Адәм балалары кебек, авыл-шәһәрләрнең дә төрлесе төрле язмышка ия. Берәр нәрсәгә ирешкән, тормышта югарырак дәрәҗәгә күтәрелеп, исеме киң даирәдә яңгырый башлаган кешегә тартылучы, аның белән кызыксынучы артып китә.
Дуслар күбәя, туганлык җепләрен тоташтырырга теләп, нәсел тамырларын барлаучылар табыла. Бу шәһәр-авыллар белән дә шулай. Гади генә булган бихисап күп авылларның тарихы да рәтләп өйрәнелмәгән, хәтта кайберсенә атап шигырь дә язылмаган. Бөтенесе дә үзенә тартып торучы магнит-патшасы булган Чатыр-Таулы, риваятьләр, төрле дәверләрнең серләренә уралган тарихы булган Азнакай түгел шул. Аны бүген данлыйлар, аны зурлыйлар, нефть тудырган әлеге шәһәр күптән инде тарихка үз исемен тирән хәрефләр белән язып куйды.
Азнакай бүген җыйнак, төзек, матур бер нефтьчеләр шәһәре. Ромашкино нефть ятмасы табылып, узган гасырның 50нче елларында кара алтын чыгару эшләре бу төбәккә хәтле үк җәелмәсә, серле риваятьләр белән уралган горур Чатыр тавы, күпләгән елга-чишмәләре белән Азнакай тарихка башка бик күп гади авыллар кебек кенә кереп калыр иде. Матур табигатьле, хезмәт сөючән кешеләре, җәелеп киткән иген кырлары, урман-сулары булган андый авыллар байтак ул бездә. Әмма, әйтеп үткәнемчә, тәкъдир аларга язмышның төрлесен язган: кайберсе таралган, исемнәре хәтер белән телдә генә калган. Азнакай белән хәл башкачарак: Әлмәт, Яңа Писмән авыллары кебек, аңа киңәеп, үсеп, кала дәрәҗәсенә җитәргә, үз тарихының яңа битләрен язарга насыйп булган. Югыйсә ул элек-электән һөнәрчеләрне кызыктырып, үзенә тартып торган. Җирле халык биредәге бакыр рудасы, нефть, известьне хуҗалыкта кулланган. 1772 елда Петр Паллас Чатыр-Тау тирәсен тасвирлап, борынгы бакыр рудникларында булганнары турында язып куйган. Табигый байлыкларның күп булуы күчмә халыкны һәм сәяхәтчеләрне җәлеп иткәнлеге мәгълүм. Риваятьләрдә Чатыр-Тауда магнит-патша булуы турында сөйләнелә, анда көмеш булу сәбәпле, аннан бәреп чыккан чишмәләрнең суы сихәтләндерү үзенчәлекләренә ия. Биредә төрле дәверләргә караган археологик һәйкәлләр бик күп.
Әмма ничек кенә булмасын, бу якларны дөньяга танытучы – кара алтын һәм ул XX гасырның 50нче елларында гына табыла башлый. Әлеге җирлек Нәдир Үрәзмәтов биләмәләре булып, старшина нефть табу белән шөгыльләнсә дә, аны бу якларда түгел, ә көньяктарак эзли, нефть эшкәртү заводы төзү нияте белән Сугышлы (элеккеге Нәдир) авылын нигезләп, эшчеләрне шунда күчерә. Америка эшмәкәре Шандор тагын да көньяккарак – Шөгергә үк китә. Ә Чатыр-Таулы Азнакай берничә гасырга онытылып тора.
Нефть табу дигәч, күзалдына берничә буын меңәрләгән фидакарьнең тырыш хезмәте, чаңгысын киеп бер скважинадан икенчесенә йөреп, аларны карап-тикшереп торучы операторлар, торба-штанга боручылар, Лениногорскийның нефтьче-ветераны сөйләгәнчә, әүвәлге чорда өшегән кулларын факел янында тотып җылытулары, тора-бара шәһәр булып үсеп китәсе авыл-бистәләрдәге баракларда гомер кичерүләре килеп баса. Сугыштан соңгы чорда илне аякка бастыруда зур өлеш керткән, меңнәрчә кешегә баш өстендә түбә биргән, эш белән тәэмин иткән, бистә-калалар үстергән кара алтын табучыларның башкарган эшләрен аерым бер торак җирлеге, бер генә өлкәдәге уңыш белән генә чикләп булмый. Нефть – Җир-анабызның тарихны үзгәртә алырлык зур көчкә ия булган нигъмәте.
500 миллионлык чиген узып...
Азнакай нефтьчеләре быел тарихи күрсәткечкә – 500 миллион тонна кара алтын табуга иреште. Әйтергә генә җиңел булган әлеге вакыйганың шаһиты булыр өчен алты дистә елдан күбрәк вакыт таләп ителгән. Башлангыч чордагы кебек тәүлегенә 100әр тонна (1960 елда тәүлегенә 200 тоннадан артык) табылмый хәзер. Узган гасырның икенче яртысында илне «туендырып» торган җәмгыять бүген дә үз алдына югары максатлар куя. «Азнакайнефть»нең әлеге күрсәткече идарәнең генә түгел, «Татнефть» җәмгыяте тарихында зур әһәмияткә ия. Моңарчы 500 миллионлык чиген «Лениногорскнефть», «Әлмәтнефть», «Җәлилнефть» идарәләре узган иде. Азнакайлыларның кара алтын табудагы уңышы районның тулаем яшәешенә йогынтысы бик зур, чөнки «Азнакайнефть» бу җирлекнең икътисад нигезен тәшкил итә. Феноменаль Ромашкино ятмасы ачылу бу төбәкнең икътисадыннан тыш социаль өлкәсен дә танымаслык итеп үзгәртә. Югары профессиональ эшче кадрлар, инженер-техник һәм фәнни белгечләр, хезмәт династияләре барлыкка килә, меңләгән азнакайлы язмышын кара алтын табу эше белән бәйли. Нефтьче ул – күпләгән профессия җыелмасы, бу төбәкнең, республиканың бүгенге уңышлары аларның тырышлыгы нәтиҗәсе. «Татнефть» тарафыннан табылган кара алтынның гомуми күләменнән алтыдан бер өлеше азнакайлыларга туры килә.
Азнакай мисалында гади генә авылның кыска вакыт эчендә республиканың үсеш алган сәнәгать үзәгенә әверелүен күрә алабыз. Тарих битләренә күз салсак, башлангыч чор (башка идәрәләр кебек үк) бик җиңелләрдән түгел: берьюлы берничә таләпне үтәргә кирәк – нефть табу белән бергә, цехларда коллективларны туплау, аларны нефть эшенә өйрәтү, промысел объектлары, юллар, өйләр төзү. Тырыш хезмәт нәтиҗәсе буларак, җидееллык планнар биш елда үтәлә, 1964 елда коллективка ил җитәкчелегеннән котлау телеграммасы килеп ирешә. Моңардан тыш, нефтьчеләр шәһәр төзү белән дә мәшгуль: кыска вакыт эчендә йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, тулай тораклар төзелә. Оешып китүенә дистә елдан чак кына күбрәк булган идарәдән (1965 елда) яңа мәйданнарны үзләштерү өчен «Актүбәнефть» идарәсе аерылып чыга. Азнакайлылар шул чорда әле Көнбатыш Себер җирләрендә дә кара алтын табу эшенә үз өлешен кертә. 1978 елда «Азнакайнефть»кә Нефть сәнәгате министрлыгының күчмә Кызыл Байрагы мәңгегә саклау өчен тапшырыла. Күргәнебезчә, бүгенге уңышларга ирешү өчен, данлы юллар үтелгән. Узган гасырның 50нче елларында барлыкка килеп, күпләгән җиңүләре булган, яңа гына 500 миллионлык чиген узган идарәнең бай тарихын берничә абзац белән генә тасвирлап бетерү мөмкин түгел. Әлеге уңышларның нигезе – тырыш нефтьчеләр, тармак фәненең бездә үсеш алган булуы, яңа технологияләр куллану һәм производствоны дөрес оештыру.
Язма башындагы авыллар язмышына әйләнеп кайтсак, Азнакайга аның бик бәхетлесе туры килгән. Кайбер тарихчылар аны мистика белән дә бәйли. Риваятьләр заманында бу якларга ногай татарлары килеп төпләнеп, чатырга охшаган тауга Чатыр-Даг (Чатыр-Тау) дип исем биреп, әлеге тауның илаһи көчкә ия булуы турында сөйли. Безгә бөтен серләрне дә белеп бетерү сәләте бирелмәгән, бәлки бу чынлап та шулайдыр. Шундый җирнең табигый байлыгы күп булуына аптырыйсы да юк кебек. Бәлки моны мистикага бәйлисе дә түгелдер, йөрәк тибеше кебек җир куеныннан чыгып торучы кара алтын үзе үк бер могҗиза инде ул. Ә бер могҗиза башкаларын тудырырга сәләтле – моңа инану өчен республиканың кара алтын табылган төбәгенә барып күз салу да җитә.
Комментарийлар