Социаль челтәрләр заманында танылган кешеләргә яшәргә бигрәк кыен инде. Бер әйберне дә яшереп булмый.
Дөресрәге, яшереп тә тормыйлар, киресенчә, шуннан мәзәк, хайп ясап табыш алалар. Бәлки, шуңа да, өлкән буынга яшьләр бөтенләй әллә нәрсәләр кыланган кебек тоеладыр. Гәрчә, без һәм сез белгән бөек иҗатчыларның да кайберләренең тормышыннан сериал, фильмнар төшереп булган.
Иҗат һәм шәхси тормыш — ике төрле яссылык
Мәктәптә укыганда рус әдәбияты белән бик кызыксына идем. БДИны да шул фәннән тапшыргач, рус классикасыннан укылмаган китап калмагандыр, мөгаен. Әсәрләрнең гениальлегендә, иҗатчыларның сәләтендә шик юк. Ә менә шәхси тормышлары үтә мавыктыргыч булган икән. Алдан ук искәртим әле: бу тарихлар бары мисал өчен генә кулланыла, шәхесләргә бәя биреп булмый, чөнки чынбарлыкта нәрсә булганын бары алар үзләре генә белә.

Иван Бунин: бәхетсезлек — иҗат чыганагымы?
Иван Бунин иҗат өчен төп ягулык — бәхетсезлек булуына ышанган. Икенче хатыны Вера Муромцева белән очрашканнан соң, гаилә корганчы ук Бунин: «Шагыйрь бәхетле булырга тиеш түгел, ялгыз яшәргә тиеш, аңа никадәр яхшырак булса, язу өчен шулкадәр начаррак. Син никадәр яхшырак булсаң, шулкадәр начаррак...» — дигән. Бу сүзләрне Вера шаяру итеп кабул иткән. Әмма әдип шаяртмаган. Бунин хыянәт итүен хатыныннан яшермәгән. Ә яшь язучы Галина Кузнецовага гашыйк булгач, гаиләдә, гомумән, өч кеше була.
Хәтта Нобель премиясен алырга да алар өчәү бергә бара. Элегрәк Вера иренең читтә үзеннән 30 яшькә яшьрәк кыз белән чуалуын «акылдан язу» дип бәяләсә, соңыннан көндәлегендә: «Мин кинәт аңладым. Янга (Франциядә Бунинга шулай эндәшкәннәр) теләгән кешесен яратырга комачауларга хакым юк, чөнки мәхәббәтенең чыганагы да Аллаһтан. Галинаны яратсын... тик бу мәхәббәттән күңеле ләззәтләнсен...», — дип язган. Ни өчен Бунин алай эшләгән дә, ни өчен Вера барысына күз йомган. Бер Аллаһ белә, үзләре әйтмешли. Әмма моны үрнәк гаилә тормышы дип атау кыен.

Некрасов һәм әдәбияттагы акча мөнәсәбәтләре
«Кому на Руси жить хорошо?» әсәрен язган Некрасов, бу сорауга җавапны тәгаен үзе генә белгән ахры. Әдәбиятка ул нәшер буларак килгән. Хезмәттәшләре аны «сәүдәгәр», «барышник» (алып сатар) дип атаганнар. Некрасов Тургеневтан «Записки охотника» язмаларын 1 мең сумга алып, 2 мең 500 сумга саткан. 150% табыш алуын Тургенев кичерә алмаган. Некрасовның эшмәкәрлеге турында сүзләр шул дәрәҗәгә җиткән ки, халык алдында "торгаш«ны әдәби даирәләргә керткән, шагыйрь буларак тормышка юллама биргән авыру Белинскийны талауда гаепләгәннәр.
Некрасов авторларга гонарар өчен түләмәү өчен үтә үзенчәлекле ысул уйлап тапкан. Аның үтенече буенча танылган критик, бәхәссез авторитет Белинский, мохтаҗлыктан котылсын өчен, атаклы язучылардан бичара егеткә (Некрасовка) повесть, хикәя, шигырьләр бүләк итүләрен сораган. Некрасов Тургенев, Достоевский, Герцен, башка сәләтле язучылар катнашында берничә альманах чыгара. Һәм яхшы гына акча эшли. Әмма Белинский үзенең матди хәлен яхшырту өчен «Левиафан» альманахын чыгарырга карар кылгач, Некрасов яшерен рәвештә үзенең остазы сайлап алган әсәрләргә авторлык хокукларын сатып алган. Һәм үз журналында бастырып чыгарган.

Иҗатчының шәхси тормышы аның әсәрләренә тәэсир итәргә тиешме?
Бу бит әле бары ике генә мисал. Шулай да биография шәхесләргә тарих битләрендә классик исемен йөртүгә комачауламаган. Димәк, кешенең тормышы һәм иҗат икесе ике ясылыкта яшәгән. Әле ярый элек интернет булмаган. Юкса даһилар дәрәҗәсенә күтәрелгән иҗатчыларның яртысын исемлектән төшереп калдырасы булыр иде. Әле дә баягы алтын уртаклык эзләүгә кайтып калабыз. Нинди генә шәп әсәрләр иҗат ителсә дә, иҗатчының эчке дөньясы, үз-үзен тотышы да мөһим. Безнең тамашачы артистларны нинди генә әйбер эшләсә дә, кичерә ала кебек. Бәхәсләр туа, кешеләр талаша, бар халык рәхәтләнеп бу хәлләрне «чәйнәп» ата да оныта. Һәр иҗатчы үз эшен алып бара. Әле кайвакыт бу бәхәсләр файда да китерә. Язылучылар саны, рекламалар арта.
Тавыш-гауга — популярлык һәм табыш чыганагы
Кыскасы, бәхәс — акча, табышка әйләнә. Әмма мондый кагыйдә барлык мәдәниятләргә дә кагылмый.
Көньяк Кореяда, мәсәлән, артистлар кем беләндер очраша башлавы өчен дә, мәктәптә укыган вакытта хаталары өчен, үзләре турында таралган имеш-мимешләр өчен дә гафу үтенә. Дөресме, юкмы гафу үтенәләр. Ә инде имеш-мимешләр расланса, гомумән, сәхнә белән хушлаша да алалар. Чагыштырып карасаң, безнең иҗатчылар оҗмахта яши инде. Хурлаучысы булса да, яклаучысы табыла. Шуңа бәхет нәрсәдә дисәгез, белмәүдәдер, мөгаен.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар