16+

Татар казын бренд дәрәҗәсенә күтәрергә ниятлиләр

Кайчак гап-гади булып тоелган нәрсәләр, тулы бер халыкчан хәрәкәткә әверелә.

Татар казын бренд дәрәҗәсенә күтәрергә ниятлиләр

Кайчак гап-гади булып тоелган нәрсәләр, тулы бер халыкчан хәрәкәткә әверелә.

Еш кына каз өмәсе диләр дә, музыкаль театральләштерелгән композицияләр турында гына сүз алып баралар. Каз үрчетү һәм каз өмәсен аерым бер һөнәрчелек, татарның бренды буларак күрсәтә белү кирәк, дип саный Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре.

- Милләткә кагылышлы вак мәсьәләләр юк. Кайчак гап-гади булып тоелган нәрсәләр, тулы бер халыкчан хәрәкәткә әверелә. Әйтик, татар атлары брендын булдыру белән беррәттән, без андый токымны булдырдык. Ул аерым сертификация белән эшләнде, методик әсбапларын төзеп, аерым генетикасын өйрәнеп, татар аты дигән бренд барлыкка килде. Татар мамык шәле... Еш кына мамык шәлне йә Оренбург белән, йә башка өлкәләр белән бәйлиләр. Әйе, Оренбургта шәлбәйләү үсеш алган , әмма ул бит безнең татар гаиләсе – Әпсәләмовлар гаиләсе тарафыннан булдырылган бренд. Татар балы, башка бренд дәрәҗәсенә күтәрә алырдай әйберләребез бар. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында без каз өмәсенә дә алындык, - ди Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.  

Шул юнәлештә беренче адымнар ясала да башлады. 24-25 ноябрь көннәрендә Мөслим районы җирлегендә бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале үтәчәк. Аның урыны очраклы сайланмаган, чөнки ил күләмендә, республикабызда дан тоткан заманча каз үрчетү оешмалары бу якның бренды булып тора. Биредә 5 миллионга якын кош-корт асрыйлар.

 “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова сүзләренчә, каз безнең халыкта илаһи кош булып алынуын билгеләп үтте. Чөнки каз ашамлык та булган, аның мамыгыннан мендәр-ястыклар ясалган, каз белән бәйле бик күп йолалар барлыкка килгән. Әйтик, туйларга пар каз алып бару, яңа өйгә күчүчеләргә пар мендәр бүләк итү, мендәрне килен бирнәсе итеп алып бару, мамык мендәрне киленнең аяк астына салып каршылау һәм башкалар. Шуңа күрә татар казын бренд дәрәҗәсенә күтәрүнең бик тә әһәмиятле булуын ассызыклады ул.

Конгрессның Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев исә, каз өмәсенең татар авылын саклаудагы ролен дә билгеләп китте.

- Татар авылларын сакларга кирәк дип лаф өрәбез. Миңа калса, татар авылларын саклау юлының берсе Сабантуй гына түгел, каз өмәсе дә, - дип билгеләде ул.

Шулай ук Фәрит Уразаев киләчәккә булган зур планнарны да яңгыратты. Тиздән каз асраучылар ассоциациясе төзеләчәген, татар казы дигән яңа токым формалаштырылачагын һәм Казан янында бу темага багышланган туркластер булдырылачагын хәбәр итте ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading