16+

Татар теле укытучысы Рәмзия Муллахмәтова: "45 ел укыту дәверендә эшемә моның хәтле хурлыклы хәлдә килгәнем булмады"

Мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсенә карата белгечләр, укытучылар фикерләре 

Мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсенә карата белгечләр, укытучылар фикерләре 

Разил Вәлиев, Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе:
– Телләр мәсьәләсе башка милләтләрне дә борчый. Махачкалада милли мәгариф һәм телләр язмышына багышланган бөтенроссия киңәшмәсендә катнаштым. Пленар утырышта телләр турында чыгыш ясау өчен миңа гына сүзне бирделәр. Минем чыгышны бик кызыксынып тыңладылар. Тәнәфестә милли республикалар вәкилләре аерым килеп сөйләште. Без Татарстанга гына карап торабыз, сез – көчле республика, бу мәсьәләдә һәрчак алда барасыз, диләр. Мин дә, безгә генә карап тормасагыз иде, бергәләп эшләсәк, бергәләп сорасак һәм таләп итсәк кенә максатыбызга ирешәбез, дидем. Алар исә үзләренең парламентларында бу хакта сөйләшергә җыенабыз диделәр. Мине шул аптырашта калдырды: утырышта бөтен милли республика вәкилләре бар иде, ә менә Башкортстаннан юк иде. Бәлки, анда бу проблема хәл ителгәндер инде. 
Дәүләт Советында телләр турындагы сөйләшүне башка утырышка калдырдык, чөнки федераль үзәк белән сөйләшүләр алып барасы була. Әле мәктәпләрдә прокуратура тикшерүләре тәмамланмаган, Россия мәгариф министрлыгы белән дә сөйләшүләр бара. Сөйләшүләр төрле дәрәҗәдә барачак. Министрлык дәрәҗәсендә дә, хөкүмәт дәрәҗәсендә дә, югарырак та. Без үзебезнең комитетта да бу турыда һичшиксез сөйләшәчәкбез, тәкъдимнәребезне бирәчәкбез. Киләсе утырыш бер айдан булыр дип көтелә.


Рәмзия Муллахмәтова, 137нче мәктәпнең югары категорияле татар теле укытучысы:
– Мәктәптә ата-аналар җыелышы булды. Бүген инде без, татар теле укытучылары, мәктәпкә укытучы сыйфатында кермәдек. Шундый хис иде күңелебездә. 45 ел укыту дәверендә эшемә моның хәтле хурлыклы хәлдә килгәнем булмады. Шулхәтле авыр, күңелсез. Ни өчен дәүләт укытуның төгәл, дөрес программасын алдан ук төземәде? Нишләп аны мәктәп укытучылары түгел, университет мөгаллимнәре төзегән? Кайсыдыр мәктәптә татар теле – алты сәгать, кайсындадыр – өч сәгать. Моңа укытучы гаеплеме? Юк. Рус балаларына сөйләм телле татар теле кирәк дип кайчаннан бирле әйтәбез. Нишләп ишетмәделәр? Укытучылар нинди дәреслек бирәләр, нинди методика белән укытырга кушалар – шуны үтиләр. Тагын бер борчыган мәсьәлә – IX сыйныфта укучы рус баласына татар теленнән тест үтәтү. Нишләп аны мәктәп эчендә генә эшләмәскә? РОНОдан килеп тикшерү дә җитә, минемчә. Балаларда бит ул борчу тудыра. Укучылар түбән билге алудан курка. 
Безнең республикабыз бик бай, халыклар дуслыгы белән данлыклы. Шушы тел тирәсендәге вазгыять белән бөтен дөньяга танылабыз бит. Милләтләр арасында каршылык чыкмасын дип тә борчылам мин. 

Искәндәр Гыйләҗев, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы:

– Телебез тирәсендәге вазгыять бер көн эчендә генә барлыкка килмәде. Аның нигезе 15-20 ел элек үк барлыкка килде. Телне укыту мәсьәләсендә күп нәрсәләргә игътибар җитмәде, бәлки игътибар бөтенләй дә булмагандыр. Безгә җитдилек, киңрәк караш, фәнни нигез җитмәде. Күбрәк эмоция булды. Халыклар ассамблеясе тәкъдиме белән кабул ителгән резолюцияне мин, нигездә, хуплыйм. Бу үзенә күрә компромисс. Рус ата-аналарының да ризасызлыгын аңларга кирәк. Аларга «чи продукт» тәкъдим ителде. Әгәр дә без акыллы эш иткән булсак, руслар үзләре теләп өйрәнерләр иде телебезне. Татар теле дәресләренә теләп барырлар иде. 15 ел элек зурдан кубып, телне укытуның бөтен нечкәлекләрен өйрәнеп, нәрсә телибез, кая барабыз – барысын да алдан күзаллаган булсак, бу проблема килеп тә чыкмаган булыр иде. Ассамблея резолюциясен дөрес һәм хаклы дип саныйм.

Фәндәс Сафиуллин, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче:

– Татарстан Халыклар дуслыгы йортында республика Халыклар ассамблеясе тәкъдиме белән кабул ителгән резолюция бик тыйнак язылган. Халыклар ассамблеясе бу проблеманы күптән белә бит. Ассамблеягә кергән халыкларның вәкилләренә дә кагыла ул проблема. Алар беренче көннән үк тавыш куптарырга тиеш иде. 
Безгә чигенергә кирәкми. Бу проблема Путин әмереннән, прокуратура тикшерүеннән башланмады. Ул соңгы этабы. Башы аның 2002 елга барып тоташа. Татар халкының үз ана теленә хуҗа булу хокукын тартып алдылар, алфавитны сайлауны тыйдылар. Без аны эндәшмичә үткәреп җибәрдек, шул рәвешле латиннан чигендек. Хәзер шуның нәтиҗәсен татыйбыз. Үзебез китереп җиткердек без моны. Моны да танырга кирәк. 2007 елда аның дәвамы булды. Россиянең мәгариф системасы стандартларыннан милли компонентны алып ташладылар. Анысында да эндәшми калдык. Бердәм дәүләт имтиханын туган телдә бирү хокукы булмауга да каршы төшмәдек. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading