Чит илләрдән, бигрәк тә, Европадан сәяхәттән кайтучылар шаккатып шәһәр урамнарында велосипедчыларның мыжлап торуы турында сөйлиләр.
Үзеңдә булмаган нәрсә күзгә бик тиз чалына шул. Безнең илдән аермалы буларак, анда велосипед иң күп кулланыла торган транспорт төре икән. Әйе, Европа илләрендә бар халыкның 10ы хәрәкәт итү өчен велосипедны сайлый. Тиздән безнең Татарстаныбызда да шулай булмасмы әле. Моның өчен тырышып йөрүче егетләр белән танышкач, шундый өмет уянды.
Егетләр барысы да Илдус Янышыев (Татарстан республикасы Велоберлекнең Президенты), Алексей Оносов ( башкаручы директоры), сәркатибе Марат Бикмуллин, тагын бер башкаручы директор Дамир Сафин. Бу Берлек 2015 елда оешкан. Максатлары һәркемне бу “мөгезле” транпорт белән дуслаштыру, сәламәт тормыш рәвешен алга сөрү. Бүген дә журналистлар белән очрашуга шушы максатларын мөмкин кадәр күбрәк кешегә җиткерү уе белән килгәннәр.
Балачактан ук башта өч көпчәклесендә йөрсә дә, нишләптер, үсә-үсә адәм баласы велосипедтан читләшеп, чит ил маркалы автомобильләрне хуп күрә башлый. Ә бит велосипедның файдасы кайсы гына яктан карасаң да, күпкә күбрәк. Һава пычрануның һәм юллардагы бөкеләрнең 80% шәхси автомобильләр аркасында килеп чыга. Тагын автомобильдә йөрү кешенең хәрәкәт итүен киметә. Ә бу, үз чиратында, үлем саны буенча беренче урында торган йөрәк - кан тамырлары авыруларына һәм алардан үлүчеләр санының артуына китерә.
Менә шул афәтләрдән берьюлы йолып калу өчен әлеге егетләр шәһәр халкын велосипедларга утыртырга тели дә инде. Бер Казанныкын гына түгел, Әлмәт, Чаллы кебек зур шәһәр кешеләрен дә.
Соңгы араларда: “Без хәзер башка тормышта яшибез”, - дия башладык. Әйе, бу пандемия күп нәрсәләрне тамырдан үзгәртте. Велосипедларга, самокатларга мөнәсәбәтне дә үзгәртте ул. Шул чорда велосипедлар сату узган 2019 ел белән чагыштыргында 50% ка арткан. Чыны да шул бит. Көн саен кыйммәтләнергә торган бензин саласы юк. Мөгезеннән тотасың да утырасың да китәсең. Кирәк җиргә ансат кына бик тиз барып җитәсең.
Велоберлек егетләре әйтүенчә, Казанда 100 мең кешенең велосипеды бар. Һәм алар аны көн саен кулланып, эшкә яки укырга барырга да әзер. “Ләкин” генә комачаулый.
Соңгы вакытта Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановның да велосипедта оста йөрүен күрдек. Казанда йөрим дигән кешегә велосипед юллары юк түгел. Ә менә Чаллыда мондый юллар 100 чакрымлык.
Төрле самокат, роллерларда йөрүчеләрне дә үз берлекләренә алырга әзер егетләр. Велосипедта йөрү сәламәтлеккә генә түгел, икътисадка, бюджетка да уңай йогынты ясый, ди алар. Менә шул янга калган, файда китергән акчаны велосипед юллары төзергә тотарга өндиләр, автомобильләрдән баш тартырга чакыралар. Марат Бикмуллин:”Биш ел элек автомобилемне саттым. Хәзер эшкә велосипедта йөрим. Бик кирәк булганда гына җәмәгать транспортына утырам", диде. Үз чыгышында ул бер генә даруның да сәламәтлеккә файда китермәвен дә искәрте. Ә үзе “югыйсә, аптекалар челтәрен җитәкли икән. Ул “Сәламәтлек нигезендә - хәрәкәт” дигәндә, бабайларның “Хәрәкәттә - бәрәкәт” дигәне искә төште .
Велоберлек егетләре транспортның әлеге төренә кызыксындыру уяту өчен төрле акцияләр уздыралар, велосипедка утырып шәфкать үрнәкләре күрсәтәләр, төрле сәяхәтләр оештыралар. Державин, Тукай эзләре буенча юлга чыгалар. Менә бүгенге очрашуга да алар велосипедта һәм спорт киемнәрендә килгән иде. Матбугат конференциясенең микрофонннары сүнүгә велосипедларына утырып Тукай эзләре буенча Кушлавычка киттеләр. “Хәерле юл!” теләп озатып калдык. Кызыгып калдык.
Автор фоторәсеме.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар