бала, бик тыйнак, оялчан булып үстем. Үз йортыбыз белән торганга кечкенәдән эшләп үстек. Каникуллар авылда әби-бабай янында үтте. Анда да эшсез тормадык. 4 сыйныфтан аш-су бүлмәсеннән чыкмадым. Пешерергә, якыннарымны яңа төрле ризык әзерләп шатландырырга ярата идем. Химия-технология университетын тәмамласам да, эш урыннарым ашарга пешерү, ризык әзерләү белән бәйле булды. Менә 6 елдан артык сыр эшләү белән мавыгам», – ди Гүзәл.
Сырларның нинди генә төрләрен ясамый ул. Песто Базирон, Качоковалло, моцарелла рулеты, ламбер, мозайка, шевр сыры, сулугуни... Исемнәрен санап та, атап та бетерерлек түгел. «Ничек әзерлисең? Каян өйрәндең?» дигәнгә, Гүзәлнең җавабы кыска: «Һәрвакыт укыйм, интернет да ярдәмгә килә».
- Сырлар әзерли башлаганчы, башта роллар белән кызыксынып алдым. Ара-тирә тортлар пешердем. Балаларга табигый, экологик яктан чиста, бернинди зыянлы әйберләр кушылмаган ризыклар әзерләү мине сыр эшләп карауга этәрде. Сөттән берничә сәгатьтән сыр килеп чыгу процессы үзенә гашыйк иттерде мине. Үзем әзерләгән сырны бер авыз иткәч, гаиләдәгеләр дә кыстады. Менә шулай үзеннән-үзе бу эшкә кереп чумдым, - ди Гүзәл.
Сыр әзерлим диюе генә ансат. Бер төр сырны әзерләргә генә дә биш-алты сәгать вакыт китә икән.
Дөрес, беренче тапкырдан ук, оста сыр ясаучы булмый Гүзәл.
- Сөте дә ташый, оеп та китә... төрле чаклар булды инде. Әмма теләк зур булганда, куллар остара, тәҗрибәң дә арта. Күз курка, кул эшли дип белми әйтмәгәннәр шул борынгылар. Миннән булмас бу дип, ярты юлдан ташламаганлыгыма, үземнең үҗәтлегемә үзем сокланам кайчак, – ди Гүзәл.
Ни дисәң дә, кайчандыр хобби гына булган шөгыль хәзер аның керем алу юлы. Чөнки өйдә ясалган сырларга ихтыяҗ көннән-көн арта.
Тәҗрибә дигәннән, Гүзәл бу һөнәргә өйрәнергә теләүчеләрне укыта да икән.
- Әйе, өйрәнергә теләүчеләр бик күп. Кеше натураль ризыклар куллану ягында. Башта бик күп дәресләр бирдем. Тик хәзер сыр ясаудан арына алмыйм, дәресләргә вакыт калмый. Укыту миңа бик ошый. Үз тәҗрибәң белән уртаклашу, башкалар белән бүлешү – файдалы да, саваплы да эш. Киләчәктә укытырмынмы-юкмы, әлегә анысын әйтә алмыйм. Гаиләбез ишле, өч бала үстерәбез, үз йортыбыз белән торабыз. Сыр ясаудан тыш, көн дә гаиләбез өчен чүпрәсез ипи пешерәм, балаларга да баллы ризыкларны үзем әзерлим – кибеттән бик сирәк алабыз. Үзең әзерләгән үзеңнеке инде. Чагыштырырлык түгел, – ди күп бала әнисе.
Үз хуҗалыгың булгач йорт-тирәсендә эш һәрвакыт җитәрлек. Җәй айларында бигрәк тә – Нәбиуллиннар бакчасы шау чәчәккә күмелә. Гүзәл розалар үрчетергә ярата. Бакчадагы үрелгән кәрзиннәр дә Гүзәлнең иҗат җимеше.
- Кәрҗин үрү дә ошый миңа. Ничектер тынычландырып җибәрә. Бер башлагач тизрәк үреп бетереп, нәтиҗәсен күрәсе килә. Күңелне ял иттерәсе килгән чакларымда кәрзиннәр үреп алам, – дип яңа осталыгын да ачты Гүзәл.
- Бакчабызга алмагач, грушаның төрле сортларын утырттык, ел да виноград уңышы сөендерә. Балалар да бакчада эшләп, хезмәтнең тәмен, ямен күреп, тоеп үсәләр, – дип сүзгә кушыла гаилә башлыгы Альберт.
Хыялсыз кеше яшәми – хыялы да шушы яраткан шөгылен тагын да җәелдерү, киңәйтү аның. Тырышлыгы, максатчанлыгы шушы теләкләрен чынга ашыруда ярдәм итсен! Ә гаиләсе аны илһамландырып торсын иде.
Руфия МӨХЕТДИНОВА
Комментарийлар