– Үзләрендә кызыксыну көчле. “Татарстанда җәй” дигән проектта урамнарда концертлар булып алды. Егетләребез белән кабатлап алдык та, чыгышлар ясадык. Хәзер теләсә кайда менә дигән итеп чыгыш ясый алалар. Егетләр әзер профессиональ баянистлар кебек, барысын да тиз оталар, – дип уңышлары белән таныштыра Мөнәвәр Мөхәммәдиев.
Гармун күреген тарткалап Балаларның уңышлары шушы тыңгысыз кешегә бәйле икәнен сез дә чамалагансыздыр. Кемдер йөрмәсә, кемдер шушы эшләр белән үзе дә кызыксынмаса, моның кадәр зур проектка алынырлар иде микән?! Ә бит Мөнәвәр үзе дә мәдәният дөньясы өчен ят кеше түгел. Тумышы белән Кече Кибәхуҗа авылыннан булган егет башта Казанда мәдәният һәм сәнгать институтында укый. Анда 2 ел белем алганнан соң, читтән торып укуга күчеп Теләче районының музыка мәктәбенә балалар укытырга кайта. Әниләре авырып киткәч, укуны ташларга туры килә. Һәм ул шушы җирлектә бригадир булып эшли башлый. Туган җирендә 9 ел хезмәт куя. Берзаман завклуб таба алмыйлар. Чыннан да алар бик дефицит хәзер, хәтта белгечләрнең дә бу эшкә алынасы килми. Мөнәвәрнең активлыгын белеп, кабат мәдәният юнәлешенә кайтуын үтенәләр. Клубка капиталь ремонт керә, Мөнәвәр эшкә керергә вәгъдә бирә. Шулай итеп, яңартылган клубта 2019 елдан эшли дә башлый ул, менә 6 ел эчендә бик матур гына күрсәткечләргә дә ирешәләр.
– Кире үз өлкәмә кайтып төштем. Укуымны Алабугада тәмамладым. Иң беренче инструментлар буенча укый башлаган идем. Баяннарны, гармуннарны яхшы беләм, – ди Мөнәвәр.
Сәләт тә егеткә әллә кайдан килмәгән. Бу якларда элек-электән оста гармунчылар булган. “Дөресен генә әйткәндә, әти дә уйнамый. Ә әни бик матур җырлый иде. Бабай ягыннан гармунда уйнаучылар булган – Мөхәммәт бабай уйнаган. Әтинең ике туган абыйлары гармуннарда уйный. Әтинең бертуган абыйсының балалары уйный. Әти ягыннан миңа бирелгән була инде, – ди ул. Гармунда уйный башлаган вакытын да хәтерли әле. “Бервакыт безнең әтинең абыйсы Йосыф абый Казаннан кайтты. Ул малае Илгизәр абыйга гармун алган. Мин ул чакта кечкенә әле. Әтигә дә, әйдә, энем, син дә малаеңа гармун ал дип, аңа да гармун алдырган. Ике гармун булды. Йосыф абыйның улы Илгизәр абый өйрәнде. Ә минем бертуган Мөнир абыем – аның яшьтәше – өйрәнмәде. Шул гармунны сөйрәп йөри-йөри, 1-2 көй чыгара башладым. Гармунны күтәреп алырлык була башлагач, төймәләрен өйрәнеп, абыйның иптәш егете Динислам абыйга, күрше Дамир абыйга гармунда өйрәнергә йөрдем. Алар икесе дә уйный иде. Әйдә бер генә көй өйрәт, пластилин белән бу җиренә тамга куй дип йөри торгач, абыйга алган гармуннан өйрәнеп киттем”, – дип искә ала Мөнәвәр Мөхәмәдиев.
Элек-электән гармунга кара мунчада өйрәнгәннәр дип сөйлиләр. Мөнәвәр абыйның да бу уңайдан фикерләре бар. “Кара мунча нәрсәдән чыккан беләсезме? Ул вакытта авыл халкына эш күп булган. Әти-әниләр бик авыр тормышта яшәгәннәр. Малае өйдә гармун акыртып утыруны да яратмаганнар. Аларга ял кирәк булган. Шуңа да башка җиргә лапаскамы, кара мунчагамы чыгып уйна әле дигәннәр. Менә шунда яшьләр җыелышып, кара мунчада гармун уйнау гадәте кереп киткән”, – ди ул.
Алар үскәндә гармунда уйнаучы күп булмый. Мәктәп чорында да, армиягә озатканда да гармунда уйнарга беркем алынмый. Шулай да Мөнәвәр абый берничә гармунчыны хәтерли әле.
– Элек гармунчылар бар иде, алар көчле булдылар. Күпмедер вакыт узганнан соң уйнаучылар калмады. Минем дә бу хәлләр йөрәкне кымтырыклап торды. Ничек башкаларны өйрәтергә? Клубка кергәч, шушы балаларны тупладым. Мәктәптә укыганда сыйныфташың гармунчы булса, көнләшеп өйрәнәсең ул. Менә балаларга да шушы көнчелекне йоктырдым. Үземнекеләрне өйрәттем дә, апаның, сеңлекәшнең балаларын кызыксынып китте. Уйный белүчеләр төрле ярышларга чыгып китәләр. Аларның мәктәптә укыйсы килми. Аллага шөкер, бүгенге көндә 14 бала бит алар. Монда ансамбльгә йөреп тә, музыка мәктәбендә укучылар бар. Шушы берләшмәгә йөргән бер егетебез Арча көллиятендә баян юнәлешендә укый башлады. Хәзер ансамбльдән 3се студент булды, – дип сөйли ул. Чынлыкта аларның һәрберсе Мөнәвәр абыйларына рәхмәтле. Һөнәрле булу, студент чакта да файдага гына әле ул.
– Югалган йоланың берсе – баланың чәч алу күренешен күрсәттек. Без аның белән республика буенча гран-при алдык. Менә егетләр-кызларыбыз белән кич утыру йоласын әзерләдек. Бездә “Ахирәтләр” берләшмәсе эшләп килә. Монда инде өлкән буыннар бик актив катнаша. Алар белән төрле йолаларны эшлибез. Сабантуйларга бирнә җыю йоласы да бездә башкача уза. Анда 70ләп кеше катнаша, уннан артык баянист, җигелгән атлар. Өч авылда да капка төпләрендә (алдан билгеләп куябыз) чәй-коймаклар белән каршы алалар. Кызларыбыз яраткан егетләренә кулъяулыклар бирә. Казаклар клубы зурлап балалар Сабантуе да үткәрә. Спонсорларыбыз бик актив катнаша. Бүләкләрне дә авыл халкы зурдан бирә. Яңа елларны әйткән дә юк, – дип сөйли Мөнәвәр Мөхәмәдиев.
“Ахирәтләр” берләшмәсенә йөрүчеләр төрле чараларда да актив катнаша. Бүген махсус хәрби операция зонасындагыларга токмач кисүдә башлап йөрүчеләр дә алар. Китапханә белән дә тату эшлиләр. Нинди чара бар, китапханәче Альбина Рәхмәтуллина да актив катнаша анда. Бер бинада утыргач, чараларны да, эшне дә аерып тормыйлар, бөтен чараларны бергә эшлиләр.
Клуб эшчәнлегендә аларга һич кенә дә тыңгы юк. Районнан да, республикадан да бер-бер артлы бәйге шартларын җибәреп кенә торалар. Әнә бит республика күләмендә откан иҗади грант акчасына да баянда уйнаучыларга эләктерергә кечкенә микрофоннар, кызларга “шумовой” инструментлар алмакчылар, кием эскизлар әзерләгәннәр, камзуллар җитми. Тырышмасаң, боларның берсен дә юнәлтеп булмый.
– Татарстанның бер авылында шуның кадәр гармунда уйнаучы бала юк. “Урра, авылга” дигән проекты кысаларында лагерьга Марат Готыф улы Әхмәтов килде. Ул да ышанып бетмәде, бөтен авылдан җыйгансыздыр, диде. Юк, шушы авыл җирлегеннән, үзебезнең авыллардан, дидек, – дип сөенеп сөйли шушы башлангычларның башында торучы клуб мөдире.
Битараф калып булмый Шушы җирлектә яшәгәч, шушында эшләгәч авылга бәйле темаларга да битараф кала алмый Мөнәвәр. Бүген балаларның да, яшьләрнең дә башка булуын күрә. Кемгәдер клуб та кызык түгел хәзер. Әнә кайберсе клубка чыгып, телефонын карап утыра да кайтып китә икән. Ә бит чыннан да, теләгән һәркем өчен түгәрәк-берләшмәләр эшләп тора. Казаклар клубында гына да алар алты: “Сандугач”, “Моң”, “Нәфис сүз”, “Театраль сәхнә”, “Ахирәтләр”, “Җәүһәр”. Авыл яшьләре белән бильярд өстәле алып куйганнар. Тик шулай да авылдан яшьләр, бигрәк тә гаиләле-балалаы яшьләрнең китүенә дә борчылмыйча кала алмый ул.
– Авылда яшьләр калмый. Өйләнгән яшьләр китеп бара башлады. Аларның балалары монда укымый бит. 20 елдан авыл нинди буласын да әйтүе кыен. Моңа аяк терәп каршы килергә кирәк. Авыл яшьләрен җыеп, очрашу, түгәрәк өстәлләр оештырырга, түрәләрне чакыртып сөйләшергә кирәк. Яшьләребез бар, алар хәзер бик тәртипле. Буйдакларыбыз күп түгел. Иң борчыганы – өйләнеп, авылда яшәп, аннан читкә йорт салып чыгып китүләре, – ди ул борчылып. Сүз дә юк, авыл әнә шулай гына яши ала. Монда һәркем күз өстендәге каш кебек. Авыл баласы да авыл сәхнәсендә үсә. Аларның уңышларын шушы авыл кешеләре гел күзәтеп тора. Гармунчы егетләр, аларның җитәкчеләре Мөнәвәр әфәнде башкарган эшләргә бәяне шушы җирлек халкы куя. Ә без үз чиратыбызда шундый зур эшләр башкарган мәдәният хезмәткәрләренә, авыл халкына исәнлек теләп калабыз. Уйнагыз әле, гармуннар, моңнарыгыз тынмасын!
Комментарийлар