«Апа, дәфтәр белән ручка гына алып чыгып бир инде. Башыма бер уй килде, шуны сырлап аласы иде».
Киләчәктә Спас районының "Новая жизнь" газетасы редакциясе баш мөхәрриренең дубляж буенча урынбасары, "Яңа тормыш" газетасы редакторы булып, гомеренең 36 елын журналистикага багышлаячак, йөрәк тибеше туктаганда да кулында каләме булачак Тәлгат абый Җамалетдиновның беренче иҗат җимешләре әнә шулай балачакта ишегалдында, бакчада эшләгәндә туа.
"Яралар тирәнәя генә"
"Кечкенәдән тыйнак, сабыр, киң күңелле... Яшьтән үк эш яратты. Бервакытта да әйтәсе түгел, бөтен эшне белеп эшли иде. ‐ Тәлгат абыйның бертуган апасы Гөлнур апа сөйләгән балачак истәлекләрендәге җылылыкны язып та, әйтеп тә бетерә алмаслык. - Мәктәптә яхшы укыды. Кечкенәдән җыр-шигырь, моңлы җырлар яратты. Ул вакытта "Ялкын" журналы булдымы икән, язган шигырьләрен, мәкаләләрен шунда җибәрә иде. Әле 15-20 тиен гонорар да килә иде.
Тәлгатнең ихластан куанулары... Бу акчага альбом, дәфтәр, төсле карандашлар ала да калганына мәктәп буфетыннан ирис конфетлары алып классташларын сыйлый. Нишләптер Тәлгат кояш баеганда, яңгыр я кар яуганда, җылы вакыт булса - ишегалдына чыгып, салкын булса тәрәзәдән бик нык текәлеп карап торыр иде дә шунда ук карандашларын алып йә рәсем ясар йә булмаса шигырь, мәкалә язар иде. Аңа тумыштан шундый сәләт бирелгән булган инде. Без ул вакытта бик игътибар да итмәгәнбез".
Истәлекләрнең шул ягы бар: якты дөньядан киткән якыннар турында хатирәләрне барлау беркемгә дә җиңел бирелми. Әрнү, күз яшьләре, сагыну-юксыну... аша искә алабыз шул аларны. "Вакыт үткән саен, яралар тирәнәя генә. Син җитмисең җанга, энем, киңәшләрең, җылы сүзләрең җитми, дип елыйм", - ди Гөлнур апа.
Кечкенәдән булган уку-язу, рәсем ясау сәләтенә мәктәптә стена газеталары чыгару эше дә өстәлә. Бик яратып, бөтен күңелен биреп эшли ул аларны. "Журналист булырга!" дигән ныклы карары Тәлгат абыйны КДУның журналистика бүлегенә алып килә. Өч ел армия, аннан соң укуны кабат дәвам итү... "Укуын тәмамлап, район газетасы "Яңа тормыш"ка эшкә кайтты. Алган бөтен белемнәрен, сәләтләрен эшендә кулланды. Мәрхәмәтле, ярдәмчел иде инде, балакаем. Бик хөрмәткә лаек кеше иде", - ди Гөлнур апа.
"Әнинең чуен ашлары"
Тәлгат абый турындагы бер кочак истәлекләр тупланмасы хатыны Наилә ханымда икән әле. Тәлгат абый аларны һәрвакыт аңа искә алып сөйли торган булган. Без Тәлгат абыйның балачак, мәктәп елларында әйләнеп йөрдек. Наилә ханым үзе дә шул вакыйгаларда катнашкандай олы хөрмәт, ярату хисләре белән искә ала.
"Тәлгат үзенең туган авылын, аның табигатен, туып-үскән йортын, мәктәбен, укытучыларын яратты. Әнисе, әбисе, бала чагы турында аерым бер җылылык белән сөйли иде. "Әнинең пешергән чуен ашларының тәме бүген дә истә. Эх бер генә көнгә булса да әниле балачакка кайтасы иде", - дип әйтә иде.
Өйдәге күкеле сәгатьнең күкесен тартып чыгарып, аннары куркудан савыт-сабалар куелган шкаф эченә кереп качуы; сеңлесе Гөлкәй апа белән аның дусларына үпкәләтми торган гына итеп карикатуралар ясап, шигырьләр язып бирүе; мәктәп директоры профессор Әнвәр абый Хуҗиәхмәтовның Казанга радиога алып баруы; мәктәптә укыганда Санкт-Петербургка салкын кыш көнендә экскурсиягә барып күчтәнәчкә дип алынган апельсиннарның бозланып туңуы - болар барысы да Тәлгат абыйның тормышыннан.
"Тәлгат бик юморлы, уен-көлкеле кеше иде. Элек сөйләмдә булып, хәзер кулланыштан төшеп калган халык әйтемнәрен җыеп туплыйсы килде, аларны җыярга хыялланды. Бик кызганыч, өлгермәде. Ул дусларын, танышларын бәйрәмнәре, туган көннәре белән котлаганда да иске сүзләрне рифмага туры китереп шигырьләр язар иде. Кешене рәнҗетмичә, мәгънәле, үзенчәлекле йомшак юмор белән. Тәлгат ике телдә дә - русча да, татарча да яза иде. Авылдашлары турында бик күп җылы мәкаләләр язды. Аңа шылтыратып рәхмәтләрен әйтәләр иде. Шулай ук танылган кешеләр белән аралашып, сөйләшеп торды. Бөтен кешене таный, гел радио тыңлый иде инде. Иртән тора - радио кабыза, эштән кайта - радио кабыза, бу аның кечкенәдән калган гадәте. (Тәлгат абый үзенең мәкаләләрендә дә радио турында еш искә ала. - А.С.)
Тагын бер кызыклы шөгыле турында әйтим әле. Ул кечкенәдән фотога төшерү белән мавыккан. Һәм шул гадәте гомер буена барды. Ничек уңайлы вакытын тотып ала диген, бер юлы безнең бакчага керпе килгән. Мәче бн керпенең бер савыттан сөт эчкәнен фотога төшереп тә алган. Газетада да аның фотолары бик күп чыга иде", - диде ул.
Чәчәкленең "Чәчәкле"се бар
Тәлгат абый иҗатында туган ягы, аның кешеләре бик нык яктыртыла, күп кенә шигырьләре көйгә салына. "Чәчәклем" дигән шигыренә композитор Фәрит Хатыйпов көй язып, Чәчәкле авылы кызы Гөлназ Гарипова башкаруында ул җыр танылу алды. Җырның сүзләрен шагыйрь Ринат Сөләйманов бераз үзгәртеп, ТРның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин башка яңа төсмер бирә. "Ринат Сөләйманов Тәлгатнең шигырьләрен, җырларын туплап чыгарырга да исәп юк түгел ди. Үзе белән бик күп җырларын алып китте. Тагын да җырланасы җырлары булгандыр..." - ди Гөлнур апа.
РS. Тормышны сөеп-яратып яшәгән, балалары-оныкларына куанган, күпме кешенең язмышын йөрәге аша уздырган авылдашыбыз журналист Тәлгат Мансур улының 2023 елның 29 октябрендә 60 яше тулып, 13 ноябрьдә гомере өзелде. Тәлгат абыйның матур иҗаты, якты истәлеге калды. Ә күпме әйтелмәгән сүзләр, язылмаган язмалар...
Алсу Сафиуллина
Комментарийлар