Беренче тапкыр гармунны тотып каравым Садыйк абыйларда миңа 4 яшь вакытларда булды. Җәй көннәре иде. Әни: “Равил абыеңа гармун алганнар, әйдә, карарга менәбез”, – диде. Без килеп кергәндә, күршеләре: Таифә абыстай, Әпә Мөнирәсе үзенең анасы Шәмсенур апа белән, Әбүбәкер абыйның тол калган карчыгы Мәймүнә апа үзенең кызы Гөлҗиһан белән, Садыйк абый һәм Чибәр абыстай, Әмир – шулай итеп кысан өй эче шыгрым тулган иде.
Равил абый стена кырыена терәп кулган артсыз урындыкта сары телле кечкенә, әмма бик матур тавышлы гармунда уйнап утыра иде. Ул гармунчы түгел, ләкин кайдадыр әз-мәз уйнарга өйрәнгән иде булса кирәк.
Тыңлап утыручылар суларга да куркып тыңлыйбыз. Вакыт-вакыт ирләре сугыштан кайтмаган апа-абыстайлар авыр итеп көрсенә, яулык очлары белән күзләреннән менә тамам-менә тамам дип торган яшь тамчыларын сөрткәләп ала. Шул көнне миңа кулымны гармунга тидереп алырга рөхсәт иттеләр. Гармунның күреге бик шома һәм рәхәт иде, берничә секунд арасында башкача хисләр туарга вакыт җитмәгәндер.
Мин хәзер дә гармун тавышына мөкиббән. Әмма үзем бу коралда уйнарга өйрәнә алмадым. Ләкин язмыш минем кулыма бик матур бер гармунын китереп тоттырды. Комсомолда эшләгән елларымда мәдәният йорты мөдире Сабирҗан белән ниндидер киңәшмәгә район үзәге Сабага бардык. Көтмәгәндә, яхшы эшләрем өчен, миңа бер оклад күләмендә премия акчасы тапшырдылар. Җыелыш төгәлләнеп, район универмагына да кереп чыгасы иттек. Шул чакны Сабирҗан миңа бер гармунга төртеп күрсәтеп: “Искиткеч матур тавышлы, шәп гармун”, – дип, алып ниндидер бер көйне сыздырып та җибәрде. Мин шаклар катып, колак очларымнан алып аяк бармакларыма чаклы ниндидер гасырлар аһәңенең чакыруы, тавышы сыман моңның үтеп керүен сиздем. Үзем уйный белмәсәм дә, Суфия апаның малае Әнвәр өйрәнмәсме дип уйлап, Сабирҗанга шундагы өчләп гармун арасыннан берсен сайлатып алдым...
Мин мотоциклымның рулен, Сабирҗан минем артка бер кулы белән гармун салынган тартманы, икенчесе белән миңа тотынып кайтырга чыктык. Тенеки, Почулкы авылларын узып китеп, урман эчендәге бер аланга кереп туктадык. Тирә-якта каен, чыршы, имән һәм юкә агачлары үсеп утыра. Бар тирә-якта урман чәчәкләре, кошлар сайрый. Сирәк кенә күкенең: “Күк-кү, күк-кү”, – дип моңайганы ишетелеп китә.
Гармунны “юарга” дип алынган бер ярты шәраб һәм вак-төяк киселгән агач төбе өстенә җәеп куелды. “Хәерле, игелекле вә моңлы гармун булсын”, – дип үзебезчә тостлар әйтеп, иңдереп утырабыз. Менә Сабирҗан, гармунны алып: “Балкый Шәйморза утлары”, – дип җырлап, уйнап та җибәрде. Аңа мин кушылдым. Безгә агачлар шавы, яфракларның шыбырдашкан авазлары өстәлде. Беренче җырга икенчесе, өченчесе кушылып, шактый гына утырдык. Сабирҗан миңа караганда җырга оста, ул концертларда, мәҗлесләрдә дә бик матур җырлары белән кешеләрне шаккатырган кеше. Урмандагы кошлар җырлауларыннан туктады: “Бәлкем, осталар барында телеңне тый”, – дип уйлаганнардыр.
Яңадан утырышып, юлыбызны дәвам иттек. Авыл очына җитәрәк, Мәймүнә апалар турында ягулык багы өстенә дип әйтерлек менеп, алдыма гармунның футлярын куеп, Сабирҗанга гармун тартырга урын ясадым. Кузгалдык, Сабирҗан уйный, икәүләп җырлыйбыз. Вакыт-вакыт мотоциклның сигналын бар көченә кычкыртып җибәрәм. Өй борынча капкалар ачылып, бар халык тамаша күрергә теләп, урамны сарып алды. Менә безнең дә зур капка ачылып китте, килә-килешкә аздан гына каз-үрдәкләрне таптатмыйча, болдыр буена килеп туктадык.
...Әмма эшләр мин уйлаганча булып чыкмады. Гармунда уйнарга Әнвәр уйлап та карамады, мин хәтта, аның кызык өчен генә булса да, гармунны кулына алганлыгын да хәтерләмим. Югыйсә бу “Чайка-2” маркалы, сәдәпләре ике рәткә тезелгән, регистрсыз һәм телләре алюминийдан эшләнгәнлектән бик җиңел, уйнау өчен җайлы гармун иде. Тавыш рәте кечкенә октавадан алып ля октавасының өченчесенә чаклы, тональлеге: соль мажор, ля мажор, фа диез минор һәм бик матур итеп сайрап уйный торган тавышлы корал иде. Сайрап уйнауны рус телендәге “голос разливается, заливается”, дигән сүзләр белән аңлатып була. Татарча бик моңлы, дип аңлатырга мөмкин.
Чынлап та гармун бик матур тавышлы булып, аны мәҗлес уздыру өчен дә, яшьләр урамда уйнап утыру өчен дә алып тора башладылар. Апаның малае Мәҗит кичен килеп ала һәм киредән, малайлар уйнап туйгач, китереп тә китә. Тора-бара гармун сыдырылып һәм бәрелеп-сугылып эштән дә чыкты. Инде аны башкача китереп бирүче булмыйча, ул югалды. Шулай итеп, минем музыкага булган тартылуым, гыйшкым тәмам булды.
Габдулла Исмәгыйлев,
Казан.
Фото: https://intertat.tatar/
Комментарийлар