Очрашудан канатланып кайтты Айзилә. Үзе ун ел укыткан мәктәптә мөгаллим буларак түгел, шагыйрь буларак каршы алдылар аны.
Яхшы каршы алдылар: якташлары аның белән горурлана иде. Шулай тоелды. Хәер, Язучылар берлегендә булуына бәйле мөнәсәбәт булгандыр бу бәлки. Кайчандыр үзе белән эшләгән югары категорияле татар теле укытучысы “Берлектә булсаң, без дә синең белән горурланыр идек”, - дигән иде.
- Ә ни үзгәрә соң? – дип аптыраган иде Айзилә ул вакытта. – Минем шигырьләр хәзер дә республика матбугатында басыла тора, күпләр шагыйрь буларак таный. Берлектә булу билгелимени шагыйрьлекне? Тукай белән Дәрдемәнд бернинди берлектә тормаган, үзең беләсең.
- Пәри башка, җен башка. Ул бүтән заман.
Бу сөйләшүдән соң биш-алты ел узган иде. Хәзер мәктәптә әдәбияттан шактый ерак тел укытучылары эшли. Алар рус мәктәбендәге укучыларга программа таләп иткән темаларны җиткерүчеләр. Киңлекләре – дәреслек киңлеге. Алар бүгенге язучыларның иң зурысы – Зифа Кадыйрова дип саный, ә Язучылар берлеге рәисенең әсәрләрен түгел, исемен дә белми. Бу аларга әйбәт кеше булырга һич кенә дә комачауламый. Менә дигән итеп, гаилә корып, балалар үстереп, хезмәттәшләре, ата-аналары арасында ярыйсы гына абруйлы булып яшәп яталар “кызлар”. Алар – бүгенге заманның көзгедәге чагылышы.
Менә шул кызлар – хатын-кызлар алтмышта да, җитмештә дә шулай эндәшә бер-берсенә – мәктәптә очрашу оештырды. Рус мәктәбендә укыган, татарчалары ару гына сөйләшерлек, тылмачсыз аралашырлык булган ун-унике бала китапханәгә керде.
Айзилә аларны күрүгә елмаеп куйды. Монысы – үзенең укытучысының оныгы; тегесе дә авылдашның баласы; күбесендә таныш йөз чалымнары.
Аеруча Кәрим дигән малайны үз итте ул. Казаннан күченеп кайтканнар икән. Очрашуга иң беренче булып керде; башкалар җыелышып беткәнче, инде дуслашып та өлгерделәр.
- Ә мин догалар да беләм, - диде ул.
- Шулаймыни? Афәрин! Әбиең-бабаң өйрәттеме?
- Әйе. Без бабай белән мәчеткә дә йөрибез.
- Сөбханалла. Шәп егет икәнсең син! Татарча да алар өйрәтәдер, шулаймы? – дип елмайды Айзилә.
- Шула-а-й, - дип сузды малай.
Очрашу барышында да иң күп сорау яудыручы бала Кәрим булды. Теле бик шома түгел үзенең: катлаулы җөмләләр төзегәндә, абынып-сөртенеп китә, акценты да ярыйсы ук сизелә.
- Ә сезнең иң яраткан шигырь нинди?
- Ә сез әниегезгә нәрсә бүләк итә идегез?
- Ә сезнең әтиегез кем булып эшли?
Ә сез... ә сез...
Очрашулар вакытында укытучылар алдан әзерләп биргән сорауларга караганда менә шундый экспромт сорауларны ярата Айзилә.
“Көмеш кыңгырау” газетасы турында сүз чыккач та күзләре янып китте малайның.
- Ә сез анда озак эшләдегезме?
- Ә сез безнең статьяларны анда җибәрә аласызмы?
- Ә анда язсаң, знаменитый булып буламы?
Күңеле күкәй салды Айзиләнең. Корама телле булса да, татарча белергә, сөйләшергә, язарга җыенып торган баланы күргән саен шулай очына аның күңеле. Көне буе “Кәрим һәм башкалар” булды уенда.
Икенче көнне авылга кайткач, укытучы булып эшләгән киленнәренә дә шул хакта сөйләде.
- Кәримгә прәм гашыйк булдым. Алла бирса, югалмас кебек ул малай.
- Югалмас ул, - дип куйды киленнәре көлемсерәп.
- Аңламадым, - диде Айзилә. – Әллә аны син дә беләсеңме?
- Безнең мәктәптән күчте ул. Бездә беркем белән тыныша алмады. Сыйныфташлары да яратмады үзен.
- Менә сиңа! Ничек инде? Рәнҗеттеләрме әллә? Ак карга булганны яратып бетермиләр шул балалар. Буллингмыни? Хәзер бигрәк тә катыланды балаларның күңелләре. Интернет шакшысы сылана.
- Мин аны укытмадым, бер очракны гына беләм.
- Ни булды?
- Берничә сыйныфны җыеп татар телендә бәйрәм оештырган идек. Минем сыйныф бик тырышып әзерләнде. Сценарийларын да бергәләп яздык. Тырыштык, кыскасы. Бик күңелле булды. Ә ул, синең Кәримең, тоткан да смс җибәргән: “Безне көчләп татарча мероприятиегә керттеләр, миңа скучно, дәрес әрәм булды” дигән. “Ышаныч телефоны”на язганмы, башка җиргәме – хәтерләмим, ләкин безне район мәгариф бүлегеннән килеп тә, Казан аркылы да тикшереп йөрделәр. Әллә никадәр аңлатма яздык...
- Үтердең син мине, - диде Айзилә.
Әллә киленнәренә, әллә Кәримгә әйтелде бу сүзләр...
Лилия Фәттахова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар