Былтыр республикада барлыгы 50 меңгә якын җинаять очрагы теркәлгән. Бу – Россия буенча иң аз күрсәткеч.
2019 елда ун ел элек 11 миллион сум акча урлауда шикләнелгән “Райффайзенбанк” кассиры Роза Әгъләмҗанованы тоткарладылар, Яшел Үзәндә тарихи объект булып саналган “Полукамушки” торак комплексына ут төркән кешеләрне таптылар. Хокук саклаучылар ярдәме белән ачыкланган, тарихка кереп калырлык мондый вакыйгалар җитәрлек. Россия генерал-лейтенанты Михаил Литвинов та Татарстан полиция хезмәте эшчәнлегенә уңай бәя бирде.
Шулай да республиканың эчке эшләр министры Артем Хохорин уяулыкны югалтмаска киңәш итә. Чишәсе мәсьәләләр, борчый торган тармаклар җитәрлек. Әйтик, былтыр банк счетларыннан акча урлау һәм интернет аша халыкны алдалау очраклары 2018 ел белән чагыштырганда 77,3 процентка арткан. Бу мәсьәләдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкка аңалту эшләре алып бару нәтиҗәлерәк дигән фикерне җиткерде.
Полиция хезмәткәрләре өчен кайбер районнарда эшләү шартларын яхшырту да быелга куйган бурычларның берсе. Республика буенча участок полициясенең пунктлары – барлыгы 42 объект ремонт таләп итә. Аеруча Әлмәт, Нурлат, Мамадыш районнарындагы биналарда эшләү куркыныч тудыра. Артем Хохорин бу мәсьәләдә Президенттан ярдәм сорады.
Комментарийлар