16+

Хәләл тормыш иптәше исеменнән улын хаҗга әзерләгән ирләр күпме алар?

Безнең әтине – Гайнуллин Расил Хәнәфи улын Әгерҗедә белмәгән кеше бик сирәк.

Хәләл тормыш иптәше исеменнән улын хаҗга әзерләгән ирләр күпме алар?

Безнең әтине – Гайнуллин Расил Хәнәфи улын Әгерҗедә белмәгән кеше бик сирәк.

Әтине тынгысыз җанлы гаилә башлыгы, алты баласы өчен җан атып торуы, оста биюче булуы өчен һәркем үз итә! 

Яшьтән үк гыйлемгә омтылышлы әтиебез Иж-Бубый мәктәбен тәмамлагач, башта Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында, аннары Казан финанс-икътисад институтында гыйлем ала һәм гомере буе Әгерҗедә төрле оешмаларда бухгалтер, икътисадчы, тәэминат бүлеге җитәкчесе булып хезмәт куя.
Иж-Бубыйдагы Гайнуллин Хәнәфи Вәлиулла улының ишле нәселенә әниебез – Кадыбаш авылы кызы Мөнәзәһә 20 яшьтә килен булып төшә. Нәселнең дә иң гаярь егетенә туры килә ул. Һәм гаҗәеп көчле рухлы, кайнап торган энергияле әти тыйнак-сабыр, ипле әниебез белән бербөтен булып төгәл илле ел гомер кичерә. 

Ата-ананың йөзе – һичшиксез, алар калдыра торган кавем, нәсел, дәвам, киләчәк. Безнең бабай ягыннан шәҗәрә тугызынчы буында мулла нәселенә барып тоташа. Үзе дә югары белемле әти укымышлылыкны бик олылый, укытучыларга аерым бер ихтирам белән карый. Алар әни белән икесе безне алтыбызны да Казан дәүләт университетына юнәлттеләр. Әтине Казан университетында безне укыткан галимнәр бүгенге көндә дә сораша, мактый, олылый. “Сезнең белән бик горурланып сөйли иде бит”, – диләр.

Әйтергә кирәк, әти белән әни дини гыйлемле булмасалар да, үтә дә ихлас, ачык күңелле, кешеләргә якты йөзле булып гомер кичерделәр. Олы җанлы, риясыз, ихлас күңелле ата-ана гаиләсендә үскән балалар тора-бара үзеннән-үзе дингә тартылалар икән. Университетта уку белән беррәттән, сеңлем Гөлшат белән энем Азат дини гыйлем адылар. Азат бүгенге көндә мулла булып хезмәт куя. Шул рәвешле, Гайнуллиннар нәселенең унынчы буынында – Хәнәфинең улы Расил гаиләсендә мулла сызыгы янәдән кабатлана. Әти исә бүгенге көндә энем Азатны әни исеменнән хаҗ сәфәренә җибәрергә әзерләнә, юлның финанс ягын максат куеп, ниятләп кулыннан килгән кадәрен үзе күтәрә. Ярату, тугрылык турында күп сөйләргә мөмкиндер... Әмма хатыны вафат булганнан соң хәләл тормыш иптәше исеменнән улын хаҗга әзерләгән ирләр күпме алар? Безнең әти шундый!

Гомумән, безнең гаиләдә һәрвакыт әти чын ир-ат, әни чын хатын-кыз урынында булды. Безне барыбызны да университетка әти җитәкләп алып барды, укырга урнаштырды, гаилә корганчы һәммәбезне даими тәэмин итеп торды. Әни исә университетка һәрбер баланың диплом алу тантанасына һәм мин кандидатлык диссертациясе яклаганда килде. Һәр атна саен безгә бер йөк ризык, кирәк-ярак китерү дисеңме, мин аспирантурага кереп, университетка эшкә урнашкач, фатирга чиратка бастыру дисеңме, аннары гаиләләр коргач сорасак та, сорамасак та ярдәм итү дисеңме! Боларга өстәп, әти гаиләне ел саен санаторийларга йөртте, әнинең якын-тирәдә бармаган бер генә ял йорты да калмагандыр. 2000 елда әти гаиләне ияртеп Мәскәү телевидениесендә татарча биеп, Әгерҗе халкын таң калдырса, 2002 елда Казан телевидениесендә гаилә белән гөр килеп алды.

Лаеклы ялга чыккач та әти белән әни тынгы белмәде. Оныклар рәхәтенә кинәнделәр генә инде! Бер-бер артлы туган оныклар кадерен белеп, тәмен тоеп, бүләк өстенә бүләк ташып, тормышның һәр мизгелен бәйрәм итә беләләр иде. Әти белән әни безгә берөзлексез бала карашты. Бүген дә әти картлыкка бирешмәскә тырышып яши, кулыннан килгәнчә безнең тормышта катнаша, оныклар өчен җан атып тора.

Укымышлылыкка, дингә ихтирам әти белән әни гаиләсенә шундый ук укымышлы, иманлы киленнәр тартып китергән булса кирәк. Өч улларының да тормыш иптәшләре тыйнак-ипле, зыялы, тырыш, омтылышлы хатыннар. Филология фәннәре кандидаты Гөлназ Дәүләт Советында хезмәт куя, Гөлнур Гайнуллиннар нәселенең 3 ир баласын тәрбияли, безнең әтине үз әтисеннән дә якынрак күреп кадерләп яши, Регина Чит телләр югары мәктәбе директоры. 

Ишле Гайнуллин Хәнәфи нәселенең бөтен ир дәвамчылары башкаларда түгел, нәкъ менә безнең әти белән әни гаиләсендә дөньяга киләләр. Бүгенге көндә безнең нәселнең Гайнуллин фамилияле 4 ир оныгы, 4 кыз оныгы, кызлары ягыннан тагын 3 ир оныгы – әти белән әнинең оныклары. Бөтен оныклар – унынчы буындагы укымышлы авыл мулласының лаеклы дәвамчылары, алар катнашмаган иҗади бәйге, фәнни конференция юк! Әти корган бәрәкәтле нигездә җәй җитсә балалар һәм оныклар чыр-чу килә, җыелып намаз укый, илле еллык нигезне яңарта. Авылдагы нигез һәм шәһәрдәге фатир – мулла нәселеннән булган Гайнуллин Расилнең оныклары җыелу урыны, оныкчыклары тупланачак изге җир. Ә нәсел – безнең әтинең яшәү мәгънәсе, тормышны, кешеләрне, туган җирне өзелеп яратуының, ихлас гамәлләренең, үзен аямыйча, гаиләгә багышланган тынгысыз гомеренең гаҗәеп матур нәтиҗәсе. 

Әтиебезне якынлашып килүче гомер бәйрәме – 75 яше белән һәммәбез дә котлыйбыз! Әти, синең безгә – балаларыңа булган ихлас өметләреңне аклый киләбез, яраткан оныкларын да синең яшәү мәгънәсе булган нәсел, гаилә куәтен, рухын, һичшиксез, саклаячак, чөнки әни белән сезнең тугры ярату егәре – нәсел көче, кавем рухы, затлы дәвам нигезе ул! 

Олы гаилә исеменнән Гайнуллина Гөлфия Расил кызы,
 Казан университеты доценты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading