Арабызда бик үзенчәлекле кешеләр яши. Кайберләре бер дә көтелмәгән яктан ачыла да куя.
Теләче районы Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рәхмәтуллина белән эш уңаеннан гына танышкан идек, хәзер ул күңелемдә иң рәхәт кешеләрнең берсе булып истә калды.
Чәең тәмле булсын
–Альбинаның чәйләрен эчкәнең юкмыни?! Аның чәйләренең хуш исе, – диделәр миңа. Чыннан да, туган як табигатенең барлык шифаларын бергә кушып җыйган чәйнең тәмлелеген сүз белән генә әйтеп бетерү мөмкин булмас. Чәйләр әзерләү, үләннәр җыю, аларның үзлекләре турында рәхәтләнеп сөйләштек. Әнә шулай Альбина белән якыннанрак танышып киттек.
– Минем әти аучы булып эшләде. Кечкенә вакыттан без урманнан кайтмый идек. Әтиләр җәй көне анда печән чабалар, диләнке чистарталар. Урманда өй дә бар. Без шунда ашарга әзерләп торабыз. Бушаган арада аланлыкка чыгып җиләкләр, чәчәк-үләннәр, гөмбә-чикләвекләр җыябыз. Безнең җәй күп вакыт урманда үтте. Шул чакта курыкмаганбыз да инде. Хәзер урманнарда йөрергә ничектер сагайта. Ул вакытта еланнар да булгандыр, чагыр дип тә уйламаганбыз, – дип сөйли Альбина табигать белән дуслашу мизгелләрен. Үләннәр белән беренче танышуы да шул мәлләрдә башлангандыр инде аның. Төрле файдалы үләннәрне танырга да әтисе өйрәткән аңа. Печәнгә бармаган вакыт булса, җиләк җыярга аерым да алып менә ул аларны. Әнә шулай кечкенәдән табигатьтә еш була Альбина.
– Үләннәрне киптереп, чәйгә кушып кыш буе эчә торган идек. Авырткан вакытта мәтрүшкәләр кулландык. Ул чакта алай ук күп үләннәр җыймый да идек. Мәтрүшкәләр, бака яфраклары. Сәламәтлекне ныгыту һәм тәмле чәй эчәр өчен файдаландык. Үзебезгә кышын тәмле сый булсын дип җыя идек, – дип сөйли ул.
Альбина балачак мавыгуларын киләчәктә үзе өчен бер шөгыль булыр дип уйлап та карамаган була. Китапханәдә бер җайга эшләп торган җирдән уйламаганда чәйләр әзерләргә керешә ул.
– Бервакыт китапханәче буларак безгә шундый бер сорау килде. Районга килгән туристларга нәрсә тәкъдим итә аласыз? Мин ул вакытта бәйләү, кул эшләре белән шөгыльләнә идем. Нәрсәне әйтим икән дип баш ваттым. Шул бәйләүләрне тәкъдим итәргәме икән? Аны да уйлап карадым. Туктале дим, шунда бик үзенчәлекле бер юнәлеш күз алдыма килде. Авыл табигатеннән җыелган менә шушындый чәйләр ясап карасам ничек булыр икән дип уйладым. Һәм шушы үлән чәйләрен тәкъдим итәргә булдым. Җәй көнне әйбәтләп җыеп, киптереп, чәйләр ясадым. Башта гадиерәк пакетларга салдык без аны. Кечерәк капчыклар тегеп, аннан аларга тутырдык. Шулай бу чәйләр белән күргәзмәләрдә йөри башладым. Китапханәче буларак район күләмендә һәм авылларда да чараларда катнашабыз. Ярминкәләрдә дә шушы чәйләрне куя идем. Исләрен иснәп, шуның хәтле хуш исле дип шаккаттылар. Килгән кунаклар да яратып кабул иттеләр. Күрәм – халыкка ошый. Аннары күңел үсеп китте. Тагын ничегрәк эшләргә була икән дип уйландым, – дип сөйли Альбина.
Кызыксынуым артты гына
Бүген чәйләр ясау аның яратып башкара торган шөгыльләренең берсе. Буш вакытларында эшли торган эше. Бу мавыгу да зур кызыксыну таләп итә. Альбина да чәйләрнең үзлекләрен өйрәнә башлый. Һаман эзләнә. Кайсылары нәрсәдән файдалы, ничек кулланырга була? Онлайн курслар үтә. Анда кайсы үлән белән кайсы үлән кушарга ярамаганны, нинди чирләрне дәвалавы, нинди авыртулар белән авыручыларга кайсы чәйне эчәргә ярамаганлыгы – шулар турында белемнәр үзләштерә.
– Шулай итеп чәй ясау белән кызыксынуым әкренләп үсә барды. Күргәзмәгә гел бер төрле чәйләрне генә куясы килми бит инде. Яңадан эзләнәм. Һаман идеяләр арта гына бара. Бу чәйне “Казаклар таңы” дип атадым. Шундый исем күңелемә хуш килде. Чәйләр иртәнге якта – чыклар кипкәннән соң җыелырга тиеш. Менә табигатькә чыкканбыз, таң атып килә. Үләннәр әкрен генә йокыдан уяна. Шундый матур сурәт күз алдыма килде дә, шуңа да “Казаклар таңы” дип атыйсым килде. Ә чәйләр белән кызыксынучылар күп. Төрле кешедә төрлечә сорау. Кемдер тынычландыра торган чәй юкмы ди, кайсына салкын тиюдән кирәк. Составларын төрлечә ясыйм. Ә “Казаклар таңы” дип аталганы күптөрле үләннәр кушылган чәй ул, – дип сөйли Альбина. Социаль челтәрләрдә аерым чәйләр сату, аларны тәкъдим итү белән махсус шөгыльләнми. Алган бер кеше Альбинаның чәйләрен башкаларга сөйли. Әнә шулай сарафан радиосы шактый яхшы хәбәрләр таратып өлгерә.
Чәйләр ясау белән беррәттән Альбина әле гөмбәләр дә җыя, теләгән кешеләргә сата да. Табигатьтә булу – аның күңеле өчен ял, бер рәхәтлек. Үзе әйткәнчә, күңел тынычлыгы ала. “Бөтен йөрәгем, җаным-тәнем ял итә. Үләннәр җыюны ниндидер авыр эш дип түгел, күңел тынычлыгы өчен эшләнә торган шөгыль дип кабул итәм. Без гаиләбез белән урман-кырларга чыгарга яратабыз. Табигатьтән кайтып кермибез. Һәрвакыт нәрсәдер җыябыз. Яздан ук чыгып китәбез. Көзгә кадәр йөрибез. Җирләрне катырып, җыярлык әйбер беткәннән соң гына туктыйбыз”, – ди ул елмаеп.
Шуңа да, китапханә эшчәнлегендә дә нәкъ менә туган як табигатен өйрәнү – төп темаларның берсе булып тора аның. Җәй көне балалар белән сәяхәткә чыгарга яраталар. Алар белән дә үләннәрнең үзлекләрен өйрәнәләр. Шифалы үләннәр белән танышалар. Район күләмендә үтүче фестиваль кысаларында балалар белән “Җимчәчәк бәйрәме” дигән фольклор чыгыш белән катнашалар. Соңгы вакытта чәйләр тутыру буенча мастер-класслар әзерли башлаганнар әнә. Шулай ук аларны ферментлаштыру, чәйләр составы буенча өйрәтүләр алып баралар. Чәйләрне әзерләгәндә дә Альбина һәрвакыт чәйнең составын яза. “Киңәш мәсьәләсенә саграк карыйм. Без бит табиб түгел”, – ди ул. Сүз дә юк, кемгәдер ниндидер үлән килешмәскә дә мөмкин. Шуңа да үләннәрнең чамасын белеп кенә эчәргә кирәк. Ә менә чәйләр ясаучы Альбинадан файдалы киңәшләрне тыңлау зыянга булмас.
Киңәш-табыш
– Үләннәрне җыйгач бөҗәкләрдән, кипкән яфраклардан чистартам.
– Үләннәрне җилле урында яки киптергечтә киптерәм.
– Үләнне киптергәндә аларга кояш төшмәскә тиеш. Кояш төшсә, үләндә булган эфир майлары оча.
– Үләннәр сулый алсын өчен, кипкәч аларны махсус тегелгән капчыкларда саклыйм.
– Һәр үләннең җыю вакыты була. Кайсындыр яз айларында җыябыз. Менә яфракларны һәрбер җимеш бирә торган үлән чәчәк атканчыга кадәр җыярга кирәк. Аннан ул үзенең шифаларын җимешкә, я чәчәккә бирә. Яфрагын җыябыз икән, чәчәк атканчы җыярга кирәк.
–Яфракларны шулай ук, мәсәлән, карлыган, чия, алма һәм кураны җимеш биреп бетергәннән соң да яңадан җыярга була.
–Кипкән үләннәрне бер ел сакларга. Бер елдан соң аның төсе дә үзгәрә башлый. Витаминнары да кими. Елныкын елга җыеп, кулланып барсаң, хәерлерәк.
–Бер төрле генә үләнне бик күп итеп кулланырга ярамый. Зәңгәр мәтрүшкәне үзең генә эчә башладык икән, аны 10 көннән артык эчәргә ярамый. Әгәр үләннәрнең һәрберсен кушып бергә эчкәндә, күп итеп эчмәгәндә, озаграк итеп тә эчәргә була.
Комментарийлар
0
0
Ничек элемтәгә кереп була Альбина белән ? Языгыз әле момкин булса. ,
0
0