16+

Әҗәтләрдән азат итеп, савабын күрербезме?

Узган атнада Россия Кыргызстанны әҗәтләрдән азат итте. Дәүләт Думасында моны элеккеге союздаш республикага бурычлар чокырыннан чыгарга, шул ук вакытта яңаларын сорап торырга ярдәм итәчәк, дип аңлаттылар.

Узган атнада Россия Кыргызстанны әҗәтләрдән азат итте. Дәүләт Думасында моны элеккеге союздаш республикага бурычлар чокырыннан чыгарга, шул ук вакытта яңаларын сорап торырга ярдәм итәчәк, дип аңлаттылар.

Күпләрнең фикеренчә, кыргызларның Евразия икътисад бердәмлегенә керүеннән тыш, Россия өчен бу адымның бернинди дә файдасы юк. Бурычларны кайтарудан азат итүгә каршы булган Владимир Жириновский моны «Россияне эксплуатацияләү» дип атый. Ул бигрәк тә Кыргызстанда рус теленең кысрыклануына, шәһәр исемнәренең алышынуына, Киргизия урынына Кыргызстан атамасы куллануына һәм россиялеләрне Иссык-Күлгә бушлай ял итәргә җибәреп булмавына үртәлә икән. Аңа хәтле ул шулай ук Монголияне бурычлардан азат итүгә дә каршы чыккан иде.

«Монголиянең түләргә хәле юк икән, натуралата – сарык белән түләсен, аларның 30 миллион сарыгы бар», – дигән ЛДПР башлыгы һәм сарыкларны валютага сатарга киңәш иткән. Хөкүмәтне сату итә белмәүдә дә гаепләгән иде ул чакта Жириновский.

Уйлап карасаң, Жириновский сүзләрендә дә хаклык бар кебек. Россия соңгы арада әле бусын, әле тегесен бурычлардан азат итеп рәхәтләнә. Теге дөньясына баргач, иң әүвәл әҗәтләреңне бирү-бирмәвең турында сорала, ди. Без хәзер башкаларны җәннәткә кертү өчен янып көябез кебек. Бурычларның күләмнәре дә аз түгел: Монголия – 172 миллион, Гыйрак – 12 миллиард, Африка илләре – 20 миллиард, Куба – 32 миллиард доллар. Ирексездән шундый сорау туа: ни өчен түләрлек хәле булмаган дәүләтләргә әҗәткә акча бирелә һәм аны соңыннан кайтарып бирүдән азат итәләр? Моның схемасы бик кызыклы. Бурычлардан азат ителгән як ниндидер шартлар белән килешергә тиеш. Кыргызстан, мәсәлән, үз территориясендә 2032 елга чаклы Россиянең хәрби базаларын тотачак. Башкаларын карасак, Россиянең аларга корал, азык-төлек сатып алу, үз территорияләрендә эре сәнәгать яки инфраструктура объектларын төзү өчен акча биргәнлеген күрәбез.

Корал белән азык-төлек үзебездән үк сатып алына, ә объектларны төзү белән Россия белгечләре шөгыльләнә. Шул рәвешле, үз акчабызга чит территориядә нәрсәдер корабыз. Ә аннан соң ул аңардан бушка файдаланып, без тагын ярык тагарак кырыенда калмыйбызмы? Мисалга берничә илдә төзелгән атом электр станциясен китереп була. Әлеге илләр станцияләргә атом-төш ягулыгын Россиядән даими сатып алып торачак һәм бу килешү дистә елларга төзелгән. Ә башка илләрдән ягулыкны сатып алып булмый, чөнки алар Россия ягулыгында гына эшли – технологиясе шундый. Жириновский әйткәнчә, Монголиядән «натуралата» алынган сарыкны сатып акча эшли белмәсәләр дә, технологияләрнең рәтен белми түгел безнең белгечләр. Чехия СССР чорында төзелгән АЭСны АКШ ягулыгына күчереп караган иде, әмма хәл ителмәслек мәшәкатьләр тугач, Россия ягулыгын сатып алуны дәвам итәргә булдылар. Вьетнам белән дә шул ук хәл – Россия аңа АЭС төзү өчен акча биреп тора, үзе үк төзеп тә куя һәм киләсе 50-100 ел буена даими ягулык сатып алучысын булдыра. Бу очракта бурычка биреп тору һәм соңыннан аңардан азат итү үз-үзен аклый.

Корал белән дә шулай. Россия әле хәзер дә Советлар Союзы чорында чит илләргә сатылган хәрби техниканы заманчага үзгәртү буенча заказлар кабул итә. Корал сатып алу өчен чит илләргә бирелергә тиешле кредит Россиянең үзендәге хәрби предприятиеләргә җибәрелә. Азык-төлеккә килгәндә дә хәлләрнең шундый булуын күрәбез. Башкача әйтсәк, әлеге кредитлар бирү – дәүләтнең үзендәге төрле тармакларга ярдәм итүе. Кайберәүләр, моның икътисадка бернинди ярдәме юк, диләр. Ә күп миллиардлы кредитларны чит ил икътисадына кертү – үз сәнәгатеңә ярдәм итү. Дәүләт шундый ысул белән үзендә җитештерелгән товарга ихтыяҗ тудыра.

Кыскача гына әйткәндә, бу дәүләтнең үз акчасын бер кесәсеннән икенчесенә күчерүе кебегрәк килеп чыга, әмма шул ук вакытта, бурычлардан азат итеп, кредит алучыны үзенә бәйләп куя. Кирәк чакта шуларны искә төшереп, аңа басым ясап тору өчен кирәкле рычагың булу да комачауламый. Тирә-якта киртәләр корылып, күп тарафка юллар бикләнеп бетә язганда, бусы да кирәктер инде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading