Бер гаиләдә төрле гореф-гадәтләр яши ала, әмма һәр йөрәктә уртак хис, ул да булса, туган җиргә мәхәббәт.
Татарстанның көньягында, Идел елгасының киңлекләренә сокланган матур җирлекләрнең берсе ул Тәтеш районы. Борынгы тарихы, матур табигате, кунакчыл кешеләре белән дан тоткан бу төбәкнең тагын бер зур байлыгы бар, ул төрле милләт вәкилләренең гасырлар дәвамында бер-берсен хөрмәт итеп, дус һәм тату яшәве.
Тәтеш җирендә татарлар, руслар, чуашлар, мордвалар һәм башка халыклар үзләренең телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап гомер итә. Биредә һәр авылның үз тарихы, һәр гаиләнең үз язмышы бар. Шулар арасында бер гаиләнең тормыш юлы аеруча игътибарга лаек. Чөнки анда бер кешенең үз тамырларын эзләп табуы да, икенче бер халыкның мәдәниятен күңеленә якын итүе дә, төрле милләт кешеләренең бер гаилә булып яши алуы да чагылыш таба. Болар Тәтеш районының матур Өрем авылында яшәүче Карягиннар гаиләсе.
Үз тамырларын эзләгән Анжелика
Анжелика Юрьевна Карягина бүген Тәтеш крае тарихы музеенда методист булып эшли. Аның хезмәте туган як тарихын, халыкларның мәдәни мирасын саклау белән бәйле. Белеме буенча ул музыка хезмәткәре. Музыка, җыр, халык иҗаты аның тормышында балачактан ук аерым урын алып килгән.
Әмма Анжеликаның үз тамырларына алып килгән юл гади генә булмаган. Ул Юрий һәм Ирина Морозовлар гаиләсендә туып үскән. Балачак елларын искә алганда, ул иң элек гаиләдәге җылылыкны, кешеләр арасындагы якынлыкны хәтерли.
– Безнең гаилә һәрвакыт бик тату булды. Туганнар, күршеләр белән аралашып яшәдек. Бәйрәмнәрне зур компанияләр белән билгеләп үтә идек. Җәй көннәрендә бер-беребезгә ярдәм итеп эшләдек, ә кышкы кичләрдә туганнарыбыз өчен балалар концертлары оештырдык: җырладык, шигырьләр укыдык, биедек, — дип искә ала ул.
Шушы мохиттә үскән кызның күңелендә кешеләргә мәхәббәт, сәнгатькә тартылу, гаилә кадерен белү хисләре формалашкан.
Соңрак Анжелика Тәтеш педагогия училищесын тәмамлаган һәм мордва халкы яшәгән Өрем авылындагы балалар приютына эшкә килгән. Нәкъ менә шушы авылда ул үзенең булачак тормыш иптәше Валерий белән танышкан. Бу очрашу хәлиткеч булуын кем белгән бит.
Анжелика ире аша мордва халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән якыннан таныша башлаган. Һәм бер көнне ул үз гаиләсе тарихында моңа кадәр билгеле булмаган серне ачкан.
– Мин үземне рус гаиләсендә туып үстем дип уйлый идем. Ләкин мордва халкы турында күбрәк белә башлагач, әтиемнең яртылаш мордва икәнен ачыкладым, — ди ул. Әлеге ачыш аңа үзенең кем икәнен тагын да тирәнрәк аңларга ярдәм иткән.
Бүген инде 19 ел дәвамында Анжелика мордва гаиләсендә яши. Ул бу халыкның тормыш рәвешен, традицияләрен, җырларын күңеленә якын иткән.
– Милләтемне сорасалар, мин горурланып: “Мин — мордовка”, — дип җавап бирәм. Чөнки бу халыкның гореф-гадәтләре, күңел байлыгы, бәйрәмнәре миңа бик ошый, — ди ул.
«Умарина» мордва халык ансамбле Җырларда сакланган халык хәтере
Анжелика өчен җыр күңелендәге хисләрне белдерүче тел генә түгел, ул кешеләрне берләштерүче көч тә. Ул «Умарина» мордва халык ансамбле җитәкчесе. Коллектив составында алар төрле чараларда, республика сәхнәләрендә чыгыш ясыйлар, кунакларны каршы алалар, мордва халкының мәдәниятен таныталар.
Аларның чыгышлары аша кунаклар мордва халкының тарихы, милли ризыклары, йолалары белән таныша. Алар борынгы Тәтеш шәһәре, туган районның истәлекле урыннары турында сөйлиләр. Анжелика өчен бу – ата-бабалардан калган мирасны киләчәк буыннарга җиткерү.
– Мордва халкы бик күңелле, ачык йөзле халык. Безнең бәйрәмнәр һәрвакыт зур компанияләр белән үтә. Ата-бабаларыбызны хөрмәт итәбез, аларның гореф-гадәтләрен сакларга тырышабыз, — ди ул.
Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләре арасында дуслыкны ул көндәлек тормышның табигый бер өлеше дип саный.
– Ышаныч белән әйтә алам: Татарстанда төрле милләт кешеләре тату яши. Без төрле халыклар белән бер сәхнәдә чыгыш ясыйбыз. Бер-беребезне рәнҗеткән, кимсеткән очракларны күргәнем юк. Киресенчә, һәр очрашу — яхшылык һәм хөрмәт белән сугарылган, — ди Анжелика.
Җиргә мәхәббәт гаиләдән башлана Бер гаиләдә берничә мәдәният
Карягиннар гаиләсендә төрле традицияләр бер-берсен тулыландырып яши. Өйдә алар рус телендә аралашалар. Әмма күп еллар мордва гаиләсендә яшәгән Анжелика бу телгә дә якынайган, җырларны аңлый, аралаша.
Гаиләдә иренең әнисе дә зур урын алып тора. 71 яшьлек әби яшь буынга гаилә кыйммәтләрен, өлкәннәргә хөрмәтне, халык традицияләрен саклауның мөһимлеген аңлата. Алар православие бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр: Пасха, Троица, Никола көннәре гаилә өчен кадерле. Мордва халкының «Валда шинясь» бәйрәме дә алар өчен аерым әһәмияткә ия. Бу бәйрәм төрле төбәкләрдә яшәүче мордваларны бергә җыя. Шул ук вакытта Карягиннар татар халкының бәйрәмнәрен дә хөрмәт итә.
- Сабантуй алар өчен аеруча якын. Алар бу бәйрәмдә рәхәтләнеп катнашалар, җырлыйлар, бииләр, татар гаиләләренә кунакка йөриләр. Чөнки алар өчен һәр милләтнең бәйрәме — кешеләрне якынайта торган матур сәбәп.
Анжелика Карягина Балаларга тапшырылган рухи мирас
Карягиннар гаиләсендә балалар тәрбиясе аерым урын алып тора. Анжелика белән Валерий балаларына иң элек кешелеклелек сыйфатларын өйрәтергә тырыша: өлкәннәрне хөрмәт итү, башка халыкларга игътибарлы булу, үз тамырларыңны онытмау. Балалар үз нәсел тарихын белсен өчен, алар гаилә шәҗәрәсен төзегәннәр. Җиде буынга кадәр бабалары турында мәгълүмат туплаганнар.
- – Үз тарихын белгән кеше башка халыклар тарихын да хөрмәт итә, — дип саный Анжелика.
Гаиләдә ике бала үсә. Кызлары Анастасия әнисе кебек үк музыка белән кызыксына. Ул матур җырлый, төрле чараларда катнаша, «Йолдызлык» конкурсында чыгыш ясый, Ульяновск педагогика университеты студенты.
Уллары Александр да әти-әнисе юлыннан бара, мәктәптә укый, әтисенә хуҗалык эшләрендә ярдәм итә, шул ук вакытта музыка белән шөгыльләнә һәм «Йолдызлык» конкурсында катнаша.
Кызларының чыгарылыш кичәсендә Туган җир йөрәккә якын урын
Карягиннар беркайчан да башка җиргә күченү турында уйламаган. Чөнки Өрем авылы алар өчен яшәү урыны гына түгел, ул аларның тамыры, күңел тынычлыгы.
– Кеше өчен үз туган ягыннан да якынрак урын юк, — ди Анжелика.
Татарстанда матур урыннар күп. Әмма һәр кеше өчен үзенең туган ягы аеруча кадерле. Карягиннар өчен ул Тәтеш районы, Идел ярлары, Өрем авылы. Биредә алар үзләрен кирәкле, бәхетле һәм тыныч хис итә.
Әгәр дә кем дә булса мордва халкының мәдәнияте белән танышырга теләсә, Карягиннар аны ачык күңел белән каршы алырга әзер. Алар җырлар, биюләр, милли ризыклар һәм матур йолалар белән кунаклар өчен онытылмаслык очрашу оештыра алырлар иде. Чөнки мәдәният кешеләр арасында яши, гаиләләрдә дәвам итә, буыннан-буынга күчә.
Җыр-моңга гашыйк гаилә Анжеликаның горурланып: “Татарстан — безнең уртак йортыбыз”, — дигән сүзләре тирән мәгънәгә ия. Аның өчен бу сүзләр төрле милләт вәкилләренең бер җирдә дус һәм тату яшәвен аңлата. Киләчәктә дә Татарстанны кешеләр китәргә теләмәгән, ә яшәүләре белән горурланган төбәк итеп күрәсе килә аның. Чөнки туган җиргә мәхәббәт — кешене берләштерә торган иң зур көч.
Карягиннар гаиләсе мисалы аша ачык күрәбез. Бер йортта төрле моңнар яңгырый ала. Бер гаиләдә төрле гореф-гадәтләр яши ала. Әмма һәр йөрәктә уртак хис булырга мөмкин, ул да булса, туган җиргә мәхәббәт.
Комментарийлар