16+

“Үлем турында сөйләргә яратмыйм”

“Бродяга” кушаматлы Баулы егете махсус хәрби операциягә китәргә контракт төзүе хакында якыннарына әйтмәгән.

“Үлем турында сөйләргә яратмыйм”

“Бродяга” кушаматлы Баулы егете махсус хәрби операциягә китәргә контракт төзүе хакында якыннарына әйтмәгән.

Бер ел буе аны вахта ысулы белән эшли диеп уйлаганнар. Контракт вакыты тәмамлангач, ул туган шәһәренә кайткан.

Илнар – һөнәре буенча төзүче, элемтәче-программист белеме бар. 2022 елда махсус хәрби операция игълан ителеп, өлешчә мобилизация башлану белән аның күңелендә илгә, Ватанга булган яклау, саклау хисе тынгылык бирми. 

– Безне шулай итеп тәрбияләгәннәр: илгә-көнгә куркыныч яный икән, ир-егет аны сакларга бурычлы. Бу очракта да шулай. Илебездә тынычлык урнаштыру – безнең бурыч. Ил, Ватан – ул бит безнең җир, торган шәһәребез, атлап йөргән туфрак. Ничек инде минем яшьтәшләрем, мин белгән кешеләр кулларына корал алып киткән вакытта тыныч булып яшим? Юк! Мин дә шул сафта булырга тиеш дип уйладым. Танышым аша Тула шәһәре хәрби комиссариаты аша китәргә карар кылдым.

Илнар 2023 елның апрель аенда контрактка кул куя. Хәрби сүзләренчә, махсус хәрби операциягә китү аңа кыен булмый.

– Мин төзелештә эшләгәч, айлар буе да каядыр китеп эшли идем. Контрактка кул куеп кайтуымны якыннарыма әйтмәдем. Тыныч кына җыендым. Әйтерсең лә, эшкә генә барып киләм, – дип елмаеп сөйли ул. – Ә ник соң борчырга аларны? Бигрәк тә әнине, ул болай да авырый. Бу юлы озаграк кайтмасам, борчылмагыз, эшлисе объект зур, кыска срокларда эшләп тапшырырга кирәк, дидем. Кая китүемне энем генә белде. Дөньяда ни булмас, ул булса да белеп торсын. Башта Казан танк училищесында ике ай укулар үткәрделәр. Төзүчелек эшенә керешкәнче элемтәче-инженер булып эшләгән идем. Ул һөнәрем ярап куйды. Мин дроннар операторы буларак укулар үттем. Шунда укулар вакытында җырчы Фирдүс Тямаев белән якыннан таныштым. Ул бик эчкерсез, гади кеше икәненә инандым. Ут эченә керергә әзерләнгән күпме егетләргә көч, ышаныч бирде ул. Андый кешеләр сирәк. 

Илнар барып эләккән частьтә якын-тирәдән танышлар булмый. Ул Марий Эл егетләре белән дуслаша.

– Хәрби укулар, бәрелешләр булган җирдә бергә булган егетләр үзләре дә сизмәстән аерылмас дуска әвереләләр. Кем әйтмешли, бары-югы уртак була, – ди ул. – Соңрак безнең частькә Татарстаннан, хәтта Баулыдан да егетләр килде. 

Хәрбиләр арасында бер-берсенә кушамат тагу – иминлекне тәэмин итәр өчен дә уйланылган. Беренче көннәрдән үк Илнарга хәрби дуслары “Бродяга” дип эндәшә башлаганнар.

– Беренчедән, мин ерактан килеп контракт төзедем. Икенчедән, махсус хәрби операция зонасында булганда да мин берәр егет белән гел якын- тирәләргә чыгып йөрдем. Анда хәтта балык тотарга, гөмбә җыярга да чыгып йөри алдым. Кем әйтмешли, чып-чын брәдәк мин, шуңа позывной да “Бродяга” булды. Мин кечкенәдән үк шундый табигатьле, бер генә урында утырып тора алмыйм, гел йөрим. 

Махсус хәрби операция зонасында кайнар нокталардан исән чыгу да бәхет эше. “Бродяга” андый вакытларны искә алырга яратмый, шулай да берничә очракны авырсынып булса да сөйләде ул. 

– Мин тормыштан гел матурлык һәм кызык, табигатьтән дә табигый булмаган әйберләрне эзләргә яратам. Үлем турында сөйләргә яратмыйм. Гомумән, андагы бөтен очракны да кешеләргә сөйләп булмый, – ди әңгәмәдәшем. – Март аенда күңелдә онытылмаслык вакыйга калды. Андый очраклар күп, тик хәрби дусларны югалтуы иң авыры. Разведкага чыктык. Без өч егет, өчебез дә элемтәчеләр. Безнең арттан штурмлаучылар керергә тиеш иде. Дроннар ярдәмендә һөҗүм иттеләр. Ике иптәшемне дә югалттым. Үземнең чигәм яраланды. Исән калу – бәхет эше. Яра чигәдәге тән тиресен куптарып кына төшергән иде, турыга эләксә, мин дә исән калмас идем дип уйлыйм. Исән калумның тагын бер сәбәбе бар – мин кечкенәдән үк һәрвакыт кесәмдә дога язылган китапчык һәм дисбе салып йөрим. Алар да мине саклый һәм гел үзем белән.

–Контракт төзеп, үз теләгем белән китеп, мин Ватаным алдында булган бурычымны үтәдем, – ди ул. – Хәзер үземнең тормышымны да җайларга уйлыйм. Гомер булса, уйлаган планнарымны тормышка ашырырга кирәк. Хәрби тормышы миңа зур тәҗрибә бирде, тагын шуны да әйтәсем килә, махсус хәрби операция зонасына әзерлекле егетләр барсын иде. Анда гомерне саклап кала белү дә кирәк.

Хәрби сүзләренчә, контракт төзегән вакытта ышандырган дәүләт түләүләре барысы да вакытында һәм тиешле күләмдә күчерелгән. Районнан, республикадан җибәрелгән ярдәм тоткарлыксыз аларга килеп ирешкән. 

Индира Сәйфуллина

Язмага реакция белдерегез

4

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading