16+

Узган елгы запас печәнгә өметләнәбез

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында билгеләп узганча, килеп туган гадәттән тыш эссе һава икътисадның төрле өлкәләренә, беренче чиратта, авыл хуҗалыгына тискәре йогынты ясый. Әлегә 2010 елдагыча түгел, әмма вазгыять гаять кискен, диде ул.

Узган елгы запас печәнгә өметләнәбез

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында билгеләп узганча, килеп туган гадәттән тыш эссе һава икътисадның төрле өлкәләренә, беренче чиратта, авыл хуҗалыгына тискәре йогынты ясый. Әлегә 2010 елдагыча түгел, әмма вазгыять гаять кискен, диде ул.

Яңгырлар булмау аркасында терлек азыгы узган ел белән чагыштырганда өч тапкырга азрак җыелган.
Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та май-июнь айларындагы һава шартлары, температура югары булу һәм явым-төшем җитмәү аркасында, игенчелек тармагы өчен бик уңайлы булмавын искәртте. Явым-төшемнәр хәтта бер муниципаль район эчендә дә кискен локальлек һәм контрастлылык белән аерылып тора.

Алексеевск районында явым-төшемнәр буенча хәл уңай – 83 мм, Яшел Үзән районында – 80 мм, Кукмара районында – 11 мм, Лаешта – 17, Әлмәт районында – 23, Мөслимдә – 30 мм.

Терлекләрне азык белән тәэмин ителешенә килгәндә, министр хәбәр иткәнчә, терлек азыгы басулары 760 мең га тәшкил итә, шулардан 445 мең га күпьеллык үләннәр. Үләннәрнең беренче катыннан узган елгыдан кимрәк әзерләнгән һәм икенче катка ышаныч юк. 2021 елда республика буенча барлыгы: печән – 322,0 мең тонна, сенаж – 2,3 млн тонна, силос – 2,6 млн тонна хәстәрләнгән.

Рөстәм Миңнеханов, авыл хуҗалыгы культураларын югалтулардан  саклап калу өчен, республика буенча һава торышын күзәтеп торырга кушты. «Терлекчелек өчен азык кайдан алырбыз, баш санын ничек саклап калырбыз, безгә шул хакта уйларга кирәк, шул исәптән шәхси хуҗалыкларда да», – диде ул.
Кукмарада хәлләр шәптән түгел. Анда яңгыр 2 май көнне яуган. Шуннан соң яңгыр бөтенләй булмаган дип әйтергә була. Без шалтыратканда, районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллинның өлкән кешеләр белән басудан яңгыр сорау йоласыннан кайтып килеше иде.

– Көн тугач та, авыл кешесе күккә һәм кырга карый. Яңгыр яуса сөенә, яумаса көенә. Берничә көн иде яңгыр сорап намаз укыйбыз. Аллаһы Тәгалә ишетми калмас дип өметләнәбез. 2010 елгы корылык булмаса да, борчылырга сәбәп бар. Печәннең беренче каты чабалып бетте. Узган елгы белән чагыштырганда, өч тапкырга кимрәк. Алдагы елдан калган запаслар бар. Шуларга да исәп тотабыз, алар бик ярап торачак, – ди ул.
– Калган культуралар ни хәлдә?
– Бәрәңге белән кукурузга яңгыр августта, соңрак булса да ярый әле. Ә менә бөртеклеләргә бик кирәк. Аларның булган хәтлесен саклап калырга тырышабыз, яфрактан тукландыру эше бара. Әмма яңгырны берни алыштыра алмый.
Актаныш районында да терлек азыгы узган елгыдан биш тапкырга азрак чыккан.

Фото: "ШК" архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading