16+

Хезмәттәшләрем минем белән аралашмый

Эштәге коллективым турында сөйләргә телим.

Хезмәттәшләрем минем белән аралашмый

Эштәге коллективым турында сөйләргә телим.

Ярты ел эшлим биредә, коллектив зур, төрле яшьтәгеләр җыелган.
Эшләү дәверендә беркем белән дә якыннан дуслашмадым. Һәркемнең үз даирәсе, кызыксынулары яки дуслары бар. Андый төркемнәргә катышмыйм. Иртән эшкә килеп утырам, көне буе диярлек, 8 сәгать тыныч кына утырам. Төшке аш вакытында да сөйләшергә кешем юк. Миңа авыр, чөнки коллегаларым белән гаиләмнән дә күбрәк вакытны үткәрәм.

Күпме хезмәттәшләремә ярдәм иттем, чын күңелдән. Кешеләр мине кулланган булып чыкты. Ярдәм сорап минем яныма йөгерәләр. Ә серләрен дус кызлары белән уртаклашалар. Мәсәлән, бер атна хастаханәдә яттым, атна ахырында хезмәттәшем аңа хисап үрнәген төшереп җибәрүне таләп итте. Шул ук вакытта исәнләшү дә, хәлләремне белешү дә юк. Мине кулланганнарын һәм алга таба да шулай дәвам итәчәген тою бик күңелсез.

Коллективта аралашу авыр булганга гына эштән китү ахмаклык дип саныйм.

Аңлыйм, син үзең гаепле, үзең аралашучан түгелдер дип әйтә аласыз. Юк, мин сөйләшергә яратам, элеккеге эш урынындагы хезмәттәшләрем белән әле дә аралашам. Ә мондагылар белән уртак тел табу килеп чыкмады.

Исемем редакция өчен генә.

Казан шәһәре
Фото: https://www.freepik.com/

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading