Арча районы Ашытбаш авылына Рәис абый Шәкүров янына барып кайттык.
Быел ул беренче мәртәбә ялгышты – кышның асылына карата әйткән фаразлары чынга ашмады, карсыз да, җылы да булып чыкты. Табигать тә холыксызлана, мондый кышны беренче күрүем, ди халык синоптигы. Сәләтләре күп үзенең: хуҗалыгында 152 тере җан иясе, барысын да үз кулы белән тәрбияли, җырлый, гармунда уйный, шигырь яза, Коръән укырга өйрәнә, кешеләрне сихердән дәвалый...
Балачак...
Өчәү үстек. Бала-чаганы иркәли торган заман түгел, ләкин шулай килеп чыга иде, калҗаның тәмле өлеше гел миңа эләгә – абый майлы ит яратмый, әни кушкач, кисәген миңа бирә, сеңел ашап бетерә алмаганы да минеке. Тамакка талымсызның ашауда бәхете бар бит! Әти гомере буе ат җикте. Ул эштән кайткач, тәрәзә аша елап исәрләнүемне күреп, ат өстенә алып чыгып утырта икән, ыңгырчак тотып, ат өстендә йоклаганмын – ике яшьлек бала! Беренче сыйныфта укыганда әти өчен барып, фермадан атын алып кайта идем. Тагаракка басып йөгән киертәм – буй җитми. 3 сыйныфта укыганда, әтидән карап торып, тәкә печә башладым. Әти ничә авылга бер тәкә печүче иде, әни – терлекче. Кечкенәдән атлар яратам. Ат асрыйсы килә, ул заманда рөхсәт юк. Хөкүмәткә Ельцин килеп, ирек бирүгә авылдан иң беренчеләрдән булып ике миллионга ат алып кайттым. 20 ел ферма мөдире булып эшләдем.
Тәртипсез, әмма тансык укучы
Мәктәптә тәртипсез, артык шук идем. Укытучыларның җаннарына төшсәм дә, бәйрәмнәр якынлашканда аркадан гына сөеп йөриләр, билгеләрне дә күтәрәләр – алайса җырламыйм бит. Матур җырлаучылар Наилә белән икәү генә идек. Җырлау әтидән килә. Ә гармунда уйнау дигәне нәселебездә юк, анысына теләк сәбәпче. Безнең заманда егетләр армиягә киткәндә колхозның нәселле айгырын бирәләр иде. Аның матурлыгы! Бәкәлләре ак, тәңкәле сбруйлар кидерәләр, арба уртасында – гармунчы, кырыена егетләр тезелешеп утыра, армиягә китүче егет кулъяулыгын селкеп, саубуллашып бара... Менә шул гармунчыга кызыга идем. Туганыбыз Васил абый авыл кибетенә гармун кайтарткан. 17 сум! Алырга акча юк. Көн дә барып карыйм – киштәдә ялтырап тора, ямь-яшел. Әтидән елый-елый сорадым, өйдәге бөтен эшне эшлим, дидем. Әтинең хезмәт хакы да 35 кенә сум. Мин бишенче сыйныфта гына укыйм югыйсә, алып бирде! Ләкин өйрәнеп булмый гына бит. Көне-төне кулда гармун – чыкмый көй. Интегә торгач, “Әпипә”не уйнап җибәрдем, шуннан китте инде! Бәясе төшкән 27 сумлык гармун алдым әле, бүген анысы чормада ята. Үзем эшли башлагач, “Тульский” гармуны алдым, ул миңа бик күп гөбәдияләр ашатты: егетләрне армиягә озаттык, туган көннәр, туйлар... Оста гармунчы булып киттем!
“Калмадым”
Һөнәрем белән тракторчы-механизатор. Тракторда эшлисем килә, укып та кайттым, авылда трактор юк. 4 тракторчы бар – дүртесе дә гомерлек. 1989 елны машина алдым. 101 мең сум иде. Нигеземне бетермәсәң, читкә чыгып китмәсәң генә дип, шуның яртысын әти бирде. Пенсиясен җыеп бара иде, мәрхүмкәем. Авылдагы бишенче җиңел машинаны мин алып кайттым. Авылны, җирне яраттым. Авылдан китеп торган иң күп вакытым – 20 көн. 1973 елны корылык килде. Терлек азыгы аз, печән дә уңмады. Безне Украинага җибәрделәр. Бик матур иде анда табигать, менә шул безнең эзләр ярылып калган җирләрне тар-мар иттеләр. Фермада эшләргә кешеләре юк, калырга безне кодалыйлар, йорт бирәбез – таш өйләр, шәп кызлар табып, өйләндерәбез, диләр. Шәраб складларында кунак итәләр. Сыгып, чыгарып ташлаган виноградларны күреп минем елыйсыларым килде, никадәр байлык, дим үземчә. Калмадым. Кайтып, Буа ветеринария техникумын тәмамладым. Ә көтүче чыбыркысын 8 ел сөйрәдем, егет булганчы. Ферма мөдирлегеннән чыккач, кабат чакырдылар – 2 ел сыер саудым. Нәрсә сорасаң шуны бирәбез, сыерлар үлә, савып тор, зинһар, дигән сүзне генә тыңлап менгән җирдән! Эштән иренмәдем.
Умартачылар нәселе
18 еллык умартачылык тәҗрибәм дә бар. Нәселебез умартачылар. Кар ачыла башлагач та яланаяк йөрибез балачакта, корт чага иде, шуны тотып, ояга алып кайтып яба идем. 150 баш оя умартамны хәзер улыма тапшырдым, мин карашам гына. Үз гомеремә 20 умартачы әзерләдем. Урта рус токымы тотабыз, чит токымнар белән бер вакытта да катнаштырмадык. Болар усал да, балны да әйбәт җыялар, безнең кышларга да чыдамнар. Урманда торалар, анда арендага алган 60 сотый җирем бар. Элек 50 башны бакчамда тоттым. Күршеләр зарланып хат язды. Шуннан күчендем. Оттым гына! Чәчәкләр дә бит беренче булып урман тирәсендә уяна, урман балы сыйфатлырак та. Анда тулы бер хуҗалык, мангал белән мунчага кадәр бар, склад, омшанник дисеңме, барысы да җиткердек. Тик балны алмыйлар хәзер, ихтыяҗ кимеде. Ә бит урман балы 10 ел торса да кичә генә алган кебек. Без аның кәрәзләрен пичәтләп бетергәч генә сыктырабыз, шул чагында чын-чынлап җитешә ул. Кайберәүләр килә дә, берәүдән алган балым әчеде, диләр. Әчи инде өлгертеп бетермәгәч, аның 25 проценты су була бит әле.
30 елдан артык Арча базарында бал белән бергә балдан ясалган дарулар да сатам. Сөт продукциясен дә төяп барам, каймагы, май, катык, корт сатам. 2 баш сыерны үзем савам, калганын хатыным Ания эшкәртә. Бал даруларын үз кулым белән ясыйм. Мине сәүдәгәрлек итеп байый дип уйлаучылар да бар. Тиктормастан ярый торган эш. Сөтнең литрын 60 сумнан җибәрәм, ике сыерга тәүлегенә 40 литр сөт савам. Бер чиләктән 500 сумлык эремчек алыр идем, сөтләтә ул 600 сум табыш китерә. Әле бит савыт сабасын юасы, электр утына түлисе – чыгымнарны исәпләсәң эремчек бәясе дә, каймак бәясе дә төшә, кортны әйтмим дә. Пай җирем бар. Аның 14 гектарына печән чәчәм, 2 гектар бәрәңге утыртам. Бәрәңгегә су сиптерәм, елның елында уңа. Ике Кытай насосы түзсен генә, сәгатенә 70 тонна су сибә. Бәрәңгегә җәй буена 4 мәртәбә су сиптерсәң шул җитә. 7 сотый җирдә азык чөгендере дә үстерәм әле. Ансыз сөт артмый бит. Әле киметтем, тәүлегенә 50 литр сава идем дә, шунсыз язга барып ялгана алмыйбыз.
Күгәрчен баскан чеби
Яшүсмер чакта күгәрчен оясына тавык йомыркасы салып, чеби чыгарттым. Күгәрченнеке – 18, тавыкныкы 21 көннән чыга бит. Башта әнигә әйтергә куркып йөрдем, чебиләрне бүректә тотканымны беләм. Шуннан уянды ахрысы хирыслык. 214 баш тавыгым бар, көненә 90 шар йомырка җыеп керәм, аны да сатам. Тавыкларым токымлы, 17 ел шөгыльләнеп, барысы да үзем чыгарган, берсеннән берсе матурлар. Инкубаторга салырга дип килеп алалар. Үзем дә инкубаторда чыгарып чеби сатам. Берсе – 160, икенчесе 300 урынлы, май аеннан керешәм. Бер чеби 160 сум! Шуның 100 башын алып калып үзем үстерәм, 100 тавыкны суеп ашыйм, ике килограммнан артык итләре генә чыга, әйтәм бит үзем чыгарган токымнар! Әтәчләре дә күркә хәтле. Бройлер чебиләрнең итен яратмыйм, шулпага тавык тәмле. Чеби табышлы дисеңме, аның эше күңелле. Чеби чыгасы көнне бөтен оныклар кайтып тула, 3 балама 8 оныгым бар! Бусагага басып диванга кадәр сикереп уйныйлар, алар кайтса, өйдә – сабантуй. Рәдис Казанда, Илнурны башка чыгардык, Алисә кызым журналистиканы бетерде, хәзер диндә, мәчеттә укыта.
Сынамыш...
Йокыга чирак мин. Төнлә 3-4 чыгып та һава торышын карап керәм, язып куям. Һавадагы ай белән яшим мин. Ул ничек туганын карыйм. Әгәр дә басып туа икән, ай буе яңгыр күрмисең. Әгәр яны белән ятып туа икән, ай яңгырлы киләчәк. Әни дә шулай сыный иде. Көтүгә чыккач та кайсы чәчәкнең кайчан чәчәк атканын теркәп куям, алар да хәбәрче. Бәрәңге сабагы төн якка ята икән – салкын була, көньякка таба авышса – җылы көтелә. Быел су кондызлары ялгыштымы, минме – һаман аңлый алмыйм әле. Салкын кыш киләсе булса гына азыкны мулдан әзерлиләр иде, ә алар шул кадәр күз итеп, агач кисеп тутырдылар. Бәлки кыш озаграк киләдер? Акның карасы булган кебек, кышның салкыннары да китереп сугачак әле.
20 еллап элек кечкенә теплицада башланган кыяр кәсебе бүген заводны хәтерләтә. Кечкенә генә мич чыгардык, Ания белән чиратлашып шуңа утын яга идек, чираттан йоклый-йоклый саклыйбыз. “Кураж” белән “Полковник” сортлары шәп. Илнур башка чыккач, теплицада да күченде. Гыйнварда ук эш башлыйбыз. Туфрак белән тиресен көзен үк әзерләп калдырабыз. Ашламасыз гына үстерәбез. Кыш уртасында 50 меңлек ике кат пленка ябабыз, арасы 8 сантиметр калырга тиеш, аңа җилсез көн кирәк. Бер мичтә утыннан газ алабыз, ул чытырдап янмый, 8 сәгать буе төтенләп кенә утыра. Төтеннең дә үз газы бар, шул тонналы мичкә җыела бара. Менә шуны ягып, теплицаны җылытабыз. Урамга төтен чыкмый, һаваны пычратмыйбыз. Кемнең ташларга дигән чыбык-чабыгы, иске утыны бар, безнекеләргә китерә. Ягарлык бөтен нәрсәдән газ ясыйбыз. Үсемлекләр бетли, башта бик азапландык. Хәзер җаен таптык, 7 көн саен йода салынган сөт сибеп торабыз.
Сихердән дә дәвалый
Мәчеттә укып йөрим. Ания күптән укыта инде, 5 вакыт намазын калдырмый. Мин анысына ук керешә алмыйм әле, вакыты җиткәч, миннән дә калмас ул гамәл. Гарәпчә өйрәнәсем килә. Йөгерек укыйм инде, шөкер. Пьесалар язам, үзешчәннәр уйныйлар, рәхмәт. Укысам, көйләр дә язар идем. Күңел җырлый, гармунда нәрсә уйнаганымны да белмичә онытылып уйныйм.
Тагын бер шөгылем яралып килә, анысы да алма апа – әтинең апасыннан килә торган сәләттер дим – кешеләрне дәвалыйм. Алма апа бик көчле дәвачы иде. Бер хатынга, минәйтәм, синдә бозым. Күзләрендә нуры калмаган, сулган. Авырыйм, ди бу. Өч көндә кеше иттем. Сөенеп яши, күргән саен йөгереп килеп кочаклый. Сихерне ирләр түгел, хатын-кыз эшли. Кабер туфрагы белән эш итәләр. Их, белсәләр икән ахырын, үзләренә кире кайтарам, җәфаланып үләчәкләр.
Тагын бер күркәм эшемне читкә куймыйм әле, Сабантуе җитсә, атымны бизәп, мәйдан әйләнәм. Тирә-күрше авыллардан да шалтыраталар. Беренче сүзләре, “Тургай” нихәл, диләр. Минем хәлне ник сорасыннар. Әле үпкәм дә зур, бөтен гәҗитләр шалтыратып сөйләштерә, ник берсе 70 яшьлегем белән котласыннар! Сез дә колагыгызга киертләп куегыз, 75 яшьлегем алда көтә, килерсез!


Комментарийлар
3
0
Собханалла
0
0
3
0
Исэнлек-саулык Сезгэ!
0
0
1
0
Нинди тырыш Кеше СобханАлла исэнлек сезгэ тигезлек шунын кадэр Эш алып барган кешене беренче ишетэм мина67 яшь
0
0