Наилә апа белән сөйләшә башлавыбызны сизми дә калдым. Бер күрешкән кеше белән әллә ни ачылмыйсың да кебек, тик поездда башкачарак шул. Йә юлдашыңның сөйләгәнен тыңлыйсың, йә үзең сөйлисең.
Күңелдәгесен бушаткач та, ничектер тынычланып калгандай буласың. Наилә апа энесенең язмышын сөйли башлаганда, әле баштарак аңламыйча да калдым. «Тормышта бит көтмәгән хәлләр күп була. Бер төрле уйлыйсың, икенче төрле килеп чыга. Тыңла әле, сеңлем, күңелемне бушатыйм», – диде ул.
...Тормышның иң матур чагы яшьлек икәнлеген соңрак кына аңлыйсың. Шундый ямьле вакытлар, ул вакытта да шомырт чәчәк аткан чак иде. Энекәшем Рәискә солдатка китәргә повестка килде. Ул – авылда иң оста гармунчы. Үзенең никадәр талантлы икәнлеген әле егет аңлап та бетерми. Армиягә китәсе кичне, бармаклары талганчы гармунда уйнап, иптәшләре белән урам әйләнделәр. Сөйгән кызы Әнисә дә көтәргә вәгъдәләр бирде. Солдатка китү беркадәр борчылырга сәбәп булса да, Рәиснең бернигә дә исе китмәде. Бар да әйбәт, бар да яхшы бит. Саубуллашулар белән башы әйләнгән егет военкомат каршындагы автобуска кереп утырды. Барысы да озата килгәннәр. Иптәшләр урамда басып калды. Әти-әнисе һәм апалары, Әнисәсе Рәисне кулъяулык болгап озатып калдылар. Рәис ике кызга бер малай булганлыктан, апалары Рәисне бик яратып үстерделәр.
Рәис Чечняга эләкте. Ул көннәр сөйләп кенә бетерерлек микән?! Ә вакыт әкренләп үтә торды. Сугыш беркемне дә жәлләми. Рәис үзен бик нык тотарга тырышты. Аның күз алдында барысы да булды: яраланып ятучылар да, үлеп калучылар да. Ел ярым хезмәт иткәннән соң Рәис үзе дә яраланды. Уң кулының бармаклары өзелгән иде. Аны госпитальгә озаттылар. Госпитальдә озак кына ятканнан соң, егетне армиядән азат иттеләр. Рәис, вакытлыча ялга кайтам дип, өйләренә хат язып салды. Өйдәгеләр бик җылы каршы алды аны. Алар улларының кайда хезмәт иткәнен белделәр. Әтисе, озак кына хаты килмәгәч, военкоматтан барып сорады. Шуңа улларының яраланып кайтасын әтисе күңеле белән генә сыкранып белеп торды. Аның кадәр борчулардан соң улларының йокысы тыныч булмаячагын да аңлыйлар иде.
Өйдәгеләр белән чәйләп алганнан соң, Рәис кат-кат барып гармунын сыйпады. Улының гармун янында торуын күргәч, әтисе аны юатырга тырышты. Ул, әтисенә күтәрелеп карады да, йөреп кайтам, дип, урамга чыгып китте. Әнисәсен дә бик сагынган иде. Урамга чыгуга, иптәшләре чолгап алдылар. Сөйләшә-сөйләшә, кайтуыңны билгеләп үтәбез дип дуслар җыела торгач, вакытның үткәне сизелмәгән дә. Бәйрәм төнгәчә дәвам итте. Рәис иптәшләрендә кунып ук калды, аның кайтырлык чамасы да калмаган, бик каты исергән иде. Күзен йокы баса башлагач, каядыр чүмәшкәнен генә хәтерли. Иртә белән кешеләр шаулашканга уянып китте ул. Күзен ачса, өй тулы милиция хезмәткәрләре. Ул да булмады, Рәиснең һәм тагын бер иптәшенең кулына богау кидерттеләр. Караса, идәндә бер иптәшләре үлеп ята икән. Нәрсә булганын да белмичә, егетләр кулга алынды. Солдат киемен дә салмаган Рәис төрмәгә барып керде. Сугыш кырларыннан исән кайткан, күпме иптәшләренең күзләрен йомдырып хушлашкан Рәискә бу хәл бик авыр булды. Әти-әнисе, ике апасы Рәисне яклап кая гына мөрәҗәгать итмәделәр.
Өч айдан соң, гаепсез икәнен ачыклап, Рәисне чыгардылар.
Авыл халкыннан бик оялып, егет икенче көнне үк авылдан чыгып китте. Чаллыга китеп урнашты, эшкә керде. Әнисә белән элемтәләр өзелгән иде инде. Кайтуга ук үзе белән күрешергә килмәгәненә кыз да бик нык үпкәләгән иде. Рәис, эшләгән җирендә Әминәне очратты. Алар матур гына тормыш корып җибәрделәр. Рәис, яшьлек хатасын аңлап, аракыга башка беркайчан да үрелмәде. Хәзерге вакытта да алар бик бәхетле, күз алмасыдай кадерле балалары үсеп килә. Рәис үзе белән булган хәлләр турында еш уйлана. Өздереп уйный иде, бармаксыз калды. Үлемнән исән калып, әздән генә үзен югалтмый калды. Адәм баласы кайда ялгыша?
Поезддан безне Рәис каршы алды. Мин аңа язмышын белгәнемне әйтмичә кала алмадым. Рәис шунда: «Хәрби хезмәттә дә, төрмәгә ябылгач та, иң зур бәхетнең ирекле булуда икәнлеген аңладым. Башкалар синең башыңа хуҗа булмасын. Башны томалаучы аракыга үрелергә язмасын. Барысын күрдем, булган хәлләрне уйлагач та – ничек ялгыш адымнар ясамаска кирәклеген уйлыйсың. Тормыш нинди рәхәт. Кадерен белеп яшик», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар