16+

“Ул мине авылга бәхетле итәргә алып кайтты”

Апас районы Болын-Балыкчы авылында яшәүче Касыйм бабай һәм Мәһфүзә әби Сабирҗановлар өчен бу җәй бигрәк тә истәлекле.

“Ул мине авылга бәхетле итәргә алып кайтты”

Апас районы Болын-Балыкчы авылында яшәүче Касыйм бабай һәм Мәһфүзә әби Сабирҗановлар өчен бу җәй бигрәк тә истәлекле.

Бу көннәрдә Касыйм бабай 95 яшьлек, Мәһфүзә әби 90 яшьлек олы гомер бәйрәмнәрен каршылады. Аларның парлы гаилә юлыннан бер уй, бер фикердә яши башлауларына да 68 ел вакыт узган. Узган еллар маңгайларга сырлар, кулларга буразналар салса да, алар әле күңел матурлыкларын, бер-берсенә булган хөрмәт хисләрен саклап, сөйкемлелекләре, гадилекләре белән сокландырып яшиләр. 

- Бик бәхетле без. Аллага шөкер, күркәм тормышыбызның бөтен рәхәтлекләрен күреп гомер кичерәбез, - диләр өлкәннәр. 
Касыйм абыйның гүзәл балачагын сугыш урлый. Авыр елларда ачлы-туклы яшәүче гаиләнең, көне-төне хезмәттән кайтып кермәгән әнисенең олы терәге була ул. 12 яшендә ат көтүе көтә. 14 яшендә инде чын колхозчы булып хезмәт башлый. Заготзернога икмәк ташый, урман кисү эшләрендә катнаша. Соңрак һәрчак алга омтылып яшәүче егет Урта Азия якларына үз бәхетен эзләп чыгып китә. Монда да ул сынатмый. Озак еллар шахтада хезмәт итә. Алдан гади звеновой булып эшләсә, соңрак хезмәтен зур җавапчылык белән башкаручы егетне бригадир итеп билгелиләр. Үз эшен зур төгәллек белән, җиренә җиткереп башкарган Касыйм абый хезмәте белән дан казана.

- Чибәрлегемне күреп түгел, тир түгеп эшләгән өчен хөрмәт иттеләр. Дүртәр тәүлек өйгә кайта алмаган чаклар булды. Гаиләм дә аңлады. Тормышымның имин, тыныч узуында тормыш иптәшемнең роле зур, - ди ул горурланып. 
Гомерлек тормыш юлдашын, олы мәхәббәтен дә читтә очрата Касыйм абый. Мәһфүзә исемле кыз белән гаилә корып, янәдән туган якларына кайтып төпләнәләр алар. 

- Мин Болын-Балыкчыга килгәндә 25 яшьтә идем. Аңа кадәр Ташкентта яшәдем. Шәһәр кызы буларак, ул вакытта бер генә сүз дә татарча белмим. Телен дә өйрәндем, хезмәтен дә. Гомер буе авыл җирендә яшәдем, хезмәт иттем. Авыл халкыннан бер генә кырын караш та сизмәдем. Һәр йортка керә идем, ачык йөз белән каршы алдылар. 48 ел каенана белән дус-тату гомер иттек, - ди ул үзе. 

Мәһфүзә әби кавышу көннәрен бүгенгедәй хәтерли. Ул чакларны сөйләгәндә ирексездән күзләре көлә, иреннәре елмая. Хезмәткәрләр арасыннан, бер күрүдә Касыйм бабайга күзе төшә аның. 

- Минем апа шахтада эшли иде. Ул кайтып үзләрендә тырыш, булдыклы егетләр эшләве турында сөйләде. Өч егет арасыннан Касыймны ошаттым. Икенче көнне үк ул мине кино карарга чакырды. “Следы на снегу” фильмын карадык. Икенче кичтә икәү бергә “Тихий Дон”ны карадык. Өченче көнне кинога алып барды да, өенә алып кайтып “бикләп куйды”. Шулай итеп кияүгә чыктым. Икенче көнне ЗАГСка бардык. Балдак та, ак күлмәк тә кимәдек. Аның да, минем дә ярдәм итәр кешеләребез юк иде. Ләкин, бәхетле, матур тормыш юлы уздык. Яшәгәндә балдакларым да, матур күлмәкләрем дә күп булды, - ди әби. 

Сабирҗановлар биш балага гомер бүләк итеп, үрнәк, тату гаилә булып, 68 ел парлы гомер кичерәләр. Балаларны да хезмәт белән тәрбияләп, олы тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәләр. 

- Аллага шөкер, балаларым да күп булды. Балаларыма да рәхмәт. Бабаема да рәхмәт. Ул мине авылга рәхәт күрергә, бәхетле итәргә алып кайтты. Язмышымнан канәгать мин, - диде Мәһфүзә әби. 

Авылга кайткач, Касыйм бабай озак еллар колхозда хезмәт итә. Шофер да була, ташчы, балта остасы булып та эшли. Мәһфүзә әби исә почта бүлекчәсендә 19 ел җаваплы хезмәт башкара. Төрле эшләргә дә чыга ул. Балалары белән бергә бишәр гектар чөгендер дә эшкәртәләр. 
Кызганыч, бу гаиләне кайгы җилләре дә читләтеп узмый. Улларын югалту ачы хәсрәтен дә олы сабырлык белән кичерә алар. Касыйм абый озак еллар авылның имам-хатибы вазифасын башкара. Хаҗ кылу бәхетенә дә ирешә. 

Тир түгеп корган тормышының кадерен белеп, олыгайган көннәрендә дә бер-берсенә ныклы терәк булып, шөкер итеп яши Сабирҗановлар. Кайгыртып торучы кызлары, оныклары һәм оныкчыклары да Касыйм абый белән Мәгъфүзә апа өчен бу тормышта иң зур бәхет. Балалар-оныклар йорт тутырып кайта. Нинди генә эшкә алынсалар да, алар дус һәм бердәм. Туганлык, татулык төшенчәләрен дә яхшы аңлый әлеге гаилә. Болар барысы да әти-әни тәрбиясе. 

Туган көннәре белән тәбрик итәргә дә барлык онык-оныкчыклар җыелды. Һәркем күңелендәге рәхмәт сүзләрен, хөрмәт хисләрен әйтеп калырга ашыкты. Бәхетле гомер көзләре буйлап парлап атлаучы өлкәннәр дәвамчылары белән горурлану хисләре кичерде.

- Сез исән-сау булганда, без һаман да бала. Шушы яшебезгә җитеп, “әткәй, әнкәй” дип кайтып керер туган йортыбыз, киңәш сорар кешеләребез бар. Тормыш сезне төрле яктан сынады. Безгә бар яктан үрнәк булдыгыз, тәрбияле, һөнәрле итеп үстердегез. Сез безгә әле бик кирәк, - диде Зур Күккүздә яшәүче кызлары Люция апа Солтанбекова. 

Касыйм бабай һәм Мәһфүзә әби Сабирҗановлар тормыш дәрьяларын пар канат белән иңләп, шул киңлекләрдә ялгышмыйча, абынмыйча, зур сабырлык белән гомер иткәннәр. Яшь гаиләләргә изге теләктә яшиләр. 

- Сабыр канатлары сынган чакларда да соңгы сүзне әйтеп бетерергә ярамый. Изге максатларда, бер-береңә юл куеп яшәгәндә генә балалар да бәхетле була, гаилә-йорты нур белән тула, - ди алар. 

Ләйлә Шиһабиева.
 

Язмага реакция белдерегез

6

0

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading