16+

Татарстанның дөньяга танылган исем-аты, абруе бар

География картасына карасак, Татарстан территориясе чабып барган атка охшаган. Татар токымлы чыдам һәм көчле атыбызның фотосурәте диярсең.

Татарстанның дөньяга танылган исем-аты, абруе бар

География картасына карасак, Татарстан территориясе чабып барган атка охшаган. Татар токымлы чыдам һәм көчле атыбызның фотосурәте диярсең.

Ләкин, сүзебез турыдан-туры ат мисалында түгел, ә Татарстанның дөньяга таныла барган исем-аты, абруе турында.

“Казан Экспо”ның Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында, ТАССРга 100 ел тулуга рәсми старт биргәндә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: “ТАССР төзелүнең 100 еллыгы бөтен татар халкы һәм төбәк тарихында бик әһәмиятле чор. Эпохаль дата буларак. Бу үткәннәргә күз салып, киләчәккә бурычлар билгеләр өчен мөһим сәбәп”, – дигән иде.

Республика яралгысы
Татарстан Дәүләт архивы мәгълүматларына таянып, тарихка мөрәҗәгать итик. 1917 елдагы Октябрь социалистик революциясеннән соң бөтен Россия буенча илнең территориаль бүленешенә бәйле үзгәрешләр башлана. Финляндия белән Польшага үзбилгеләнү хокукы бирелә һәм алар аерылып чыга. Татарларга карата исә, милли-мәдәни автономия яки территориаль автономия оештыру проектлары уйланыла. Заманында милли-мәдни автономиядә калдырылмаганлыгыбыз – тәүге сөенеч. Ул очракта тәгаен территория, гомумән, билгеләнми каласы булган.

Казан, Уфа һәм Оренбург губерналарын, Пермь, Самара, Сембер, Нократ губерналарының татар халкы өстенлек иткән кайбер өяз һәм вулысларын кушып “Идел-Урал” штаты оештыру да хыялланыла. Тик әлеге проект большевикларда шик тудыра. Шунлыктан 1918 елның 28 февралендә “Идел-Урал” штаты рәсми рәвештә игълан ителмичә кала. 1918 елның 22 мартында “Известия” газетасында Милләтләр эшләре буенча халык комиссариатында әзерләнгән “Татар-Башкорт Совет Республикасы турындагы нигезләмә” бастырыла. “Идел-Урал” штатының игезәген хәтерләткән яңа проектка милләтләр эшләре буенча халык комиссары Сталин, секретарь Диманштейн, мөселман эшләре буенча комиссар Мулланур Вахитов, комиссариат әгъзалары Шәриф Манатов, Галимҗан Ибраһимов кул куя. Халык тарафыннан да хуплау тапкан бу проект та Аллаһның амин дигән сәгатенә туры килмәгән, күрәсең. Бер төркем башкорт сәясәтчеләре “башкортларның татарга кушылуы” идеясенә каршы чыга, җитмәсә, Урта Идел буенда гражданнар сугышы кискенләшә.

Әгәр бергә булсак...
Колчак гаскәрләре куылуга ук башкорт сәясәтчеләре “Автономияле Башкорт Совет Республикасы” (АБСР) игълан итеп тә өлгерә. “Татар-Башкорт Республикасы” оештырылган очракта, без Казахстан яки Үзбәкстан кебек союздаш республика хокукын алган булыр идек, бәлки. Берләшмичә калуыбыз, әлегә хәерлегәдер. Гасыр дәвамында Чехословакия, Югославия кебек бүленеп-талашып беткән булуыбыз да ихтимал иде. Ерактагы кояш яктырак, диләр бит. Татарстан белән Башкортстан кан кардәш, якын күрше булып гомер кичерәбез. Бер-беребезгә терәк һәм хезмәттәш булсак кына киләчәгебез зур безнең.

Татар автономиясе
1920 елның 27 маенда Автономияле Татар Социалистик Совет Республикасы (АТССР) оеша. Йортыбыз нигезенә “ат” салынган, дип мактана алабыз. Республика атамасы 1936 елның 5 декабрендә Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) дип үзгәртелә. 1920-1921 елларда Татар Үзәк Башкарма Комитеты (ТатЦИК) Президиумы рәисе Борхан Мансуров була. 1990 елның 30 августында ТАССР Югары Советы “Татарстанның дәүләт суверенлыгы турында” декларация кабул итте һәм республика атамасы “Татарстан Совет Социалистик Республикасы – Татарстан Республикасы”на үзгәртелде.

Россия составында – алга!

Татарстан үзен Россия Федерациясе составындагы Республика дип игълан итте. Социаль-икътисади яктан, Татарстан элекке союздаш республикаларның кайберләрен узып китте. Нефть-химия тармагы, машиналар, самолетлар, суднолар төзелеше үсештә. Казан метрополитены – үзе олы казаныш. Казанда 2013 елда үткәрелгән Универсиада, 2015 елгы Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты, 2019 елдагы Ворлдскиллс эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионаты, шулай ук футбол буенча дөнья чемпионатының кайбер матчлары... Казанда быелның августына БДБ илләренең беренче спорт Уенын үткәрү дә планлаштырыла. Болар барысы да Татарстанның абруен һәм халыкара дәрәҗәдә чаралар оештыру мөмкинлекләрен күрсәтә.

Республика җитәкчеләре әйткәнчә, Татарстанның иң олы байлыгы – халыклар дуслыгы. Пружинаны кысканнан соң, ул кискен ыргылыш ясый. Коронавирус киртәсен узгач, Татарстанның да “пружина” кебек ыргылып, яңа икъдисади алгарышка ирешәчәгенә шик юк. Атлы республика бит без.

Еллар һәм атамалар:
27 май 1920 ел – Автономияле Татар Социалистик Совет Республикасы (АТССР) оеша.
5 декабрь 1936 ел – Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) дип үзгәртелә.
30 август 1990 ел – ТАССР Югары Советы “Татарстанның дәүләт суверенлыгы турында” декларация кабул итте һәм республика атамасы “Татарстан Совет Социалистик Республикасы – Татарстан Республикасы”на үзгәртелде.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading