Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.
Скопировать ссылку
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.
Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле ватандашлар!
Сезне Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!
Россия дәүләтенең күпгасырлык тарихы – халкыбызның гаять зур рухи куәткә ия булуын тагын бер кат раслый торган ачык дәлил. Дүрт йөз ел элек туган җирне азат итү, эчке фетнәне сүндерү өчен күтәрелгән көрәштә барлык катлау һәм барлык халык вәкилләре бергәләшеп катнашты. Аннан соңгы гасырларда да илбасарлар нык ихтыярыбызны, үз-үзебезгә ышанычыбызны, ирек тормышка, хаклыкка, бердәмлеккә омтылышыбызны какшата алмады. Илгә моңарчы күрелмәгәнчә көчле басым ясалган хәзерге чорда Ватанның батыр уллары, алар арасында татарстанлылар да бик күп, Россиянең бәйсезлеген, иминлеген саклый. Алга таба да бу шулай булачак.
Комментарийлар