Барыбыз да үзгәрдек, без башка инде хәзер.
Сез тормышта никадәр артта калып яшисез ул?! Уйламаганда-көтмәгәндә башыма шундый сорау килде дип тә әйтә алмыйм. Беркөнне танышымны очраттым. Мин әлеге дә баягы газета эше буенча сөйлим. “И бернигә вакытым юк. Бу арада машина йөртү таныклыгына укып йөрим. Башымда шул гына информация. Менә тормыштан да артта калып барам, хәтта бер блогерны карап барырга да җитешмим”, – ди бу. Мин ачкан авызымны ябарга онытып шаккатып тыңлап торам. “Әйе-әйе, мин аларның һәрберсен карыйм. Кая барганнарын, нишләгәннәрен күзәтәм. Кызык ич. Менә тормыштан артта калам инде көн саен карап бармагач”...
Шулкадәр мәгълүмат күп дибез. Телефонны да, төрле чатларны да кирәк булганга кулланырга мәҗбүрбез. Тик шулай да башыбызны төрле чүп-чар, кеше тормышы, башкаларның ыгы-зыгысы белән тутырырга да вакыт табабыз. Балалар иртән торуга телефонга ябыша. Уеннар да уйныйлар. Бакча балаларына кадәр өйдән чыгып киткәнче күңел ачу контентын да карарга өлгерә. Олылар да алардан калышмый. Өлкәнрәк буын бу хәлләргә тискәре карашта булса да, яшьрәкләрне читтән генә күзәтергә мәҗбүр. Тәнкыйть иттең икән, бетте баш. Инде үзләре дә телефонның никадәр уңайлы нәрсә икәнен тоя башладылар.
Телефон актарабыз, телевизор кушабыз, видеолар карыйбыз. Виртуаль дөнья шулкадәр мавыктыргыч. Уйлыйсы да, хыялланасы да, күз алдына китерәсе дә юк.
Сизәсезме икән, юкмы – китап укучы кимеп бара. Газета-журнал укучыларны берәмтекләп санарлык хәзер. Укый торганы да телефон аша язмалар укый. Үзебез дә шулай. Замана хикмәтеме бу? Интернетны өзеп торулары гына безне беркадәр чын тормышка кайтара. Соңгы арадагы үзгәрешләргә бәйле дөнья пәрәвезе күпләрнең начар эшли, хәтта башкаланың аерым районнарда яшәүчеләр интернетның бөтенләй кушылмавын сөйли. Интернет эшләми икән, бернинди мәгълүмат та ала алмыйбыз. Бер эшебез дә бармый. Күпләребез ике кулсыз калган кебек. Яхшыга тиз ияләшәсең ул. Элеккегә дә кайтасы килми. Узган вакыт дигәннән, Үзбәкстан якларында булып кайтучылар белән еш аралашабыз. Кемдер Урта Азия якларына сәфәр чыккан, кемдер даими рәвештә эшкә йөреп тора. Ә анда тормыш башкачарак. Безгә караганда әкренрәкме шунда. Документ әйләнеше озаграк йөри, интернет та сәгатьләп кенә эшли дигәндәй. Беркем ашыкмый, беркем кабаланмый. Без бит хәзер тиз һәм тоткарлыксыз гына яшәргә күнектек. Тиз генә компьютер кабынмаса, элемтә тоткарланып китсә дә, моны гадәттән тыш хәл итеп кабул итәбез.
Кемгә ничек яшәргә кирәклеген дә өйрәтеп булмый. Һәркем үз каланчасыннан чыгып эш итә, тормыш кора. Замана да безгә үз таләпләрен куя тора. Балалар бакчасыннан башлап, пенсия яшендә дә әллә нинди мобиль кушымталарга бәйле без. Утка-суга түләүләрне дә онлайн гына башкарабыз. Әлегә өлкәнрәкләр яшьләр ярдәменә мохтаҗ. Тагын берничә елдан үзләре аңлап коммуналь хезмәтләрне түләүче буын да олыгаячак. Менә шуннан соң, почта хезмәте дә түләүләрне кабул итү өчен кирәк булмаячак. Әле күп җирләрдә почта халыкның түләүләрен алып баруда зур көч куя. Вакытында кәгазь китереп, вакытында бурычларны түләп куярга интернет булмаса, бик кыен хәзер.
Авылларда йөргәндә бездән газетагызда программа бармы дип сораучылар да шактый була. Баштарак моңа бик гаҗәпләнә идек. Берара сораштырып та карадым. “Без телевизорны үзебезнең тапшырулар барышында гына кабызабыз. Карыйсы тапшыру-киноларны алдан билгеләп куябыз. Телевизордан теләсә кайсы вакытта кушмыйбыз. Программасыз булмый. Юкка телевизор карап, гомерне уздырасыбыз килми. Аны карыйсың икән, үз тормышыңны онытасың”, – диләр. Икенчеләр исә яңалыклар карамыйча яши алмый. Алар Япониядә дә, Кытайда да нәрсә булганын, кайсы диңгездә нинди вулкан атканын да белеп тора. Бигрәк тә бүгенге киеренке вәзгыятьтә сәясәт белән кызыксынмыйча булмый. Чит җирләрдә, чит илләрдәге хәлләрне дә белеп тору кирәк.
Тормышта ничек артта калганыңны, кайчак алдан барганыңны да аңламассың. Барыбыз да үзгәрдек. Без башка инде хәзер. Мәгълүматтан армый, дөресрәге аннан башка яши алмый башладык бугай. Буш вакыт күбәйдеме? Хуҗалыкта эш кимедеме? Хәзер эш төрләре дә мобильләште бит. Кул хезмәте дә бетеп бара. Әллә шул бушлыкны башкалар тормышы белән тутыра башладыкмы? Белмәссең. Менә шуны сорыйсы иттем әле: сез көнгә ничә тапкыр кеше тормышлары белән яшәргә өлгерәсез ул? Тормышта артта калмадыгызмы?
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар