16+

Тау-таш арасында яшәүче Судакка сәяхәт: Казан-Кырым арасын якынайтып кайттык

Гаҗәеп табигате, шифалы диңгез суы белән җәлеп итте безне әлеге төбәк.

Тау-таш арасында яшәүче Судакка сәяхәт: Казан-Кырым арасын якынайтып кайттык

Гаҗәеп табигате, шифалы диңгез суы белән җәлеп итте безне әлеге төбәк.

Ни өчен Кырым?
Июнь башында гаиләсе белән Кырымның Судак шәһәренә машина белән сәяхәт иткән танышымның шунда төшкән фото, видеоларын күреп сокланган идем. Гаҗәеп табигате, шифалы диңгез суы белән җәлеп итте безне әлеге төбәк. Ике балабыз да аллергик, икесенә дә сихәткә ия булган һава кирәк. Шулай итеп, сәяхәттә кирәкле әйберләр һәм ризыклар, кыздырылган тавык ите һәм пешкән йомыркалар салынган сумка-суыткыч, яшелчә, җиләк-җимеш, су коену кирәк-яраклары (чөнки диңгез буена барабыз) тулган машинабыз көньякка таба юл тотты.
 

Юл газабы – 2150 чакрым
Судакка маршрутны төзегәндә навигатор берничә юл тәкъдим итә. 1 тәүлек тә 8 сәгать, 1 тәүлек 11 сәгать һәм 1 тәүлек тә 14 сәгать. Без, аңа ышанып, иң кыскасын сайлап алдык. Нык ялгашканыбызны соңрак кына аңладык.

Казаннан иртәнге 3тә чыгып киттек. Кайбыч аша үтүче түләүле юл җан рәхәте инде, аннан без җырлап диярлек үттек. Эх башкалары да шундый булсын иде дигән теләктә алга киттек, Чувашияне бөтенләй күрмәдек диярлек, аны түләүле юлдан уздык, өч авылны очраттык - барлык йортлар да бер төрле, биш тәрәзәле һәм түр бакчалы, әйтерсең лә Совет заманнарына кадәрге гадәт буенча төзелгән.

Түбән Новгород өлкәсен урман эчендәге тар юлдан кисеп үттек. Ара-тирә шифер түбәле авыл өйләре, түбәләрендә «ТОРГ» хәрефләре уелган кибетләр очрады.
Пензага төшке өчләр тирәсендә килеп җиттек. Шәһәр тирәсендә – тынлык һәм бушлык, кырлар, басулар, ә юл урынында кайчандыр асфальт түшәлгән, ә хәзер зур уемнар. Биредә урыны белән сәгатенә 30 чакрым тизлек белән барырга туры килде хәтта. (Алга таба китеп булса да әйтик, без Кырымга кузгалганнан соң, туганнарыбыз да навигаторга алданып бу төбәк аша узганнар, шофер кеше бик дуамал йөри торган, кыскасы, көпчәксез калган болар, ярый әле запаслары булган).  Әлеге участокны көч-хәл белән, догалар укый-укый чыктык та ялга туктадык. Мондый маҗарадан соң үзебезгә генә түгел, тимер атыбызга да ял кирәк иде.

М-5 трассасына чыккач, бераз җиңел сулап куйдык. Миллерово авылында төн кунып чыгу безнең гаиләгә 4 меңгә төште.
Ростов-Донга кадәр түләүле юлдан бардык. Әмма безнең түләүле юл янында якын да тормый ул: ямау өстенә ямау, адым саен тизлекне чикләү билгеләре, үткәрү пунктларында су буе чиратлар, яныңнан выжылдап узып китеп баручы фуралар...

Кырым күпере
Хәзер Кырым күперендә чын транспорт коллапсы хөкем сөрә. 65 меңгә якын язылучы булган «Кырым күпере» чатында бөкеләр турында мәгълүмат яңартылып тора. Без исә Тамань ягыннан ярты сәгать кына көттек, контроль-үткәреп җибәрү постында үтәли күзлек аша үткәрәләр: җиңел машиналарны кул белән тикшерәләр. Пассажирлар салоннан чыгарга тиеш, барлык шәхси әйберләр махсус сканер аша уза. Федераль куркынычсызлык хезмәте инструкциясе буенча хезмәткәрләр машиналарны көзгеләр ярдәмендә тикшерә.

Микроавтобуслар һәм габаритсыз йөкле машиналар рентген җиһазы аша уза, бу якынча 20 минут вакытны ала. Шуңа күрә мондый транспорт чаралары сәфәрен дәвам итү өчен озаграк көтәргә мәҗбүр. Йөк транспортына күпергә махсус пропусклар булганда гына чыгарга рөхсәт ителә.
Бөкеләр азрак булган сәгатьләр турында фаразлау авыр — вазгыять санаулы минутларда үзгәрергә мөмкин. Биредә сәгатьләр буе КППга чират тормас өчен, ял итүчеләр күбрәк куркынычрак юлны сайлый — Мариуполь аша.

Кырым күперенә чыгып иксез-чиксез диңгез белән хозурланып алга барабыз. Юлның авырлыгы да онытты. Балалар: “Бүген үк диңгезгә барачакбыз” дип хыяллары белән уртаклаша. Гәрчә, ике көн буе машинада утырып барып шактый талчыккан үзләре. Телефон да туйдырды, ятып та, утырып та карадылар, китап та, ашау да онытылды. Сәгать саен: «Килеп җитмәдекме әле?» дип сорау яудырулары да арыганлыклары турында сиздерә иде. Гөнаһ шомлыгына каршы, Судак дигән юл күрсәткеч билгесе дә юк, телефонда навигатор кая барырга белми аптырады. Кунакханә хуҗабикәсенә шалтырата алмадык, чөнки безнең мобиль элемтә операторлары биредә эшләми. Таныш булмаган җирдә югалып калдык, бара торгач, бәхетебезгә, бензин салу станциясен таптык, анда эшләүче хезмәткәрләр юлны аңлатып бирде һәм булачак яшәү урыныбызга юл тоттык. Олы юлдан шактый ерак урнашкан булып чыкты Судак, 60 чакрым бормалы юллар аша кергәнбездер. Шуны әйтим, Татарстан юлларын сагына-сагына шактый бардык.

Вакыт кичкә авышып килә иде, шуңа күрә юлдан соң, өсне алыштыргач һәм бераз капкалап алгач, диңгез буена ашыктык. Ә ул безне җылы, зөбәрҗәт төсендәге дулкыннары белән каршы алды. Турист ташкыны шулкадәр күп, хәтта кайбер кафелар тирәсендә су буе чират барлыкка килгән.

Без тукталган кунакханә хуҗасы – Кырым татары Сейран, аның белән татарча сөйләшеп алдык, әмма аңлашмадык. Аның сүзләренчә, Судак шәһәрендә 16 меңгә якын кеше, күбесе – кырым татарлары. Күбесе туристлар хакына көн күрә, аларның агымы май башында башлана да, сентябрьдә тәмамлана. Биредә пляжга якын, инфраструктура буенча кунак бүлмәләренең бәясе 3000 сумнан башлана, ә диңгезгә нык якын отельләрнең бәясе тәүлегенә 10 мең сумнан башлана. Уңайлык өчен кесәне шактый бушатырга туры килә. 

Шуны да әйтик, бу шәһәрдә без күнеккән кибет челтәрләре, ялт иткән фастфудлар да күренми, башны әйләндерерлек сәүдә үзәкләре дә юк.

Пляж
Яр буенда рәт-рәт кеби сәүдә нокталары урнашкан, биредә җаның ни тели, шул бар. Без бу яклар өчен хас булган барабулька балыгын авыз иттек. Әллә ни уш тәгәрәп егылырлык булмады ул. Комда пешерелгән каһвәгә күзем төште. Кечкенә чынаякның бәясе – 150 сум. Кофеманнар өчен тешләрлек бәя түгел үзе. Анысыннан да авыз иттек. 

Судакның күпчелек пляжлары вак ташлы, сай сулы һәм диңгез монда су коену сезоны дәвамында җылына.
Пляжда ял итүчеләр өчен бер-берсен куалый-куалый: “Кайнар кукуруз”, “Бозлы карбыз”, “Кырымча сулугуни”, “Җиләк-җимеш һәм шоколадлы самослар” дип кычкырып йөрүче ир-егетләр пәйда булды. Самослар турында бер сатучы такмаклар да чыгарган: "Самосларны оҗмахта ясыйлар, аларны мин генә сатам", "Җиләк һәм бананлы самослар – иң назлы ханымнар өчен", "Әгәр сырлы самосик ашасаң, бөтен дөнья белән идарә итәчәксең". Бу тәмнүшкәнең бәясе – 250 сум. Шәхсән үземә сырлы сулугуни ошады, аны пляждан ерак түгел урнашкан кафеда пешерәләр, әле табадан гына төшкән пирогның бәясе – 200сум. Балаларыма да ошады ул.

Шәһәрнең үзәк пляжында алма да төшәрлек урын юк. Шуңа без шезлонгларны арендага алдык, иртәдән кичкә кадәр бәясе – 900 сум, ә 4 сәгатькә алсаң – 450 сумга төшә. Сап алып диңгезгә чыгып йөзеп керүнең 3 сәгате 1000 сум, көймәдә экскурсияләр 2500 сум белән бәяләнә.
Әлбәттә, Судакның чын  горурлыгы – Меганом пляжы. Чиста сулы һәм вак, төрле төстәге вак ташлы аның пляжы. Туристлар өчен бөтен уңайлыклар да тудырылган, җылы душы, чиста бәдрәфе бар. Өстәрәк – «Биссус» дип аталган устрица фермасыннан китерелгән деликатес – мидия һәм устрицаларны татып карап була.

Бай тарихлы шәһәр
Шәһәр ике өлешкә бүленгән, тарихи ягы белән яңа микрорайонны Карагач һәм Суык-су елгалары аерып тора. Шәһәрне Лачын (Сокол), Сотра, Ай-Георгий һәм Алчак Кая таулары  уратып алган. Моннан тыш, әлеге шәһәр XIV-XV йөзләрдә терәк пункты булган Генуэз ныгытмасы белән дан тота.

Ике көн су коенып, кояшта кызынгач, ял итү дә ялыктыра башлады. Килгән-килгән төбәкнең истәлекле урыннарын да карыйк дип иртәнге җидедән Судак крепостен карарга кузгалдык.

Шәһәрнең төп бизәге булып мәһабәт Генуэз ныгытмасы тора. Әлеге тарихи урынга керү түләүле – бер кеше өчен 200 сум тора. Махсус гид безгә Судакның тарихы белән дә таныштырды, баксаң, биредә төрле халык: сугда, тавралар, греклар һәм итальяннар яшәгән. Византия хакимлеге чорында шәһәр XII-XIII гасырларда иң зур чәчәк атуга ирешкән мөһим сәүдә үзәгенә һәм Бөек Шәк юлында мөһим транзит пунктына әверелгән.

VI гасырда, Византия императоры Юстиниан I боерыгы буенча, Судакта ныгытма төзелгән, ул безнең заманда төп тарихи истәлекле урынга әверелгән. Риваять буенча Генуэз ныгытмасы 212 елда аланнар тарафыннан төзелгән булса да, безнең көннәргә кадәр бик яхшы сакланган. Аның 2 метрлы калын диварлы 12 манарасы бар, аларның биеклеге урыны белән 8 метрга кадәр җитә. Үз вакытында крепость Европа белән Азия арасында арадашчы булган.
Крепость территориясендә гадәти булмаган гыйбадәтханә урнашкан. Ул берничә динне кичергән. Тарихчыларда аның килеп чыгуы турында бердәм фикер юк, әмма күпчелек башта бу урында сәлҗүкләр мәчетен 1222 елда төзегәннәр ди. Аннары греклар мәчетне җимергән һәм аны грек православие храмы итеп торгызганнар.  Соңыннан генуэзлылар басып алгач, бу чиркәүне Католик Чиркәвенә үзгәрткәннәр. 1475 елда шәһәрне төрекләр алган һәм чиркәүне яңадан Падишаһ-Җәми исемле мәчет дип атый башлаганнар.

Ә 1926 елдан соң Генуэз ныгытмасының музее ачылган, әллә ничә дин әһелләрен күргән бу гыйбадәтханә хәзер дә шунда урнашкан.

«Новый свет» бистәсе
Әлеге бистәгә барыр алдыннан, биредә юлларның серпантин икәнен белмәдек. Бермәлне текә яр буйлап 180 градуслы борылышлар ясап бара башлагач, әллә куркудан, әллә гаҗәпләнүдән баш әйләнә башлады. Юлның бер ягында кыялар, икенче ягында ярлар һәм диңгезнең искиткеч күренеше күренә.
Әлеге бистәгә 19 гасыр ахырында кенәз Лев Голицын нигез салган. Лев Сергеевич бу бистәдә шампан шәрабы җитештерү заводына нигез салган, ә аның тирәсендә авыл үскән. 1978 елда ул шәһәр тибындагы бистә статусын алган. Башта ул Парадиз дип аталган (бу "җәннәт" дигәнне аңлата), ләкин 1912 елда кенәз Голицын утарына Николай II гаиләсе белән килгәч, Парадиз «Новый Свет» дип үзгәртелгән. Гид сөйләгәнчә, император, фужер аша шәрабка карап: «Мин барысын да яңа дөньядан күрәм», - дигән.

Туристлар өчен иң кызыктырганы – Голицын сукмагы, ул бистәнең төп истәлекле урыннарының берсе булып тора. Әлеге юл Коба-Кая тавы итәгендәге текә яр өстендә уелган. Туристлар иминлеге өчен тар тау юлы ышанычлы ныгытылган һәм агач тоткалар белән җиһазландырылган. Сукмак гаҗәеп гүзәл табигать мәгарәләре яныннан уза. Без дә аның буенча, ягъни 5470 чакырм юлны җәяү үттек.
Диңгез буйлап матур сукмак борынгы мәгарәгә алып бара, анда элек бик кыйбатлы шәраблар сакланган. Голицын биредә концерт залы булдырган, анда Федор Шаляпин җырлаган дип сөйлиләр. Бу урынны Шаляпин мәгарәсе дип тә атыйлар. 

«Лачын» тавы
Тауның тагын бер исеме бар - Куш-Кая (безнеңчә «Кош кыясы»). «Новый Свет» белән Судак арасында урнашкан яр буе чыннан да мәһабәт зур кошны хәтерләтә. Тау диңгез өсте тигезлегеннән 400 метрга диярлек калкып тора. Бу Кырымда гына түгел, бөтен Европада иң зур мәрҗән рифы. Галимнәр раславынча, «Лачын» тавына 165 миллион ел. Кояш яктысында ак төсле булса, яңгырдан соң шәмәхә төскә керә ала икән.

«Сасык-Сиваш» күле
Кырымда Евпатория тирәсендәге алсу төскә керүче Сасык-Сиваш күле турында ишетеп белә идек. Аны күрү өчен 300 чакрым ераклыкны үтеп барырга туры килде. Баксаң, ул иң танылган табигый истәлекле урыннарның берсе булып тора икән. 

Сасык – Сиваш-Кырым ярымутравы территориясендәге иң зур тозлы күл, аның суы һәм ләме күп еллар дәвамында кабатланмас дәвалау үзлекләре өчен бәяләнгән, хәзер бальнеологиядә кулланыла. Әлеге күл елның билгеле бер вакытында ачык алсу төсен ала.

Сулыкның төп сере шунда: биредә сирәк очрый торган бер күзәнәкле суүсемнәр үсә. Алар үзләре сирәк һәм кыйммәтле биологик төр булып санала, чөнки ел әйләнәсе  тозлы суда яши алалар. Суүсемнәрнең үсеш чорына карап, Сасык-Сиваш күлендәге су ачык алсу төстән кара-кызыл төскә әверелә.
Без бирегә килгән вакытта, биредә күл тирәли туристлар йөри иде, керә башлагач, кап-кара балчыкка баттык, ләм дип әйтимме аны, шуннан көч-хәл белән чыгып күлнең алсу өлешенә җиттек. Иң гаҗәбе, ул күл иксез-чиксез кебек тоела, адым атлаган саен төшеп китмәм дигән шөбһәләнү дә бар үзе, әмма тоз хисабына анда батып булмый.

Су өстен игътибар белән караганда, күлнең кайбер урыннарында су кайный кебек тоелырга мөмкин. Күлдә су коену гына түгел, яр буйлап йөрү дә сәламәтлек өчен файдалы, биредә һава да сирәк очрый торган минералларга бай, ди галимнәр. 
Күлдән кире кайтканда тагын бер тарихи урын – Ак кыя тавы аша да үтәргә булдык. 

«Ак кыя»
Ул Кырымның көнчыгышында, Белогорск районында урнашкан. Аның күз камаштыргыч ап-ак ярлары дистәләрчә чакрым ераклыктан күренә. Ак-Кая - табигый гына түгел, тарихи һәйкәл дә. Аның итәгендә Госман империясенә каршы сугышкан Александр Суворов сугышчылары торган. Полководецның кыяны сайлавы очраклы түгел: түбәсеннән тирә-якны күзәтеп була, бу исә гаскәрләрнең хәрәкәтен контрольдә тотарга мөмкинлек биргән. 
Кыя янындагы далада Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр үсә икән.

Ак-Кая мәгарәләре төрле риваятьләр пышылдавы саклана, стеналары альпинистларга каршы чыга, ә токым катламында мамонт һәм аю тарихлары яшеренгән. Хәтта бүген дә, бөтен серләр ачылган кебек тоелса да, кыя һаман гаҗәпләндерә: археологлар яңа артефактлар табалар, ә җил акбурда гаҗәеп бизәкләр ясый.

«Тайган» паркы
Кырымның тагын бер горурлыгы ул – «Тайган» паркы. Белогорск шәһәре янында урнашкан шәхси сафари зоопаркы. Дөресен генә әйткәндә, бирегә барыргамы-юкмы дигән сорау килеп тугач, уйланып та куйдым. Шактый кыйбатка төшә торган экскурсия ул, анда керү өчен бер кеше өчен 2500 сум түләргә кирәк, 3 яшькәчә балалар өчен бушлай, 10 яшькәчәләр өчен паркка керү өчен 1500 сум. Эшкуарлар 10 яшьтән олырак балаларны акча эшли, билет бәясен күтәрә ала дип уйлаганнардыр, күрәсең.

Паркның биләмәсендә 60ка якын арыслан, 40 юлбарыс һәм йөзгә якын башка төр хайваннар яши. Анда филләрне, алсу төстәге фламинголарны һәм хәтта дөяләрне дә очратырга мөмкин. Паркта җәнлекләрне ашатырга рөхсәт итәләр, аларның кайберләрен сыйпарга була.

Зоопаркның мәйданы — 30 гектар тирәсе. Арысланнар яшәү өчен 20 гектар мәйдан бүлеп бирелгән. Ә алар өстендә генә туристлар өчен махсус җәяүле сукмак төзелгән. Паркта балаларга бигрәк тә кәҗәләр һәм бәрәннәр яшәгән биләмә ошады. Аларны да ашатып та, сыйпап та карадылар, хәтта кочаклап фотога да төштеләр. 

Судактан күчтәнәч буларак нәрсәләр алырга була?
- шәһәр символикасы төшерелгән сувенирлар. Бу магнитлар, түгәрәкләр, бизәнү әйберләре булырга мөмкин. 
- кулдан эшләнгән балчыктан ясалган фигуралар. Сувенир кибетләрендә чүлмәкләр һәм тәмләткечләр өчен савытлар саталар. 
- төрле тәм-томнар. Мәсәлән, пәхләвә, рәхәт-лукум, чикләвек һәм бал кушып табигый соктан ясалган чурчхела. 
- кырым косметикасы. Судак яр буенда косметика сатыла торган берничә кибет эшли. 
- үлән чәйләре. Судакта үлән чәйләренең бик күп төрләре сатыла. 

Чыгымнар:
Юл. Бензин һәм түләүле юлларның барысын бергә исәпләсәң, 22 мең сум киткәндер.
Кунакханә. Без бер бүлмәле фатир өчен тәүлегенә 4500 сум түләдек. 
Ашау. Өч тапкыр ашау ике өлкән һәм ике үсмер бала өчен уртача алганда 3000 -3500 сумга төште. 
Төрле экскурсияләргә 10 мең сум тирәсе түләнелде.  
 
Йомгак
Машина белән сәяхәт итү шактый нык талчыктыра, шуңа күрә бигрәк тә балалар белән ерак сәфәргә кузгалганчы, нык уйларга киңәш итәр идем.

 

М-4 түләүле юлы
Сулугуни
Генуэз крепостендә
Сувенирлар ноктасы

Генуэз крепосте




Судак шәһәренең яңа өлеше
Тарихи урыннар
Новый свет бистәсенең пляжы

Комда пешерелгән каһвә
Кичке диңгезгә карарга яратучылар
Галицин сукмагы




 

Судактагы кипарис аллеясы
Сасык Сиваш күле


 

Ак кыя
Самос

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading