Интернет аша әйбер сатырга белдерү куйган очракта да, сак булыгыз. “Бик ошаттым, нинди бәягә дә сатып алам, банк картагызның саннарын җибәрегез”,-дип “сайраган”, ул гына да түгел пин-кодны сораган кешегә ышанмагыз. Акча күчерү өчен банк картасындагы 16 саннан торган номер да җитә, бернинди пин-код та зарур түгел. Әгәр барлык яшертен саннарны да әйтсәгез, банк картагыздагы акча очачак.
Куен дәфтәренә:
- ”Бүләк оттыгыз”, дигән хәбәргә аванс күчермәгез;
- ”Туганыгыз юл һәлакәтенә очрады, акча кирәк”, - дигән сүзләргә ышанмагыз, акча җибәрмәгез;
- Онытмагыз, социаль яклау органнары телефон аша дару сатмый, андый ялган хәбәргә акча күчермәгез;
- Тукталышларга яки баганаларга ябыштырылган кредит ярдәме белдерүләреннән файдаланмагыз.
Комментарийлар