Атналар буе армый-талмый эшләгәч, бераз ял итәргә булдым әле.
Дус кызым күптән: “Клубка барыйк әйдә”, – дип кыстый иде. Менә җае чыкты инде бу юлы. Матур күлмәкне киеп, яхшы кәеф белән юлга кузгалдык. Казан төнге 12дән соң бөтенләй үзгәрә икән бит. Урамнарда күтәренке кәефтән йөрүче яшьләр шактый. Дустым белән сөйләшеп барганда, үтеп киткән һәр кеше: “Исәнмесез”, – дип аякларга кадәр иелеп сәләмләшәләр, менә хөрмәт бу, ичмасам. Хәмернең дуслаштыра торган гадәтен үз күзләрем белән күрдем. Үзем аек акылда булгач, бигрәк кызык икән. Җәяү генә клубка кадәр барып җиттек.
Бии-бии атналар буе җыелган арганлыкны чыгардык. Рәхәтләнеп биедем, тәмам хәлебез беткәч, утырып торырга булдык. Гел көтмәгәндә өстәлдән бер телефон шуып килде. Телефонның номер калдыра торган бите ачык иде. Башта аңламыйча, аптырап калдым. Дустымның башына нәрсә сораганнары тизрәк барып җитте. Ул артта утырган егетләргә борылып карады да, телефонны кире этеп җибәрде. Менә бит, җәмәгать, хәзер ничек танышалар икән. Исәнмесез, саубулыгыз да юк, исемне дә сорамыйлар. Телефонга номерыңны яз да, кирәгең чыкканда язарлар әле. Замана шушы инде ул. Элеккеге кебек кич озатулар, килеп танышулар да артта калган. Бөтен өмет телефонда хәзер. Телефонсыз гына сөйләшә дә белмибез кебек, телсез без.
Әй, егетләр шудырып кына җибәргән телефонны кулга алып йөгерәсе калган икән. Менә сөйләшер идек, аннан туйганчы. Шуннан инде бераз як-ягыма карап, клуб дөньясында яшәүчеләрне күзәтә башладым. Монда кемнәр генә юк икән бит.
Кемдер өстәл артында гына әкрен генә хәмер эчеп утыра, кемдер шәхси тормышын җайларга тырыша, ә кемдер икесен дә кушып, бәдрәф белән танцпол юлын таптый.
Мин башкаларны күзәтеп утырган арада дустым биергә китте. Шул мәлдә яныма бер әфәнде килеп утырды. “Исәнмесез, исемегез ничек?” – ди бу. Гәрчә, Марина булмасам да, Марина дидем. Клубтагы музыка колак барабаннарына үтеп керерлек иде. Егетнең кайбер сүзләрен бөтенләй ишетмәдем. “Тагын бер тапкыр кабатлагыз әле”, – дигәч, әфәнде “Син саңгыраумы әллә?” – дип куйды. Башка сүзләрен ишетеп бетермәсәм дә, монысын бик шәп ишеттем. Шулай бит инде, начар сүзне барыбыз да бик тиз эләктереп ала. Шулай да бу сүзләрен дә ишетмәмешкә салыштым. Егет кулын селтәп, башка сорау бирергә булды:
– Кайда эшлисең? – ди.
Бу егетне бөтенләй ошатмагач, күзенә төтен җибәрергә булдым. “Мин кафеда официант булып эшлим. Ә сез?” – дим.
– Хи, кешеләргә ризык ташыйсыңмени әле син? Служанка инде, димәк, – дип, мыскыл итеп кенә әйтеп куйды. Эш кешесенә өстән карагач, бу текә тәкәнең кайда эшләве тагын да кызыграк булып китте бит. “Мин юрист”, – ди. “Шулаймени? Таныклыгыгызны карап алыйм әле алайса”, – дип әйтеп куйдым. Егет миннән бу сорауны көтмәгән ахры, ишетмәмешкә салышып утырган официантка таныклыклар турында белергә тиеш түгелдер инде. Шулай да телефонын алып: “Хәзер күрсәтәм”, – ди. Озак кына телефонда каезлангач, менә бу фото барамы дип үзенең сурәтен күрсәтә. Юристлыгы шуның кадәр генә булган егеткә каршы әйтәсе дә килде. Эчемнән генә: “Әй, Аллам, бу текә юрист үзе дә берәр кафеда эшләп йөридер әле”, – дип куйдым. Текә егет булып күренергә теләгән әфәнденең планы барып чыкмады. Гафу итегез инде, бөтенләй надан булып кылана алмадым. Шуннан бу егет сөйләшүне башка темага борырга тырышты. “Ник биергә чыкмыйсың?” – ди. Чыннан да ник биимим соң мин дидем дә, тиз генә качтым.
Сөйләшә белмәүче, әллә кем булып кыланучы затлардан көлеп күңел ачып кайттым. Сез дә мондый “текә борыч”ларны күрсәгез алданмагыз. Үзегезне хөрмәт итсәгез, үтмәс товарга ризалашмагыз.
Исемем редакция өчен генә.
Фото: avopix.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар