Эшмәкәрләр җыены делегатларын иң алга киткән татар авыллары белән күрсәтү максаты белән Чувашиянең Комсомол һәм Батыр районнарына алып бардылар.
Данлыклы Урмай, Тукай һәм Шыгырдан авылларында көн күрүче алдынгы хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрлек һәм биредәге халыкның көнкүрешендәге уңай мисаллар белән таныштырдылар.
Шыгырдан – Чуашстанның иң зур авылларының берсе. Авыл халык социаль-мәдәни яктан да үсәргә тырышып яши. Авылда заманча таләпләргә туры китереп ясалган 2 балалар бакчасы, 2 урта мәктәп, 7 мәчете, “Гөлстан” мәдрәсәсе, төрле кибетләр, мәдәният йорт эшләп тора.
Шыгырданда шаккатырган да тагын бер эш-гамәл белән танышырга өлгердек без. Биредә авылның үзенең янгын сүндерү техникасын саклау өчен махсус төзетелгән җылы гаражы бар. Аны халык теләге белән үзара салым акчасына булдырганнар. Аның бәясе 4,2 млн сумга төшкән. Хәзер бу эш белән ирекле янгын сүндерү дружинасы шөгыльләнә.
– Безнең авылда йортлар зур. Үзегез дә күреп торасыз. 2-3 этажлы йортлар бар. Анда 12 тонна су бернәрсәгә дә җитми. Янгын сүндерү машиналары киләләр дә, суларны сиптерәләр дә, су аларга китәләр дә. Алар су алырга килгәнче, синең ызбаң янып та бетәргә мөмкин. Тәүбә-тәүбә! Шул хәлләрне искә алып, шушы эшне башлап җибәрдек, – дип сөйли ирекле янгын сүндерү командасын җитәкләүче эшмәкәр Марс Шрша.
Авылда ирекле янгын сүндерү пункты ачканнарына да аларның 15 еллап вакыт үткән инде. Әле ул вакытта авылда 50 якын трактор була. Хәзер аларның саны да 3 мәртәбә арткан. Һәрбер тракторның үзләренең цистернасы бар. Аны кайберсен үзләре дә ясый. Акчалары җитмәгәннәренә җыелышып насослар куялар. Янгын булса, аларның һәрберсе су тутырылган цистерналарны алып киләләр.
Янгын сүндерү техникасы Батыр район үзәгендә дә бар. Алар машиналар белән килеп туктауга, суны шыгырданлылар чиратлашып салып кына торалар икән. Халык су сүндерешергә бик тә тиз килеп җитә. Һәркем ярдәм күрсәтергә тырыша. Шыгырданлылар әйтүенчә, аларда янгынны беркем дә телефонга төшереп йөрми.
— Су китерүчеләр тиз генә су китерәләр. Янгында ярдәм итүчеләр кырмыска кебек тирә-якны басып алалар. Бездә хәзер 150 трактор, 50 дән артык цистерна бар. Кыш көне трактор кабызырга, су тутырырга кирәк. Шуңа күрә җылы гараж ясарга тырыштык. Моннан тыш тагы берничә тракторыбыз җылы урында саклана. Суга-утка түләүләрне җирле админстрация алып бара, – дип сөйли шушы эшне җитәкләүче Марс әфәнде.
Шулай итеп, җылы гараж төзү хисабына авылда янгын сүндерүчеләргә җитәрлек күләмдә су китерү эше җайга салынган. Моны зуррак авылларда булдырырга кирәк икән, дигән уй белән кайттык Шыгырданнан. Янгын, ут хәвефе вакытында эшне ничек оештырырга кирәклеге турында да уйланып куясың. Аллаһ сакласын, мондый хәлләрдә шул техниканың тәртиптә булмавы, вакытында килгән янгын сүндерү машиналарының суы бетүеннән дә гаҗиз буласың. Бигрәк тә юл өзеге вакытында мондый хәлләр икеләтә кыенлык тудыра. Шыгырданлыларның бу эшен үрнәк дими, ни диясең.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар