16+

Төшләрендә генә булса да ул аларны күреп, сагынып гомер итә

Гөлдер-гөлдер күгәрченнәр гөрләшкән тавышка сискәнеп уянып китте Нәҗип карт.

Төшләрендә генә булса да ул аларны күреп, сагынып гомер итә

Гөлдер-гөлдер күгәрченнәр гөрләшкән тавышка сискәнеп уянып китте Нәҗип карт.

Өйлә намазын укыганнан соң аз гына черем итеп ала торган гадәткә ияләшеп китте ул. Намазын тәмамлагач, озак итеп барлык гүр иясе булган туганнарына, өч газиз улына, үзенең сөеклесенә дога кылды. Исәннәр турында да онытмады, аларга тыныч, бәрәкәтле мул тормыш теләде.

Әлеге кыска гына йокыга китеп алган арада да ул үзенең тормыш чәчкәсен, Гөлзифасын күрде. Зәңгәрсу юка күлмәген киеп, кап-кара чәчләрен ике толымга үреп баш өстенә урап куйган да, шомырт кара күзләрен тутырып Нәҗипкә карап елмаеп тора. Иңнәренә салган көянтәсе дә аның зифа гәүдәсенә бик килешә. Мөлдерәп торган сулы чиләкләрен сузып, ул шаян тәңкәләр зыңлаган тавыш  белән көлеп җибәрде:

- Әй, нәрсә кыймыйча торасың инде, хәлсерәп беткәнсең бит, мә минем шифалы саф суымны авыз ит, диде ул. – Көн озын печән чабып, кояш сукмасын тагын, дип тә өстәп куйды ирен чите белән серле итеп елмаеп.

Ә Нәҗип берни әйтә алмыйча, хатынына сокланып карап торуын дәвам итте. Аның шатлыгы эченә сыймый иде, чөнки авылның иң чибәр, иң уңган, иң чая кызы бүгенге көндә аның тормыш юлдашы бит.

Салкын чишмә суы белән битләрен юып алгач, аның бөтен аруы да юкка чыкты. Гөлзифасы аңа чишмәгә суга килгән уңай белән, әбәтен дә кыстырып килгән. Кызыл ашъяулыкка күпереп пешкән күмәч, йомырка, яшел суган, катык менеп кунаклады. Нәҗипнең ашавын күзен дә алмыйча күзәтеп утырды яшь хатын, ул аның һәр хәрәкәтен истә калдырырга тырышкан кебек тоела иде. Шулай җайлап кына тамак ялгап утырганда, кинәт кенә алар янына пар ак күгәрчен очып килеп кунды. Алар гөлдер-гөлдер итеп бер-берсенә эндәшәләр, уйнашалар. Гөлзифа белән Нәҗипкә исләре дә китми. Бу матур күренешне күзәтеп утырганда Гөлзифа да җайлап кына Нәҗипнең иңнәренә башын куеп аңа сыеныбрак утырды, иртән генә печәнгә төшеп киткән ирен ул сагынып та өлгергән иде инде.

Нәкъ шушы урында, Нәҗипнең йөрәге чәнчеп куйды һәм ул сискәнеп йокысыннан уянып та китте. Күзләрен кабат-кабат йомып караса да, ул башка йоклап китә алмады, төшнең дә дәвамын күрү насыйп булмады.

Бу төш аның бөтен күңелен актарып атты. Үткән тормышы, бәхетле мизгелләр һәм сугыш... Шушы каһәр суккан сугыш матур гына барган бөтен тормышны туздырып, күпме кешене кан-яшь пәрдәсенә чорнады. Ә алар нинди бәхетле иде бит, аларга карап сокланмаган кеше юк иде. Бер-бер артлы туган өч малай да ел үсәсен ай үсеп, ай үсәсен көн үсеп егет булып  җитлегеп кенә киләләр иде. Саматка егерме ике, Азаматка унтугыз, Исламга унҗиде яшь.  

Ислам аеруча шук һәм бик башлы бала булды, шуңа мәктәпкә укырга да алты яше тулыр-тулмас керде. Күрше кызы Асиядән каласы килмәде. Менә быел алар унберенче классны тәмамлап, икесе дә табиб булырга хыялланалар. Зур калага юл тотарга җыеналар иде. Абыйлары авыл хуҗалыгы институтында белем ала. Әниләре – шәфкать туташы, ә әтиләре – игенче. Аларның капкасы бер дә кешедән өзелмәде, Гөлзифа янына карты да, яше дә, бала-чагасы да гел киңәш сорап керде. Медпункт күрше авылда булганлыктан, әбиләр аның янына ул эштән кайткач килергә яраталар. Гөлзифа аларны беркайчан да кире бормады, авыру-сырхауларын дәвалап, тәмле чәе белән дә сыйлап чыгара иде.

Кичке эшләрдән бушагач, алар гаиләләре белән клубка китәләр, әниләре моңлы итеп Нәҗипнең гармунына кушылып җырлап җибәрсә, кемнең генә күңеле кузгалмый калды икән. Шуңа күрә куелган барлык спектакльдәге төп рольләрне дә алар икесе башкара иде. Егетләр дә әти-әниләреннән калышмады кем тальянда, кем баянда, кем курайда уйный. Аларга шулай ук әниләренең җырлау сәләте дә күчкән. Менә шундый моңга бай, уңган-булган гаиләләрнең берсе иде алар

Нәкъ Ислам унберенче классны тәмамлаган елны, сугыш башланып китә, зур планнар, хыялларны бөтенләй башка эшләр алыштыра. Сугышның беренче көннәреннән үк Нәҗип, аның артыннан бер-бер артлы уллары да Гөлзифаны ялгыз калдырып, сугышка китеп баралар. Сагынуга, мәхәббәткә, назга бай өчпочмаклы хатларга җавапны язып кына өлгерт. Ләкин ике-өч елдан ул хатларның өчесен дә кара пичәтле хатлар алыштыра шул. Бу йөрәк өзгеч авыр хәлләргә ничек түзә алганын, кайдан яшәү көче алып, тормышын ничек өстерәгәнен Гөлзифа үзе генә белә. Өч баласыннан да үлем хәбәре килүгә карамастан, ул өметен җуймый, берсе генә булса да исән калыр дип уйлый. Ләкин аның өметләре акланмый.

1945 нче елның мартында авыр яраланып, Нәҗибе кайтып төшә. Ачы бала хәсрәтен алар шулай икәүләп җиңәргә тырышалар. Гөлзифа авырга узгач, бик шатлана, Нәҗип кенә үзенең сулып, бетерешеп калган хатынына карап борчуга салыша. Әйе, аның борчылулары юкка булмый, Мәдинә дөньяга килгән көнне, аның Гөлзифасы аларны калдырып бакыйлыкка күчә.

Мәдинәнең дә тормышка чыкканына унбиш ел узып киткән. Ул нәкъ әнисе кебек: аның эшен дәвам итә. Күрше авылда гына торганлыктан, алар көн саен диярлек Нәҗипнең хәлен белеп, хуҗалык эшләрендә ярдәм итешеп торалар. Ут чәчеп торган өч оныгы да аңа күңелсезләнергә ирек бирми. Кызы белән кияве үз янына чакырсалар да, Нәҗип абыйның пар күгәрченнәр оялаган нигезен, Гөлзифа һәм улларының якты рухын саклаган йортны калдырып китәсе килми. Төшләрендә генә булса да ул аларны күреп, сагынып гомер итә.

Сугыш булмаса, бәлки, бөтенләй башкача, пар күгәрченнәр кебек, гөрләшеп узган булыр иде аларның гомеркәйләре...

Гөлзилә Касыймова,

Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе, сәнгать укытучысы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading