16+

Татарстанның ике театры "Тантана" премиясеннән баш тарткан!

2023 елның 27 мартында, Халыкара театр көнендә “Тантана” театр премияләрен тапшыру чарасы булачак. Быелгы тантананың үзенчәлеге шунда – ул Әлмәт шәһәрендә узачак.

Татарстанның ике театры "Тантана" премиясеннән баш тарткан!

2023 елның 27 мартында, Халыкара театр көнендә “Тантана” театр премияләрен тапшыру чарасы булачак. Быелгы тантананың үзенчәлеге шунда – ул Әлмәт шәһәрендә узачак.

“Тантана” премиясе – театр өлкәсендәге иң төп дәүләт бүләге. Аны Татарстандагы “Алтын битлек” дип әйтергә була. Әлеге премиянең географиясе ел саен киңәя бара. Шуны да әйтергә кирәк, премия дәүләт театрлары өчен генә түгел, һәвәскәр халык театрлары өчен дә үткәрелә. Аның төп үзенчәлеге, мөгаен, шулдыр”, - ди ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Аның сүзләренчә, җиңүчеләр 27 март көнне игълан ителәчәк. Җиңүчеләрне Экспертлар комиссиясе берничә көн алдан билгеләячәк. “Быел комиссиядә Россиянең театр әһелләре берлеге җитәкчесе урынбасары Дмитрий Мозговой да катнаша. Аның килүе, объектив бәя бирүе бик яхшы булыр дип уйлыйм. Премия тапшыру тантанасын Әлмәттә үткәрәчәкбез”, - диде ул. 

Быелгы “Тантана”да барлыгы 23 театр, 69 спектакль катнаша. Алар арасында күптән түгел сәхнәгә куелган “Кави – Сәрвәр” операсы да бар. Ә менә Качалов театры белән Яшел Үзәннең музыка театры әлеге чарада катнашудан баш тарткан. ТР Мәдәният министрлыгы моның сәбәбен белми, әмма бу хәлгә ачыклык кертергә вәгъдә бирде.

“Премия 17 номинациядә үткәрелә. Алар арасында “Иң яхшы хатын-кыз роле”, “Иң яхшы ир-ат роле”, “Музыка спектаклендәге иң яхшы роль”, “Намус һәм абруй”, “Сезондагы күренекле казанышлары өчен” һәм башкалар бар. Һәр номинациядә 100әр мең сум акчалата премия тапшырыла. Моннан тыш, тагын дүрт махсус премия булачак. “Тантана”ны безнең театрлар бик көтеп ала һәм актив катнаша. Әйтергә кирәк, башка төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстанда театрлар әйбәт яши. Моның югары ноктасы – “Тантана”. Бер республикада да андый премия юк”, - диде Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сәнгать белеме үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Елена Шевченко әйтүенчә, театрлар мөрәҗәгать иткән жанрлар, стильләр һәм әдәби материаллар төрлелеге куандыра. “Быел тәкъдим ителгән спектакльләр рус, татар, чит ил классикасына, Советлар Союзы әдәбиятына, заманча драматургиягә нигезләнгән. Ә инде жанрларга килгәндә, моноспектакль, драма, комедия, трагедия, мелодрама, аудиоспектакль һәм башкаларны очратырга мөмкин”, - ди Елена Шевченко. Ул яңа театрларның үсүенә, аларның яңа режиссерлар белән эшләүдән курыкмавына соклануын белдерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading