16+

Хатынының буе озын, ире кыска...

Гаилә дусларыбыз арасында үзенчәлекле пар бар. Кияүнең буе метр ярым чамасы булса, ә хатыны аңардан ким дигәндә ике башка озынрак.

Хатынының буе озын, ире кыска...

Гаилә дусларыбыз арасында үзенчәлекле пар бар. Кияүнең буе метр ярым чамасы булса, ә хатыны аңардан ким дигәндә ике башка озынрак.

Аларның мәхәббәт “роман”ына бөтен танышлар шакката. Диләнең игътибарын яулап алыр өчен егет ниләр генә эшләмәгән. Бер мәҗлес вакытында үзем дә сөйләттердем әле боларны.

– Баштарак Денисның буеннан кыенсынып йөрдем, моны яшермим, дип сөйләде Дилә. – Әмма аның игътибарлы булуы үзенекен эшләде. Ул чын джентльмен, миңа чаклы кызлары да шактый булган. Матур сөйли белә. Баштарак күпме сүз дәшсә дә, озак карыштым. Телефонны да алмый идем. Ике ел йөрде артымнан. Бер тапкыр кичкырын өйгә кайтып барганда, подъезд каршында Денис җиргә тезләнгән. “Нишләвең бу?” – дип кызарып беттем. Аякларымны кочаклап үзенә кияүгә чыгуын үтенде, риза булмый чарам калмады. 

Бер айдан соң яшьләр ЗАГСга барып, өйләнешеп тә куйганнар. Аңлавымча, гашыйклар тәүге сабыйларын көтә. Менә шулай, чын сөюгә бернинди киртә дә юк.

Диләрә Солтанова.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

16

0

0

0

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading