Менә тагын бер йолдызыбызны, елмаюы белән бар дөньяны яктырткан, җылыткан ихлас каләмдәшебез Венера апа Ихсанованы бакыйлыкка озаттык. Рәхмәт фәрештәләре каршы алсын иде үзен. Урыннары оҗмахның түрләрендә булсын иде. Ул аңа бик лаек.
Гомер юлында кешенең исеме зур роль уйнавы берүгә дә сер түгел инде хәзер. Икесе дә орденлы укытучылар булган әти-әниләре 1933 елның 23 августында туган игезәк балаларының кызчыгына Венера дип исем кушалар. Таң йолдызы булып, гомер буе кешеләр җанын яктыртып-яхшыртып торсын дигән изге теләк белән. Балачагы сугыш елларына туры килгән кыз кечкенәдән шундый булып үсә. Хезмәтне сөя, китаплар белән дуслаша, хыялы да зур – әти-әниләре шикелле укытучы булу. Шул матур хыялын чынга ашырыр өчен, башта игезәге Ренат белән педагогия училищесын, соңрак Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый кыз. Ләкин аңа укытучы булып балалар каршында дәрес түгел, ә кулына үткен каләм тотып, тормыш дәресләрен газетаның яшь укучыларына бирергә туры килә. 1924 елда чыга башлап, дәһшәтле сугыш елларында туктап торган «Яшь ленинчы» газетасын яңадан балалар иле әләме итеп күрәсе килгән җитәкчеләр бу эшне үзе чибәр, эш сөючән, яшьлек дәрте ташып торган Венера Ихсановага йөклиләр. Ә ул бу җаваплы эшкә бөтен җанын-тәнен биреп тотына һәм аларның фидакарь хезмәте белән 1961 елда газета кабат дөнья күрә һәм беренче саннарыннан ук балаларның яраткан басмасына әйләнә. Венера апа баш мөхәррир булган елларда (1961-1977) «Яшь ленинчы» (хәзер «Сабантуй» журналы) 125 мең тираж белән таралган.
«Яшь ленинчы»ны Венера апа кулыннан алып, үзе җитәкли башлаган Роза Туфитулова ул чор газетасын «балачак бишеге» дип саный. Без мәктәптә укыган еллар ул. Венера апа җитәкләгән газета безнең балачакны бизәп торды дисәм, һич арттыру булмас. Ниләр турында гына язмыйлар иде алар, нинди генә конкурслар оештырмыйлар иде. Безнең заман балаларының күңелен сафландыра, җанын баета торган язмалар сан саен басыла иде анда. Без кышын-җәен, һава торышы нинди булуга карамастан, почтаның районнан кайтканын каршы алып, көтә идек ул газетаны. Әле шунысы да бар: «Яшь ленинчы» миңа һөнәр сайларга да ярдәм итте. Газета битеннән оста каләм белән язылган язмаларны укып, журналист булу хыялы уянды. Мин моның өчен «Яшь ленинчы»га, аның хезмәткәрләренә гомерем буе рәхмәт укып яшим. Мин бу рәхмәтне үзем «Яшь ленинчы»да эшли башлагач, Венера апаның үзенә дә әйттем. Ул, гадәттәгечә, җаннарга үтеп керерлек итеп мөлаем елмаеп, әниләрчә яратып, аркамнан сөеп куйды. Гел туры юлдан гына тормаган, сикәлтәләре дә, калкулыклары да булган матбугат иленә фатиха бирүе булгандыр дип аңладым.
Гомерем «Яшь ленинчы»да эшләп узса да, кызганыч, миңа Венера апа Ихсанова белән бер генә көн дә эшләү бәхете тимәде. (Бәхете дим, чөнки элеккеге хезмәттәшләре аның җитәкчелеген зур бәхеткә саныйлар. Бигрәк тә «Ялкын» журналының элеккеге баш мөхәррире Эльмира Закирова өчен бу шулай. Балачагында аңардан килгән хатларны гомер буе саклаган ул. Ә инде бергә эшләгән елларын җылы хатирәләр белән искә ала.) Мин «Яшь ленинчы»га килгәндә, Венера апа «Сөембикә» журналының баш мөхәррире иде, 1977-1988 елларда республикабызның хатын-кызлар журналын җитәкләде. Ул баш мөхәррир булган елларда журналның тиражы 485 меңгә җитүе үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли.
Венера апа Ихсанова – бәхетле гомер кичергән кеше. Һөнәрен дөрес сайлаганга да бу. Аның йөзенә карау, ягымлы елмаюын күрү белән үк, республика балалар матбугатын нәкъ менә шундый кеше җитәкләргә тиеш дип уйлыйсың. Соңрак нәкъ менә ул һәм бары тик ул гына хатын-кызлар журналының дилбегәсен үз кулына алырга тиеш дип фикерлисең. Әгәр дә дәү әниләр журналы аерым булса, һич икеләнми әйтәм, ул аны да җитәкләгән булыр иде. Тормыш тәҗрибәсен киләчәк буыннарга биреп калдырырга теләүче изге күңелле, игелекле дәү әнигә бу вазифа да бик туры килер иде. Ләкин ул лаеклы ялга чыгу белән, никадәр яраткан булса да, эшеннән китә һәм бөтен тырышлыгын оныкларын тәрбияләүгә багышлый. Үзе ике бала: бер кыз, бер малай үстергән Венера ханым биш онык һәм алты оныкчыкның яраткан дәү әнисе дә була. Килешәсездер, бик сирәкләргә генә тигән бәхет бу.
Венера апаны берничек тә елмаюсыз күз алдына китереп булмый. «Хәтта бик катлаулы тоелган мәсьәләләрне дә шул серле елмаюы белән, бернинди тавыш-гаугасыз хәл итә иде», – диләр аны якыннары. Тавышны күтәрү көчсезлек билгесе булуын белгәндер.
– Ул мине университетны тәмамлагач, «Яшь леничы»га эшкә алды. Эшкә өйрәтте. Рәхмәтләр аңа. Искиткеч матур күңелле кеше. Шәп редактор иде. Егерме еллап күршеләр булып яшәдек. Елмаюлары беркайчан да күңелемнән китмәс инде, – дип, остазын искә ала Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин.
– Ул минем сер сандыгым иде, – ди «Сөембикә»нең элеккеге баш мөхәррире Фирая Бәдретдинова. – Бик якын, бик яхшы, туган җанлы кеше иде.
Бу сүзләрдә дә хаклык зур. Венера апа – танылган балалар язучысы Ләбибә Ихсанованың бертуган сеңлесе. Күрше Киров өлкәсе Түбән Шөн авылы әдәбиятыбызга ике талантлы, үткен каләмле кыз биргән. Венера апаның язмаларын укыганнар, аны белгәннәр: «Ул да язучы булырга тиеш булган!» – дип, хак бәяләрен бирәләр. Ләкин газета-журналда эшләү ул язучылык талантын бетерә, әдәбиятка вакытың аз кала, ә инде матур сүзләрең, идеяләрең язмаларыңны бизи. Шуңа да Венера Ихсанова апасы Ләбибәнең иҗатына зур хөрмәт белән карады. Аңа ярдәм итәргә тырышты. Ә инде апасының вафатыннан соң, аның әсәрләрен эшләп бетереп, китап итеп тә чыгарды.
Венера апа белән тагын бер очрашуыбызга шул Ләбибә апа иҗаты сәбәпче булды. Бу юлы мин Ләбибә апаның Декабристлар урамындагы ул яшәгән фатирына бардым. Казанның 20нче гимназиясендә «Алиш варислары» музеен ачарга әзерләнеп йөргән вакытлар иде. Алиш премиясе лауреатларының шәхси әйберләрен музей экспонатлары итеп куярга уйлыйбыз. Ләбибә апа Ихсанова да 1996 елда Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби премиясе итеп бирелә башлаган Алиш бүләгенең беренче лаеклы иясе. Ләбибә апа үзе бу вакытта исән түгел иде инде, шуңа да Венера апа истәлекләре белән уртаклашам, апасының кулъязма дәфтәрләрен бирәм дигәч, мин аның өенә килдем. Озак итеп сөйләшеп, чәйләп утырдык. Мин ул вакытта «Сабантуй»да эшли идем әле. Үзләре кабаттан тергезгән, гомерләрен шуңа багышлаган остазның матбугатның бүгенге хәленә җаны бик әрнегәнен тою миңа авыр булмады. Ләкин ул, гадәтенчә, йөзенә канәгатьсезлек чыгармады, бары тик елмаюы гына моңсуланды. Элеккечә якты кояш кебек түгел, ә менә шул моңсу елмаюы күңелемә кереп калды. Мин Венера апа биргән кулъязма дәфтәрләрне, кош тоткандай сөенеп, булачак музейга кайтарып бирдем. Алар бүген дә, инде хәзер Абдулла Алиш исемен йөртүче 20нче татар гимназиясенең «Алиш варислары» музеенда кадерле истәлек булып, иң түрдә сакланалар. Хәзер инде аларны күргәч, Ләбибә апаны гына түгел, Венера апаны да сагынып, моңсуланып искә алырбыз.
Газета-журнал эше баштан ашса да, Венера Ихсанова җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Мәскәүдә бөтен хатын-кызлар оешмасының Татарстан бүлеге башлыгы була. «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының да актив әгъзасы буларак, бик күпләргә җылы сүзе, акыллы киңәше белән ярдәм итә.
Венера апалар буыны – эш өчен туган, хезмәттән тәм таба белгән буын. Аларның дан-хөрмәт артыннан йөрергә вакытлары да, теләкләре дә булмаган. Шуңадыр инде Венера Ихсанованың да иң зур бүләге – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Ике саллы матбугатның әнкәсе булган ханымга зурраклары да тиеш булгандыр да бит. Хәзер генә ул китап нәшрият табасыннан төшәргә өлгерми, авторы премия юллап йөри башлый. Заманы бүтән булган, диярсез. Шул-шул менә, заманасы-чоры башка булган. Ихласлык, ярдәмчеллек, игелек заманы булган ул. Укучы басма матбугатка, матур әдәбиятка мөкиббән киткән. Егылып укыган. Егылып укый торган матбугат та булган. Аларны җаннары гел изгелектән генә торган, елмаюлары кояштан да яктырак булган Венера апа Ихсанова кебек мөхәррирләр җитәкләгән.
Танылган журналист җәмәгать эшлеклесе Венера Ихсанова белән хушлашу 17 февраль көнне ул яшәгән йорт янында булды. Аны соңгы юлга озатырга бик күп каләмдәшләре килгән иде. Үзенә күрә бер журналист ветераннар, дөресрәге, элеккеге баш мөхәррирләр җыелышын да хәтерләтте ул. Венера Ихсанова мәңгелек йортын Киндерле зиратында гомер буе яратып хөрмәт итеп яшәгән ире янәшәсендә тапты.
Татар матбугатының тагын бер йолдызы сүнде. Аның бик кирәк: җаннар җылыга, яктыга сусаган чорда сүнүе аерата да кызганыч. Ләкин күңелләрне бер өмет юата. Венера апалар һәм аларның чордашларының иҗатлары аша салынган йөрәк җылысы әле безнең күңелләрдә саклана һәм һәрбер язмабыз аша укучы җанына җиткерергә дә тырышырбыз без аны.
Комментарийлар