Хәтер елгасы... Сине ярларыңнан чыгарып ташытырга бер сәбәп кенә кирәк. Аннары йокымсырап кына яткан хәтер уяна да, ташый да ташый инде, ярларыннан чыгып.
Бу юлы хәтер елгасын ташытырга Фарил (Мәчкәрә егете, жырчы Фарил Габдрахманов бездән бер генә класс алда укыды) сәбәпче булды әле.
Без укыган заманда эшләгән Мәчкәрә укытучыларының фотоларын социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйды ул. Укытучыларның бик күбесе бу якты дөньяда юк инде. Һәммәсе турында иң җылы истәлекләр, иң матур хатирәләр күңел түрендә һаман да исән әле.
Бүген үз хатирәләрем белән түгел, ә миннән байтак ел алда укыган укучы, үз бабаемның истәлекләре белән бүлешәсем килә. Һәм ул истәлек иясе үзе дә бу фотода юк әле, югыйсә, нәкъ шушы фотодагы өлкән укутучылар белән бергә эшләгән кеше инде ул. Ничектер авыру әнисен карарга дип берәр елга ялга китеп алды бугай ул, бәлки шул вакыт булгандыр.
Нәгыймә апа, чүтери Нәгыймәсе, исемен генә ишеткәндә дә чәч бөртекләрең үрә торырлык укытучы апа. Әйе, усал дигән даны бар иде инде.
Кара-каршы утырып чәй эчкәндә бабайның нигәдер гел сул яңагын сыпырып куйганына башта бик игътибар да итмәгәнмен, ахры, аннан шул сул яңагын гел башта тотып карап, аннан әкрен генә сыпырганының сәбәбен беләсем килде бит берзаман. Гел яңак сыпырып утырырсыңмыни, бүтән сыпырыр әйбер беткәнмени? Бер дә булмаса мине сыпыр, мин барыбер синең яңагыңнан йомшаграктыр әле.
Юк инде, монсын үзенә әйтү юк инде, эчтән генә уйлыйм.
Сыпыру төрле мәгънәдә әйтелә бит ул, кем нинди мәгънәдә аңлый бит әле аны.
“Нәрсә бабай, – мин әйтәм, – тешең сызлыймы әллә?”
Юк икән, бу теге әлеге дә баягы мәктәп елларыннан калган гадәт икән.
Ул гел сыпыргандыр инде, мин генә игътибар итмәгәнмендер.
Дөнья куам дигән булып, сыпырырга да, сыпырганны күрергә дә вакыт җитмәгән инде, күрәсең. Ә хәзер вакыт күп, эш юк, кирәген дә күрәсең, кирәкмәгәнен дә дигәндәй.
Ярар, бер чигенеш ясап алыйм әле, сез минем бабайны әмма да юаш, әмма да тыйнак, чуть ли мулла песие дип уйламагыз тагын. Әнә, мәктәптә укыгандагы бер гөнаһысы өчен әле дә яңагы янып торгач, бик мулла песие булмаган инде ул. Ә яңак төбенә кемнән өлеш алган дисезме? Менә шул исемен генә ишеткәндә дә малайлар җилсез көнне дә дер селкенә торган Нәгыймә апа дәресендә алган ул бу өлешне. Алган дип инде, ул бәлки алмас та иде, Нәгыймә апа биргән бит.
Ул дәрестә аларга башка укытучы керәсе булган, тик менә против греха дигәндәй, ул укытучы чирләп киткәнме, әллә башка сәбәп беләнме, дәрескә Нәгыймә апа килеп кергән, һәм бу мулла песиенең урындыкка кадаган инәсе дә башка укытучыга багышланган булган. “Тукта, апа, утырмыйча торыгыз әле, ул инә сезгә түгел иде”, – дип инәңне тартып ала алмыйсың бит инде. Утырган Нәгыймә апа урындыкка. Аннан сикереп торган, анысына аптырыйсы түгел, арт шәрифеңә инә кадалса, кем дә сикереп торыр.
Тик менә шул дәрестә үк ничек итеп хулиганны ачыклаган ул, менә монысына аптырарлык.
Нәгыймә апаның аягында сучинкә, ягъни итеккә киерткән галуш, каты башлы, кызыл эчле, асты сырлы-сырлы катыдан-каты галуш. Малайны такта янына чыгарып бастыра да, итегеннән галушын салып, ирләрчә кизәнеп торып берне яңак төбенә сылый. Без суда и следствия, директорга да алып керми, әтисен дә чакыртмый, ата-аналар җыелышында да бу турыда сүз кузгалтмый.
И, болай гына котылуына мең шөкер итә инде малай, өйдәгеләр белсә, тагын өстәп берне бирәләр бит, әле бер белән генә калсаң... Ул заманда укытучыларның дәрәҗәсе бик югары, алар авылда иң хөрмәтле кешеләр, укытучыга “нападение” ясаганыңны өйдә белсәләр, йомшак җиренә инә белән генә түгел, без белән дә төртеп алырга күп сорамаслар.
Яңак төбе кыза инде ул, үзең сорап алгач беркемгә үпкәли алмыйсың. Тик менә шул дәрестә үк гаеплене ничек белә алган Нәгыймә апа, менә монысына бу малайның инде бабай булгач та әле һаман башы җитми.
Ничек белсә дә белгән инде, үзең күрмәгәч, шул гына бармак белән күрсәтте дип тә әйтә алмыйсың. Тик менә приговор справедливый и возврату не подлежит.
Менә шул инде, дуслар, хәтер елгасына әнә күкләр дә кушылды әле, яшеннәр яшьнәп яңгыр ява. Хәерле, шифалы яңгырлар булсын.
Ә яңак төбе кыза ди әле һаман да, бер селтәнеп бирүе белән укытучы урындыгына инә кую теләген напрочь оныттырган Нәгыймә апа, үзе әйтмешли, хулиганга.
Тышта яңгыр көчәя, ә мин хәтер елгасын ябып торам әле, ике ташуны бергә кушып булмас, быел күкләр тарафыннан килгәне дә әллә нинди маҗаралар ясаган җирләр бар бит, Аллаһ сакласын.
Рәйсә Галимуллина,
Кукмара, Мәмәшир.
Фото: https://nash-sssr.ru/
Комментарийлар
0
0
Минем әнием 40 ел укытучы булып эшләгән. Ул булса килеп арт санын бер мәртәбә бер сүз әйтмичә күз яшләре чыккынчы чеметер иде.
0
0
0
0
Уфф, көлә көлә укыдык, рәхмәт авторга. Матур язасыз.
0
0