16+

“Хәбәрсез югалган” дигән хәбәр “Бәлки, исәндер?!” дип өметләрен пыскытып торган

05 мая 2025, 15:43
2241
0
3
Уку өчен 4 минут

“Янып калсын гомерең маяк булып үзеңнән соң килгән буынга...” Муса Җәлилнең бу үлемсез юллары шагыйрьнең васыяте булып ничә буын малайларында батырлык тәрбияләде икән?

“Хәбәрсез югалган” дигән хәбәр “Бәлки, исәндер?!” дип өметләрен пыскытып торган

“Янып калсын гомерең маяк булып үзеңнән соң килгән буынга...” Муса Җәлилнең бу үлемсез юллары шагыйрьнең васыяте булып ничә буын малайларында батырлык тәрбияләде икән?

Җавабы юк бу сорауны үткән заманда яңгырату дөрес тә түгел әле. Бүген дә илен-Ватанын, анасын-баласын сакларга әзер торучыларны, аның өчен гомерләрен дә кызганмаучыларны үстерә ич ул. Казанның 4нче гимназиясеннән “Батыр партасы” ачылышына чакыргач та хәтеремә нәкъ менә Җәлилнең шул шигыре искә төште.

Айрат Гыйләҗев әлеге 4нче гимназиядә беренчедән унберенче сыйныфка кадәр укыган һәм 2004 елда соңгы кыңгырау тавышын ишетеп, кулына өлгергәнлек аттестаты тотып, олы тормыш юлына киткән. Гимназиянең күршесендә генә яшәүче гап-гади малай булган ул. Ләкин аны белүчеләр “ашыгыч ярдәм” иде ул диделәр. Кыен хәлдә калганнарга булышырга гел әзер торган. Шушы сыйфаты аны илебез азатлыгы өчен, кадерле гаиләсен, әти-әнисен, сөйкемле сеңлесен калдырып, яу кырына җибәрә дә инде.

Сәламәтлеге аркасында солдат хезмәтендә дә булмаган егеткә мобилизация башлангач та повестка китерәләр. Бик теләсә, тырышса, юлларын табып бармый да калган булыр иде дә, Айрат андый куркаклардан булмаган: “Мин бармасам, ул бармаса, илне кем саклар?!”-дип, озак җыенмый юлга кузгалган. Һөнәрнең дә җанына туры килгәнен сайлаган, яралыларны коткарыша, кеше гомерләрен саклап калыша торганын. Фельдшер ярдәмчесе булып яу кырыннан бик күп егетләрне явыз үлем тырнагыннан алып калган ул. Үзенең корбаннарын коткарган өчен әҗәл-явыз үпкәләгән, ачуланган булгандыр инде бу егеткә, үчләшеп үзенең дә яшь гомерен өзгән. 2023 елның 5 мае була бу, Айратка нибары 36 яшь.

Снаряд төшеп, шартлап, калын бетон плитә астында калган Айратны бик озак таба алмыйлар. Каршы як хәрбиләренә әсирлеккә эләккән дип уйлыйлар. Ләкин сыйныфташлары моның белән килешергә теләмиләр. Тиз арада гаиләсенә ярдәм җыеп тапшыралар. “Хәбәрсез югалган” дигән хәбәр “Бәлки, исәндер?!” дип өметләрен пыскытып булса да, сүндерми саклый. Бу вакыт аралыгында, ел ярым эчендә нинди хисләр кичергәнне үзләре генә белгәннәрдер. Ничә тапкыр ДНК гына бирәләр. Ә инде декабрь аенда бик озак эзләткәннән соң җәсәде табылып, туган туфракка җирләнгәч, сагынганда барырга урын булгач, ул өмет өзелә дә аның урынын горурлык хисе били башлый.

Билгеле, тиз генә түгел, йөрәк яралары вакыт узып, бераз җөйләнә башлагач кына. “Батыр икән бит аларның улы, ире, әтиләре!” Бу хакта аның һәлак булганнан соң бирелгән Батырлык ордены да сөйли. Ул бүген гимназиянең Дан почмагында саклана. Махсус хәрби операциядә 3 укучысын, 2 укучысының әтисен югалткан бу гимназиядә шундый махсус почмак бар. Менә аны тулыландырып инде Батыр партасын да урнаштырдылар. Айрат Гыйләҗевның сурәте белән бизәлгән бу партаны ачу чын бәйрәмгә, моңсу хәтер бәйрәменә әйләнде. Олысының да кечесенең дә күзендә яшь иде. Хәтта беренче сыйныф укучылары да Айрат абыйларына һәм башка батыр абыйларга куркып калмаганнары өчен, шигырь һәм җыр телендә ихлас рәхмәт әйттеләр.
Чарага Айратның әти - әнисе, хатыны, ике кызы да, кайбер сыйныфташлары да килгән иде. Соңыннан алар бергәләп гимназия ишегалдындагы клумбага розалар утырттылар. Менә алар үсеп китеп, чәчәк атарлар да батырлыкка һәрчак һәркайда урын бар дип искәртеп торырлар.

Гимназиядән кайтканда ерак үткәндә калган үземнең пионер елларымны искә төшердем. Отрядыбыз Валя Котик исемен йөртә иде. Ул иң яшь батыр пионер. Дүртенче сыйныфны гына тәмамлап өлгергән, сугыш башланган. Шуңа да без аның өчен үзебез укыдык. Махсус көндәлек башлап, атна саен беребез чиратлап билгеләрен куйдырып бара иде. Билгеле инде, кулына андый көндәлек эләккәч һәркем тырыша иде, начар билгеләр булмый иде ул атнада. Менә 4нче гимназиядә дә иң лаеклылар: укуда, спортта алдынгылар өчен дан урыны булыр бу Батыр партасы.

Кайтырга чыкканда колакны ярып, күңелгә шом салып, ачы сирена тавышы яңгырады. Ил буенча өйрәнү тревогасы диделәр. Ул арада әле генә моңсу тантанада булган балалар коридор буйлап урамга ашыкты. Әйе, тынычлык бик уалучан, зур тырышлык сорый шул бүген. Аны Айрат Гыйләҗев кебек батырлар гомерләрен биреп сакларга тырыша. Аларның рухларын сөендерер өчен без ул тынычлыкны киләчәккә илтергә бурычлы. Барыбыз да.

«Без бөтен дөньяга суверенитетны, гражданнарыбызны саклый алуыбызны күрсәттек. Бөтен ил батыр хәрбиләр, Югары Баш Командующий Владимир Путин тирәсендә берләште. Россия Коралланган Көчләре солдат, офицерлары, алар арасында чыгышы белән татарстанлылар, Россия өчен имин киләчәкне саклау буенча изге бурычны үти. Без җиңүебезгә ышанабыз!» - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

«Ватанга һәм аның халкына хезмәт юлын сайлап, безнең хәрбиләр үз гомерләрен дә корбан итеп тынычлык сагында тора. Без геройларыбызның батырлыгын мәңге истә тотачакбыз. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итәм», - дип белдергән иде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading