16+

Бер мизгел эчендә 150ләп смс килде! “Вам одобрено фәлән сумма кредит”

“Булмас димә, дөнья бу”, - дигән заманда яшибез.

Бер мизгел эчендә 150ләп смс килде! “Вам одобрено фәлән сумма кредит”

“Булмас димә, дөнья бу”, - дигән заманда яшибез.

Телефон белән бәйле алдаулар турында көн дә ишетеп торсак та, иманым камил, һәрберебез “бу хәл минем белән булмаячак ла” дип уйлый. Менә мин дә уйламаган җирдән мошенниклар корбаны була яздым бит әле.

Узган җомгада баш редакторны туган көне белән котларга дип “Татмедиа”га кердем. Көндезге сәгать икеләр иде. Кызлар белән сөйләшеп торганда, телефонга “вам одобрено фәлән сумма кредит” дигән эчтәлектәге смслар килә башлады. Бер мизгел эчендә 150ләп смс килде! Телефоным шартлый дип торам. WhatsApp кушымтасын ачкан идем, мине бөтен төркемнәрдән чыгарганнар. Шул ук мәлдә кызларның WhatsApp кушымтасына минем исемнән смс килде. Анда болай дип язганнар: “Чулпан, хәерле көн. Мне неудобно просить, но может получится занять 20 000 руб. на пару часов на карту”. Димәк, мошенниклар минем WhatsApp кушымтасын “ваткан”!

Бу смсны телефондагы барлык контактларга да җибәргәннәр булса кирәк, миңа бер-бер артлы шалтыратулар килә башлады. Әмма һәрберсенә җавап бирергә вакыт юк, явыз мошенникларны тизрәк туктатырга кирәк! Кызлар киңәше белән WhatsApp аккаунтыннан чыктым да, яңадан кереп пин-код куйдым. Шуннан соң гына аккаунтым үземә “кайтты”. 

Ул көнне шундый зур стресс кичердем. Хәтта тынычландыра торган дарулар эчәргә туры килде. Беренчедән, башкалар алдында “акча сораганым өчен” үземне уңайсыз тойдым. Беләм, монда минем гаеп юк, ләкин күңелдә бик авыр тойгы калды. Танышларым арасында нинди генә шәхесләр юк. Кемдер мошенниклар белән аралашырга өлгергән. “Акчаны кая күчерим?” дип язучылар да булган. Берсе: “Әле генә йортка кирәк-яраклар алып кайттым, ник алданрак язмадың”, - дип җавап биргән. Мошенниклар да ахмак түгел, “хәерле көн” дип татарча язган бит! Ышанмый кая барасың...

Икенчедән, кредит, займ сыман бурычка акча бирүче төрле вак-төяк оешмалардан күпләп смс килүгә эч пошты. Әгәр минем исемнән кредит алып өлгерсәләр? Нишләргә? “Одобренный” кредитлы смслар икенче көнне дә килүен дәвам иткәч, “Болгар радиосы”нда эшләүче дустым Дилбәр Фәизгә шалтыраттым. Аның да WhatsApp кушымтасын мошенниклар ваткан иде. Дилбәр исеменнән 50 мең сум акча сорап тулысынча татар тексты килгән иде миңа. Ышандым, картамда акча булган булса, һичшиксез җибәрә идем... Дилбәр полиция бүлегенә гариза язган, миңа да шулай эшләргә кушты. Дүшәмбе көнне иртүк полициягә барып гариза яздым.

“Сезнең исемгә кредит алганнармы, юкмы икәнен белү өчен кредит тарихын соратып алыгыз. Анда барысы да күренәчәк. Әгәр кредит алган булсалар, яңадан килеп гариза язарсыз”, - диде полиция хезмәткәре. Тикшердем, Аллаһка шөкер, кредит алып өлгермәгәннәр. 

Әле кичә алдауның яңа төре турында укыдым. Мошенниклар телефоннан шалтыратып, бушлай флюорография узарга тәкъдим итә һәм язылу өчен телефонга смс белән код юллый. Чынлыкта, бу код - счеттан акча салдыру юлы. Нәрсә генә уйлап чыгармыйлар, адәм актыклары! Беркемгә ышанмагыз, сак булыгыз!

Фото: freepik.com


 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading